Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Футболчылар сөендерер әле

Чыпчык авыл җирлегендә яшь футболчылар мини-футбол өчен яңа спорт мәйданчыгының уен кырын сынап карады. Мәйданчыкны төзү узган елның көзендә башланган иде, ә быел апрельдә, тиешле температура режимы урнашкач, ясалма газон җәелде. Хәзер футбол мәйданчыгында спорт белән шөгыльләнер өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Чыпчык мәктәбе укучылары гына түгел, монда өлкәннәр дә...

Чыпчык авыл җирлегендә яшь футболчылар мини-футбол өчен яңа спорт мәйданчыгының уен кырын сынап карады.

Мәйданчыкны төзү узган елның көзендә башланган иде, ә быел апрельдә, тиешле температура режимы урнашкач, ясалма газон җәелде. Хәзер футбол мәйданчыгында спорт белән шөгыльләнер өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Чыпчык мәктәбе укучылары гына түгел, монда өлкәннәр дә тренировкалар һәм уеннар уздыра ала. Мондый беренче мәйданчыкны нәкъ менә шушында ачуның хикмәте бар.

- Районда берничә спорт мәйданчыгы төзелде инде, әмма мини-футбол кыры берәү генә - бездә, - дип шатлыгын уртаклаша Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. - Авылыбыз мәктәбендә әйбәт кенә футбол командасы бар, тагын бик күп малай спортның шушы төре белән шөгыльләнергә хыяллана. Бу спорт объектын сафка бастыргач, мәктәптә футбол сыйныфы ачарга да бөтен мөмкинлекләр бар, чөнки уен кыры мәктәп территориясендә урнашкан бит. Тренер Альберт Сибгатуллин бик шәп - төрле ярышларда җиңүче һәм призер булган команда туплый алды.

Уен кырын ачу тантанасы, Балаларны яклау көне уңаеннан, бәйрәм рәвешендә узды. Кызыл тасманы кисү хокукы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга тапшырылды.

- Һәркем Олимпия чемпионы булырлык, моның өчен бездә бөтен мөм-кинлекләр бар: спорт комплексы, Боз сарае төзелде, хәзер менә авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары файдалануга тапшырыла, - диде Рөстәм Кәлимуллин. - Хоккейчыларыбыз зур уңышларга ирешә башлады. Әле бер ел элек кенә алар матчларда оттыра иде, ә хәзер, күптән түгел узган ярышта икенче урынны алып, лидерлар сафына чыктылар. Футболда да зур казанышларыбыз бар. Узган ел биектаулылар, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Теләче районнарының көчле командаларын җиңеп, зона ярышында беренче урынны алдылар.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Айдар Зыятдинов, Чыпчык яшьләренә ике футбол тубы бүләк итеп, күңелле сюрприз ясады.

Аннары Чыпчык мәктәбе һәм җирле балалар бакчасының яшь талантлары онытылмаслык чыгышлары белән күңелләрне күтәрде. Яшь футболчылар командалары арасындагы иптәшләрчә матч тантананың иң кызу өлеше булды. Матчтан соң малайлар һәм кызларны кызыклы спорт-күңел ачу программасы да көтә иде.

Чыпчыкта мини-футбол өчен мәйданчык барлыкка килү спортның бу төре белән тагын да күбрәк укучыны кызыксындырырга мөмкинлек һәм аны үстерүгә этәргеч бирәчәк. Ясалма үлән җәелгән заманча яңа кырда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уйнар, вакытларын бушка уздырмыйча, үзләрен физик яктан камилләштерер, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев