Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Халкыбызның моңлы сандугачы

Йөрәкләргә керә, назлый күңелләрне Сара апаның моңлы көйләре. Кайдан килгән аңа моң бәйләме? Гөлбакчадыр туган җирләре. Көзнең соңгы аеның беренче көннәрендә халкыбызның моң чишмәсе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар-станның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкованың туган көне. Сара Садыйкованың исеме халкыбыз күңелендә аерата...

Йөрәкләргә керә,
назлый күңелләрне
Сара апаның моңлы
көйләре.
Кайдан килгән аңа
моң бәйләме?
Гөлбакчадыр туган
җирләре.


Көзнең соңгы аеның беренче көннәрендә халкыбызның моң чишмәсе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар-станның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкованың туган көне.
Сара Садыйкованың исеме халкыбыз күңелендә аерата тирән мәхәббәт белән саклана. Аның турында кем генә белми икән?! Сара Садыйкова 60 еллык иҗат юлы аша татар театрын һәм җыр сәнгатен үстерүгә күп өлеш кертте. Башкаручыларыбызның репертуарында аның өч йөздән артык җыры бар.
Шулай ук Сара Садыйкова бик күп драма спектакльләренә музыка язды. Опера театры сәх-нәләрендә куелган музыкаль комедияләр дә иҗат итте.
Татар музыкасына беренче булып танго стилен кертүче дә ул.
Укучыларыбызны бөек композитор Сара Садыйкованың тормыш юлы, иҗаты һәм җырлары белән таныштыру, иҗа-тына ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Айбаш авылы мәдәният йортында «Халкыбызның моңлы сандугачы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Кичә барышында мәдәният йорты директоры Кадрия Насыйбуллина белән икәү композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык. Авылыбызның үзешчән җырчы-композиторы, Сара Садыйкова иҗатына гашыйк, талантлы егетебез Марат Гобәйдуллин бу кичәдә аның 15 ләп җырын башкарды. Гармунда Әмир Ганиев уйнады. Марат җырларны җаны-тәне белән яратып һәм бирелеп җырлады. Кичәне үткәрү тәкъдиме белән дә ул мөрәҗәгать итте.
Марат шигырьләр дә яза. Кичә барышында махсус Сара апага багышлап язган шигырен дә укып китте. Мин аны газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәргә булдым.
Халкың моңы синең
йөрәгеңнән
Саф чишмә суыдай
ургыла.
Җәйге таңда синең
җырларыңа
Сандугач та килеп
кушыла.

Якты моңың таныш
һәркемгә дә,
Бирешми ул салкын
көзләргә.
Илһам бирә боек
күңелләргә,
Дәрт чаткысы кабыза
күзләрдә.

Киртә була алмый
моңнарыңа
Салкын җилләр,
көчле давыл да.
Яралы җан кебек моңсу
да ул,
Идел суы кебек
ярсу да.

Мәңге яшәр моңың
күңелләрдә,
Гүзәл яшьлек хатирәсе
булып.
Тынгы белмәс йөрәгеңдәй
ярсып,
Агар Идел ярларыннан
тулып.

Кичәдә катнашучылар С.Садыйкованың магнитофон тасмасына яздырылган тавышын тыңлау бәхетенә дә ирештеләр.
Сара Садыйкова шигырьләр дә язган. Аның «Күптән инде», «Шагыйрьләр - романтиклар», «Сыкрый йөрәгем» дигән шигырләре бар. Соңгы аталганында шундый юллар бар:
Әллә нигә бүген күңелем
бизгән
Кешеләрдән, барлык
дөньядан.
Әллә нигә бүген хәтерем
калган
Дөньядагы барлык
дорфадан.

Шулай үтәр микән
бу гомерләр,
Шулай үтәрменме
дөньядан?
Бу дөньяның чиксез
гүзәллеген
Әле күңелем сөеп
туймаган.

Яшел үләннәргә ятып
аунар идем,
Сулар идем чәчәк
исләрен.
Тып-тын гына тыңлап
торыр идем
Йомшак таң җилләре
искәнен...

Сара Садыйкова күпкырлы талант иясе була. Ләкин, ни кызганыч, бүгенге үсеп килүче буын аның турында бик аз белә. Шулай булмаганда, кичәне башларга йөрүебезне күргәч, бер бала: «Башларга теге апа килмәде бит әле!», - дип әйтмәс иде. Нинди апа, дип сорагач, ул: «Теге белдерүгә язылган апа, Сара Садыйкова!», - дип куйды. Киләчәктә дә шундый кичәләр ешрак булса иде, укучылар күбрәк катнашса иде дигән теләктә генә каласы килә.
Танылган язучыбыз Мө-хәммәт Мәһдиев язганча: «Кеше китә - җыры кала».
Үзе китсә дә, җырлары, моңнары калды. Без Сара Садыйкованың җырларын тыңлыйбыз, җырлыйбыз. Димәк, ул безнең арада яши һәм яшәячәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев