Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Иң шәп пар ачыкланды

Бөреле мәдәният йорты сәхнәсендә, гашыйклар бәйрәменә багышлап, "Иң шәп пар" дигән кызыклы конкурс уздырылды. Моннан күп гасырлар элек Борынгы Рим сугышчыларына хезмәттә вакытта закон никах теркәүне тыйган. Рухани Изге Валентин гашыйкларга яшереп кенә никах укыган. Әмма дошманнары һәм үчле кешеләр Изге Валентинны фаш итәләр һәм аны 14 февральдә җәзалыйлар. Шул...

Бөреле мәдәният йорты сәхнәсендә, гашыйклар бәйрәменә багышлап, "Иң шәп пар" дигән кызыклы конкурс уздырылды.

Моннан күп гасырлар элек Борынгы Рим сугышчыларына хезмәттә вакытта закон никах теркәүне тыйган. Рухани Изге Валентин гашыйкларга яшереп кенә никах укыган. Әмма дошманнары һәм үчле кешеләр Изге Валентинны фаш итәләр һәм аны 14 февральдә җәзалыйлар. Шул чордан бирле бу барлык гашыйклар көне буларак билгеләп үтелә.

Безнең чараның сценариен сәнгать җитәкчесе Н.А.Фазылҗанова һәм китапханә мөдире Л.Ш. Малюгина төзеде. Бәйрәмне алып баручылар Руслан Драпун һәм Ольга Романова үз рольләрен искиткеч оста башкардылар. Конкурс программасында дүрт пар: Юлия Савина белән Илнур Зиннуров, Анастасия Крылова белән Рафаэль Борһанов, Александра Кижменева белән Богдан Бабанов, Дарья Михайлова белән Дамир Алимов катнашты. Аларга сигез бирем тәкъдим ителде, барысын да уңышлы башкарып чыктылар. Башта бер-береңә арка белән басып торганда ул кешенең килеш-кыяфәтен тасвирлап бирергә кирәк булды. "Төз укчылар" конкурсында, кочаклашып, уң куллар белән бергә кыска "сөңге" (дротик) тотып, "йөрәк"кә тидерәсе иде. "Мине сүзсез генә тот" конкурсы көлкеле булды һәм тапкырлык таләп итте. Егетләргә һәм кызларга таныш җырлардан юллар, әйтем һәм табышмаклар язылган карточкалар таратылды. Уенчыларның максаты - язылган сүзләрнең мәгънәсен бит мускулларын хәрәкәтләндереп һәм ишарәләр белән генә аңлату, һәм каршыңда торучы һәр сүзне аңларга тиеш. "Мәхәббәт тозагы" конкурсында кызның биленә тасмалар бәйләнә һәм гәүдәсенә чорнала, тасманың икенче башы исә егетнең биленә бәйләп куела. Егетләр кызның билендәге тасманы булдыра алганча тизрәк үз билләренә урарга тиешләр. Куллар белән булышырга ярамый. "Бер-берегезне сез ничек беләсез?" конкурсын залда көлүләр һәм алкышлар белән каршы алдылар. Кызлар алып баручыларның сорауларына язмача җавап бирәләр, ә егетләр шу-шы ук сорауларга кычкырып җаваплыйлар, аннары - киресенчә. Менә шулай итеп тамашачылар конкурста катнашучыларның яраткан шөгыльләре, ризыклары, чәчәкләре турында белделәр, парларның җавапларын чагыштырдылар һәм гашыйк парларның бер-берсен ничек яхшы белүләренә гаҗәпләнделәр.

Тагын бер конкурс - "Бер-берегезгә җылы сүзләр әйтегез". Парлар, чиратлашып, капчыктан бер хәреф тартып чыгаралар һәм бер-берсенә шушы хәрефтән башланган матур сүз әйтәләр. Аннары капчыкны башка парга бирәләр һәм андагы хәрефләр беткәнче шулай дәвам итә. Матур сүз сыйфат формасында булырга тиеш иде. Конкурсны "Бию" биреме йомгаклады. Парларга, дәртле музыкага кушылып, биергә кирәк, тик бу вакытта куллар аркада тоташкан, ә ике маңгай арасына китап кыстырылган булырга тиеш. Гашыйклар бу номерны башкарганда залда утыручылар аларны алкышларга күмделәр.

Кичәнең музыкаль өлешен тавыш операторы Ф.Ф.Гыйбадуллин әзерләде. Тәнәфесләр вакытында сәхнәдә "Ванильное небо" бию һәм Бөреле музыка мәктәбенең хореография коллективлары чыгыш ясады.

Жюри фикере буенча иң кызыклы пар - Юлия белән Илнур, иң үзенчәлекле пар - Настя белән Рафаэль, иң татлы пар - Саша белән Богдан, ә инде "Иң шәп пар" исеме Даша белән Дамирга бирелде. Парларга конкурста катнашулары һәм бөтен кешегә күңелле ял бүләк итүләре өчен жюри әгъзалары исеменнән Регина Малюгина рәхмәт белдерде. Катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев