Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Хуш киләсең, моңлы, җыр-биюле фестиваль!

Балачак - кешенең тормыш дәверендәге иң гүзәл һәм күңелле вакыт. Балачакта безнең күңелләр, уй-фикерләребез ташып тора. Шушы чорда, мөгаен, үзебезне тулысынча ача алабыз. Балачак мәктәп еллары белән бәйләнә. Гаилә бала тәрбияләүнең беренче чыганагы булса, мәктәп - икенчеседер. Белем алу йортларында укучылар үзләрен нинди яктан гына күрсәтмиләр: берсе белем ягыннан алдынгы,...

Балачак - кешенең тормыш дәверендәге иң гүзәл һәм күңелле вакыт. Балачакта безнең күңелләр, уй-фикерләребез ташып тора. Шушы чорда, мөгаен, үзебезне тулысынча ача алабыз.

Балачак мәктәп еллары белән бәйләнә. Гаилә бала тәрбияләүнең беренче чыганагы булса, мәктәп - икенчеседер. Белем алу йортларында укучылар үзләрен нинди яктан гына күрсәтмиләр: берсе белем ягыннан алдынгы, олимпиадаларда урыннар алса, икенчесе сәхнәдә үзен судагы балык кебек хис итә, ә өченчесенең инде кулларыннан ут чыгып торырга мөмкин.

Сүземне Казаклар мәк-тәбе укучылары һәм укытучылары турында дәвам итәсем килә. Мәктәпкә килгән кеше, мондагы җылылык, бердәмлек атмосферасын ишектән килеп кергәч үк күреп, хәйран кала. Авылның матур табигатен күреп үскәнгәме, мондагы балаларны ачык күңелле дип әйтә алам. Ә укытучыларга килгәндә, нинди генә ситуацияләр булмасын, киң колачларын җәеп, алар ярдәм кулын сузарга әзер торалар.

Шул бердәмлек атмосферасында үтте дә инде балаларның 20-нче үзешчән сәнгать фестивале. Инде традициягә кергән бу фестиваль быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Анда мәктәптә укучы барлык балалар катнаштылар. Алар үзләрен җыр, бию һәм нәфис сүз ягыннан сынадылар. Кичәдә җырлар да, шигырьләр дә патриотик рухта булып, төрле халык биюләре белән үрелеп барды.

Сәхнәгә чыгу - ул, минемчә, зур батырлык. Күпме кеше карап тора бит сиңа залдан: әти-әниләр, абый-апалар, дуслар... Шулар янында жюри әгъзалары да бар бит әле. Алар ничек бәяләрләр икән? Әмма, темасы җитди булуына карамастан, һәр бала үзенең осталыгын күр-сәтте.

Быелгы фестивальгә алдагы елларда призлы урын алган укучылар да чакырылган иде. Алар мәктәп елларын искә алып, матур чыгышлар ясадылар, укучыларга уңышлар теләделәр.

Кичә бик матур үтте. Казаклар мәдәният йортына җыелган кешеләрнең уйга калган вакытлары да, елаган мизгелләре дә, дәртләнеп алган минутлары да булгандыр, мөгаен. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар мәктәп директоры Госман Исхаков кулыннан Мактау грамоталары һәм бүләкләр алдылар. Урын алмаган укучылар да игътибарсыз калмады. Шулай итеп, патриотик һәм әхлак тәрбиясен үстерүгә юнәлгән быелгы фестиваль үтеп тә китте.

Бу чара авыл халкын тагын да бердәм итте, тагын да берләштерде. Алдагы елларда да мондый чаралар булып торсын дигән теләктә калдылар. Укучыларга бары тик уңышлар гына телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев