Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Гариф Ахуновка 90 яшь булыр иде

Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Гариф Ахунов моннан 90 ел элек - 1925 елның 18 сентябрендә күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Гариф Ахунов, әсәрләр язудан тыш, дәүләт...

Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Гариф Ахунов моннан 90 ел элек - 1925 елның 18 сентябрендә күп балалы крестьян гаиләсендә туган.

Гариф Ахунов, әсәрләр язудан тыш, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен дә уңышлы алып барган: Әлмәт язучылар оешмасының, ТАССР Язучылар союзының җаваплы секретаре, "Казан утлары" журналының баш редакторы, ТАССРның Язучылар союзы рәисе, Татарстан Республикасының мәдәният фонды рәисе булган.

Ул әдәби эшчәнлек белән бик актив шөгыльләнгән. 1957 елда СССРның Язучылар союзы әгъзасы була. Ярты гасырлык иҗади хезмәтендә татар һәм рус телләрендә 50дән артык, шулай ук башка телләрдә китаплар бастырган. Болар - романнар, повесть һәм хикәяләр, драма һәм комедияләр, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр, очерклар, кыска күләмле хикәяләр. Россиянең танылган язучылары, шул исәптән М.Шолоховның "Тын Дон" әсәрен русчадан татарчага тәрҗемә иткән. Г.Ахунов китапларының даны республикадан тыш та еракларга таралган. Аның Г.Тукай исемендәге премиягә лаек булган "Хәзинә" романы буенча Свердловск киностудиясендә (1977 ел) шундый ук исемдәге нәфис фильм төшерелгән. Соңрак Татарстанда "Идел кызы" дигән тагын бер роман экранлаштырыла (6 серияле телевизион фильм). Анда татар халкының, революциягә кадәрге чордан башлап, яңа борылышның бүгенге көненә кадәрге ХХ нче гасырдагы тормыш-көнкүреше тасвирлана.

Гариф Ахунов үзеннән соң гаҗәеп бай әдәби мирас калдыра. Биектау үзәк китапханәсендә язучының сайланма әсәр-ләренең заманча итеп эшләнгән биш томлыгы, авторның аерым бастырылган әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар, замандашларының хатирәләре бар. Шунысы куанычлы, мондый әдәби байлык белән китап сөючеләр һәрчак кызыксынып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев