Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Халык күңелен күрә белә

Өмбе авылы клубында 8 март көнне шаулап-гөрләп бик матур бәйрәм концерты узды. Чараны карарга хәтта күршетирә авыллардан да халык җыелды. Бәйрәм "Туй" тамашасы белән башланып китте. Өмбе артистлары Гөлнар Вәлиуллина, Гөлнара Фәйзуллина, Гөлназ Машрапова, Ләйлә Зарипова, әниле-уллы Алсу һәм Илнур Нигъмәтҗановлар бер дә "Мунча ташы" артистларыннан ким уйнамадылар. Кичәнең икенче...

Өмбе авылы клубында 8 март көнне шаулап-гөрләп бик матур бәйрәм концерты узды.

Чараны карарга хәтта күршетирә авыллардан да халык җыелды. Бәйрәм "Туй" тамашасы белән башланып китте. Өмбе артистлары Гөлнар Вәлиуллина, Гөлнара Фәйзуллина, Гөлназ Машрапова, Ләйлә Зарипова, әниле-уллы Алсу һәм Илнур Нигъмәтҗановлар бер дә "Мунча ташы" артистларыннан ким уйнамадылар.

Кичәнең икенче өлеше чын моң бәйрәменә әверелде. Җыр-биюле концерт бар халыкның күңеленә хуш килде. Кичәгә авылдашларын котларга Казан шәһәреннән Нурфия Ибраһимова, Суфия Фазылҗанова, Габделхак Насыйбуллин, абыйлы-энеле Хөсәеновлар да кайтканнар, Бөреле амбулаториясеннән акушер-гинеколог Эльмира Хәйретдинова да килгән иде. Халык аларны бик җылы каршы алды һәм алкышларга күмде. Авыл үзешчәннәре Надия һәм Рифкать Мөхәрләмовлар, Зөлфәт Гобәйдуллин, Айсылу Исламова, Ләйлә Зарипованың җырлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Кичәләрдә катнашучыларның һәркайсына иҗат уңышлары теләп, кеше күңелен күрүне изге эшкә санаган бу риясыз активистларга рәхмәт хисләремне белдерәсем килә.

Бу бәйрәмне оештыручы һәм халыкның рухи тормышын баетучы - үзе үк китапханәче дә, клуб мөдире дә булып эшләүче Алсу Нигъмәтҗанова. Ул мәдәният өлкәсенә 10 ел укытучы булып эшләгәннән соң килде. Яшь, мөлаем ханым, ике малайның әнисе Алсу турында авылдашлары да, кайткан кунаклар да, күрше авыллар халкы да бик җылы сүзләр генә сөйлиләр. Алсу китапханәне 2012 елда кабул итеп алды. Аның оештыру сәләтен җирле җитәкчеләр дә бик тиз күреп алдылар. Берникадәр вакыт җитәкчесез торганнан соң, шушында яшәүчеләрнең сорауларын исәпкә алып, авыл клубын да аның кулларына ышанып тапшырдылар.

Без Алсуның дистә еллардан бирле барлык чараларда да актив катнашуын беләбез инде. Клуб мөдирләре булып Әнисә Нуриева, Гөлнур Лотфуллина, Гөлшат Шәрәфиевалар эшләгән-дә дә Алсу сәхнәдән төшмәде. Ул күңелләрне моңга күмеп җырларга да, тәэсирләндерерлек итеп сөйләргә дә оста.

Алсу җәмәгать эшләрендә дә актив. Кайчан керсәң дә, китапханәдә дә, клубта да тәртип: җылы һәм чиста. Ул әдәби китапларны да күп укый. Шуңа күрә китапханәдәге һәр китапның эчтәлеге аңа таныш һәм ул һәркемнең кызыксынуын исәпкә алып, аларны тәкъдим дә итә белә. Алсу ханымның 16 мартта туган көне иде. Эшләренең уң, йөрисе юлларының якты, күңеленең тыныч, табыны мул булуын телим.

Язмамның ахырында Ташлы Кавал авыл җирлеге территориясендә яшәүче һәм эшләүче барлык мәдәният хезмәткәрләре - Гөлгенә, Мәдинә, Ләйлә, Гүзәл һәм Алсуны тиздән булачак мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Иҗат чишмәгез беркайчан саекмасын, кызлар! Сездән матур, тирән эчтәлекле бәйрәмнәр көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев