Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Иң тәмле йокы - әниләрнең бишек җырында

Әниләр көнен билгеләп үтү Ямаширмә мәдәният йортында гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында "Әнием - кадерлем" исемле бәйрәм концерты белән башланды. Концертны башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсия Исмәгыйлева, Фәридә Хәйруллина, Гүзәл Гәрәева, Зәйлә Яруллиналар бик үзенчәлекле һәм матур итеп оештырганнар иде. Программаны Камилә Яруллина һәм...

Әниләр көнен билгеләп үтү Ямаширмә мәдәният йортында гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында "Әнием - кадерлем" исемле бәйрәм концерты белән башланды.

Концертны башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсия Исмәгыйлева, Фәридә Хәйруллина, Гүзәл Гәрәева, Зәйлә Яруллиналар бик үзенчәлекле һәм матур итеп оештырганнар иде. Программаны Камилә Яруллина һәм Лиана Мөхаммәдиярова алып бардылар. Сәхнәдә кадерле әниләребезгә багышланган җырлар һәм күмәк биюләр башкарылды. Ә инде соңыннан балалар әниләренә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар.

Сәхнәдә балалар бәйрәме тәмамланганнан соң, мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылган бәйрәм киче дәвам итте. Бәйрәмгә мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатькә актив катнашучы әниләр, "Чияләр" фольклор ансамбле җырчылары чакырылды. Кичә чәй өстәле артында мәдәният йорты директоры Фәргать Шаһимәрдәновның матди ярдәме белән оештырылды. Бәйрәм бишек җыры белән башланып китте. Халык театры режиссеры Филсинә Сәгъдиева әниләргә бәйрәм котлауларын җиткерде, аннан театр артистлары Филсинә Сәгъдиева, Алинә Гыймадиева, Ализә Вәлиуллиналар Хафиз Тимербаевның " Бала җавабы " әсәрендә үсеп буйга җиткәнче үз әнисенең кем икәнен белмәгән кыз турында сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр. Бу күренеш әниләрнең күзләренә яшь китерде. Ансамбль җырчысы Флёра Әхмәтова бик матур итеп "Авыл көе" җырын башкарды, биючебез Зөлфирә Яруллинаның татар халык биюен башкаруы һәрберебезнең күңелен җилкендерде. Гармунда Ямаширмә урта белем бирү мәктәбе укытучысы баянчы Илүсә Кәлимуллина кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Шуңа да рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачып ял иттек. Әниләр көнен бәйрәм итү икенче көнне шимбә кичендә мәдәният йортының тамаша залында дәвам итте. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Иң беренче сәхнәгә авыл җирлеге башлыгы Мөхтаров Фәнил Камил улы күтәрелде. Ул залда утыручы барлык әниләрне бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга исәнлек - саулык, балалар бәхетен тоеп, тату гаиләләрдә озын-озак яшәүләрен теләде. Бәйрәм кичәсе үзенчәлекле иде. "Ватан" авыл хуҗалыгы директоры Зөфәр Равил улы Лотфуллин әниләргә игътибар йөзеннән Татарстанның атказанган артисты Вил Усмановның концертын бүләк итте. Тамашачылар күренекле артистның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Зур сәхнәдән килгән артист Вил Усмановның гадилеге, тыйнаклыгы тамашачы күңелендә җуелмас хисләр калдырды. Концертның баянчысы да, халык уен коралларында уйнаучысы да, җитез биючесе дә, гомумән, һәр номер гаҗәеп үзенчәлекле, күңелле булды.
Әниләр көне уңаеннан бай эчтәлекле концерт бүләк иткәне өчен "Ватан" авыл хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Равил улына тамашачылар, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт. Эшендә тагын да зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Бишек җырыннан башланып киткән бәйрәм кичәсе тамашачыларга шатлык, Вил Усмановның зур концерты ана дигән бөек исем өчен горурлык хисләре бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев