Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Дингә каршы плакат тарихыбызны искә төшерә

    «Из истории советской пропаганды. Антирелигиозный плакат из собрания Государственного музея истории религии» дигән күргәзмә Зөя утравы (Свияжск) тарихи музееның күргәзмәләр залында ачылды. Ул Россия тарихының катлаулы чорына: Совет дәүләтенең чиркәү һәм дингә каршы көрәшенә багышланган. Бу көрәштә плакатлар мөһим роль уйнаган. Бу күргәзмәдә үзеңне бөтенләй башка заманда итеп хис итәсең....

    «Из истории советской пропаганды. Антирелигиозный плакат из собрания Государственного музея истории религии» дигән күргәзмә Зөя утравы (Свияжск) тарихи музееның күргәзмәләр залында ачылды. Ул Россия тарихының катлаулы чорына: Совет дәүләтенең чиркәү һәм дингә каршы көрәшенә багышланган. Бу көрәштә плакатлар мөһим роль уйнаган.

    Бу күргәзмәдә үзеңне бөтенләй башка заманда итеп хис итәсең. Әйтерсең, соңгы 30-40 ел булмаган, һәм син үз идеологиясе һәм пропагандасы булган Советлар Союзында яшәвеңне дәвам итәсең. Музейда күр-гәннәр яшьләргә сәер һәм хәтта көлке кебек тоелса, өлкәннәргә бераз моңсулык китерә.

    Хәзер бу плакатларның күбесе дингә ышанучылар өчен дә бик беркатлы, инандырмый торган булып күренәдер. Ләкин узган гасырның 20 нче елларында бу көчле пропагандистлык коралы булган. Ачык һәм аңлаешлы плакат телендә совет власте күпчелеге надан булган киң халык массаларына мөрәҗәгать итә. Плакатларны үз заманының иң яхшы совет рәссамнары һәм шагыйрьләре ясаган. Алар арасында Владимир Маяковский, Демьян Бедный, Александр Апсит, Дмитрий Моор, Виктор Дени. Тарих күрсәткәнчә, пропаганда бик тә нәтиҗәле була. Атеистик карашлы тулы бер буын үсеп җитә. Ә аларны плакатлар белән генә түгел, төрле уенчыклар ярдәмендә дә тәрбиялиләр. Мәсәлән, бөтерчек чиркәү (церковь-юла), ул әйләнеп ясаган түгәрәккә «Дили-бом, дили-бом, на пригорке божий дом. А в том доме паучок, паучок-крестовичок», дип язылган. Яки кулына кагор шешәсе тоткан юан поп рәвешендәге агачтан эшләнгән акча савыты. Беренче карашка мондый күргәзмәнең православие храмнарына бай булган Свияжск утравында ачылуы сәер кебек тоела. Сер түгел, узган гасырның 30-нчы елларында биредә бик күп священниклар атып үтерелә. Әмма музей-тыюлык директоры Артем Силкин моннан бернинди дә провакация эзләргә кирәк түгел, ди. Шуның өстенә, бу проектны Свияжскиның Успенско-Богородицский монастыре настоятеле Силуан атакай хуплаган.

    - Зөя утравында мондый күргәзмәне эшләү урынлы булырмы дигән билгеле бер шикләнүләр булды, ләкин бу бит безнең тарихыбыз, - ди Артем Силкин. - Шуның өстенә, бу плакатлар турыдан-туры дингә каршы юнәлмәгән. Алар монархиягә, капиталистик җәмгыятькә каршы. Һәм күп кенә лозунглар бүгенге көн өчен дә актуаль булып калалар. Икенче яктан караганда, яхшылык эшлим дигән талпынуларның нәрсәгә китергәне күз алдында. Свияжск моның ачык мисалы. Күрше залда 30-нчы еллардагы репрессия-ләргә багышланган экспозиция эшли. Анда ди-ни «агитация өчен» монахиняларны атарга дигән «өчлек» кул куйган карарларны күрергә мөмкин. Безнең күргәзмә дингә каршы түгел, киресенчә, ул аңа өнди. Ул безнең ХХ нче гасырда нинди куркыныч чор кичерүебез турында уйланырга мәҗбүр итә. Аны кабатламас өчен дөрес сабак алырга кирәк. Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: