Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

«Эксклюзив» җиңү белән кайтты

Балаларның театрга кагылышлы иҗаты һәрвакыт мәдәни традицияләрне булдыру һәм башкаларга тапшыру белән тыгыз бәйләнештә булды. Театраль уен рәвешендә балалар төп мәдәни байлыкларга, гореф-гадәтләргә һәм гомумән дөньяны аңлауга якынаялар. Түгәрәк җитәкчесе - өстәмә белем бирү педагогы Илсөя Вәлиева сөйләвенчә, Әлдермеш урта мәктәбендә өч елдан бирле "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге карамагындагы...

Балаларның театрга кагылышлы иҗаты һәрвакыт мәдәни традицияләрне булдыру һәм башкаларга тапшыру белән тыгыз бәйләнештә булды. Театраль уен рәвешендә балалар төп мәдәни байлыкларга, гореф-гадәтләргә һәм гомумән дөньяны аңлауга якынаялар.

Түгәрәк җитәкчесе - өстәмә белем бирү педагогы Илсөя Вәлиева сөйләвенчә, Әлдермеш урта мәктәбендә өч елдан бирле "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге карамагындагы "Эксклюзив" дип аталучы театр түгә-рәге эшли.

- Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр, сәхнә тормышы турында күбрәк белергә омтылалар. Алар, рәхәтләнеп, сәхнә теле, ритмика, бию, җырлау, актерлык осталыгы белән шөгыльләнәләр. Төп-төгәл итеп, төрле персонажлар образларын тудыралар, аларны үз хыяллары һәм күзәтүләре белән тулыландыралар. Әле яшь кенә коллектив булсак та, югары нәтиҗәләргә ирештек инде. 2012 нче елны Чаллыда уздырылган "Сәхнә көзгесе" дигән республика конкурсында "Тылсымлы сабан" спектакле белән чыгыш ясадык һәм беренче урынны алдык. Шушы ук спектакль безгә Сабада Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика конкурсында да уңыш китерде, анда да беренче булдык. 2013-2014 нче елларда түгә-рәк коллективы "Ватан" район конкурсында икенче-өченче урыннарны алды.

Ә күптән түгел "Бәхет йолдызы" республика конкурсында Илсөя Вәлиева - I нче дәрәҗә лауреат, 4 нче сыйныф укучысы Инзилә Сабирова, 3 нче сыйныф укучысы Зилә Галимова - ике тапкыр II нче дәрәҗә лауреат булдылар. I нче дәрәҗә дипломга - 7 нче сыйныф укучысы Диләрә Низамиева, III нче дәрәҗә дипломга - 9 нчы сыйныф укучысы Зилә Зиннәтуллина лаек булдылар.
Декабрьдә исә традиция буенча Сабада уздырылучы Шәүкәт Биктимеров исемендәге III нче республика конкурсында Айсылу Гарипова, Ранис Әхмәдиев, Гөлүсә Нәбиева, Фәннур Габдрахманов, Рашат Сәлахов, Илүзә Абдуллина, Фирдүс Сәгъдиев, Илүзә Заһирова, Илнар Садриев, Илүзә Сабирова катнашкан

"Эксклюзив" түгәрәге төркеме чираттагы җиңүен яулап, беренче урын алып, горурланып, мәктәпкә кайтты.
Укучыларга яңа иҗади җиңүләр, иксез-чиксез хыял диңгезе, бетмәс-төкәнмәс талант һәм хезмәт сөючәнлек телибез. Булдырдыгыз, укучылар! Һәрвакыт шулай максатыгызга ирешегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев