Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ГАРМУН АЛЫЙМ ӘЛЕ КУЛГА...

16 февральдә Арча шәһәрендә гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге зона смотры булып узды. Анда республиканың шушы тирәдәге 8 районы вәкилләре катнашты. Биектау районы данын дүрт музыкантыбыз яклады, бу - Биектау авылыннан Шамил Гыйбаев, Илнур Ганиев һәм мин, Ринат Гыйльметдинов, Усадтан Яхья Сабиров. Уңышлы гына чыгыш ясадык - ансамблебезне туплап, ике хромка...

16 февральдә Арча шәһәрендә гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге зона смотры булып узды.
Анда республиканың шушы тирәдәге 8 районы вәкилләре катнашты. Биектау районы данын дүрт музыкантыбыз яклады, бу - Биектау авылыннан Шамил Гыйбаев, Илнур Ганиев һәм мин, Ринат Гыйльметдинов, Усадтан Яхья Сабиров.
Уңышлы гына чыгыш ясадык - ансамблебезне туплап, ике хромка гармуны һәм ике баян белән татар халкының популяр көйләрен башкардык. Илнур Ганиев һәм мин гармуннарда вариацияләр, тезмәләр башкардык. Чыгышларның иң яхшылары 17 май көнне шул ук Арча җирлегендә гала-концертта күрсәтелеп бәяләнәчәк, җиңү-челәргә бүләкләр тапшырылачак.
Шуны әйтү зарур, бу уен коралларында уйнаучылар елдан-ел сирәгәя барса да, мин гармунны халкыбызның йөзек кашы, җаны дип әйтер идем. Нинди бәйрәм, нинди мәҗлес гармуннан башка үтә? Ул татар халкының тарихын чагылдыра, аңа гына хас моңын, сагышын да ачып бирә, күңелләрне дә җилкетә.
Гармунчыларыбыз аз булса да, бәйгедә көчле, профессиональ чыгыш ясадык дип исәплим.
Смотрның таләпләре - репертуар сайлау, аны башкару, сәхнәдә үзеңне тоту һәм киемнәрнең гармунчылар өчен үзенчәлекле булуы иде. Безнең көндәш районнар, аеруча Арча, Балтач, Саба,
Әгерҗе зур коллективлар белән чыгыш ясадылар. Алар музыка мәктәбе һәм башка махсуслашкан уку йортлары коллективларын җәлеп иткәннәр, хәзерлекләре, киемнәре дә аерылып тора, ул уен кораллары турында әйткән дә юк, «корал эшләр - ир мактаныр», диләр бит.
Киләчәктә район җитәкчелегенә, мәдәният бүлегенә үтенечләребез, гозерләребез - район авыл җирлекләрендә һәм, һичшиксез, үзәк мәдәният йортында гармуннар, баяннар белән тәэмин итеп, көчле ансамбль туплап, республика бәйгеләрендә, район күләмендәге бәйрәмнәрдә матур чыгышлар ясыйсы иде.
Рәсемдә: баянчы, әлеге мәкалә авторы Ринат Гыйльметдинов.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев