Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

"Хатын-кыз-ана", "Хатын-кыз-лидер" һәм "Ир-ат-лидер" Биектау районында яшиләр

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз фикере" дип аталган конкурсның зона этабына безнең район 11 катнашучыны тәкъдим итте. Марина Ионова - "Хатын-кыз-ана" номинациясендә, Илшат Җиһаншин - "Ир-ат-лидер" һәм Шамилә Фәттахова "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә җиңү яуладылар. Валерия ЧУГУНОВА Бу көнне Шәпше мәдәният йортына катнашучылар Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче һәм башка...

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз фикере" дип аталган конкурсның зона этабына безнең район 11 катнашучыны тәкъдим итте. Марина Ионова - "Хатын-кыз-ана" номинациясендә, Илшат Җиһаншин - "Ир-ат-лидер" һәм Шамилә Фәттахова "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә җиңү яуладылар.

Валерия ЧУГУНОВА

Бу көнне Шәпше мәдәният йортына катнашучылар Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче һәм башка районнардан килделәр. Алар жюри әгъзаларын "Хатын-кыз-ана", "Хатын-кыз- мәдәният һәм рухилык", "Өченче буын вәкиле", "Хатын-кыз-галим", "Хатын-кыз-лидер", "Хатын-кыз - бизнес-леди", "Язмышым минем - һөнәрем минем", "Хатын-кыз - эш", "Намуслы ир-ат", "Ир-ат-лидер" кебек номинацияләрдә шаккатырдылар.
Республика конкурсы мәдәни чара булса да, ярыш рухы бусагадан атлап керүгә үк сизелде. Сәхнәдә конкурста катнашучылар сәләтләрен күрсәткән арада янәшәдәге холлда, коридорларда башкалар чыгыш ясарга әзерләнделәр. Расих Галимҗанов мондый конкурста әле беренче генә тапкыр катнаша.
- Без, 25 кеше, Арча районыннан килдек. Без 3 номинациядә катнашабыз. Минем номинациям - "Ир-ат-лидер". Безне бик яхшы каршыладылар. Безгә монда бик ошый. Бирегә килүебезгә бик сөенәбез, дустанә мөнәсәбәт тә күңелгә бик ятышлы, - диде ул.
Конкурста катнашучылар күп: республиканың 9 районыннан 40лап кеше. Һәр катнашучының да җанатарлары бар. Гадәттә бу аның гаиләсе яки хезмәттәшләре. Бергәләп алар номер әзерлиләр һәм жюри хөкеменә тәкъдим итәләр. Иҗади презентация буларак тәкъдим ителгән музыкаль һәм бию номерлары, видеороликлар карап утырырга да кызыклы, шул ук вакытта мәңгелек кыйммәтләр турында да уйландыра. Зөлфия Сәфәргалинага көч биреп торучылардан Виктор Золотарев үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
- Быел бәйге күләмлерәк. Хатын-кызларга ярдәм буларак, музыкаль, хореография номерлары күбрәк әзерләнгән. Хатын-кыз - гаиләнең тоткасы. Хатын-кызга хозурланып, эшлисе, иҗат итәсе, яратасы килә.
Конкурсның зона этабына иң яхшылар - районнарда җиңү яулаучылар җыела. "Ел хатын-кызы" яки "Ел ир-аты" - болар исемнәр генә түгел. Мондый исемгә лаек булу белән генә эш бетми. Әлеге исемне акларга һәм башкаларга үрнәк булырлык икәнлегеңне исбатларга да кирәк. Моны "Намуслы кеше" номинациясендә катнашкан Олег Крымкин да хуплый:
- Мин мондый конкурста беренче тапкыр катнашам. Мин үземнең күркәм эшләремне башкаларга күрсәтергә җыенмаган идем, бу, бәлки, үрнәк булыр: кемдер күрер, ә кемнеңдер авыр хәлдә калган, бәла-казага юлыккан кешеләргә ярдәм итәсе килер.
Зона этапларында җиңүчеләр арасындагы көрәш 4 нче мартта Казанда дәвам итәр. Бу көнне республика конкурсының финалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев