Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Чын авыл тормышын күрсәттек

Биектау авылы мәдәният йортының "Яблоневый ряд" фольклор ансамбле шәһәр сабантуен уздыруда актив катнашты. Оештыру комитеты тарафыннан аларга рус стилендәге йортны бизәү һәм аны «җанландыру» бурычы йөкләнде. Ансамбльдә катнашучылар йортны Биектау осталары ясаган борынгы әйберләр белән бизәделәр, болар йон тетү, җеп эрләү җайланмалары, сөлгеләр һәм идән паласы, савыт-саба һәм башка күп...

Биектау авылы мәдәният йортының "Яблоневый ряд" фольклор ансамбле шәһәр сабантуен уздыруда актив катнашты.

Оештыру комитеты тарафыннан аларга рус стилендәге йортны бизәү һәм аны «җанландыру» бурычы йөкләнде. Ансамбльдә катнашучылар йортны Биектау осталары ясаган борынгы әйберләр белән бизәделәр, болар йон тетү, җеп эрләү җайланмалары, сөлгеләр һәм идән паласы, савыт-саба һәм башка күп кенә әйберләр. Ансамбльгә чыгыш ясар өчен мәйданчык бирелде, концерт иртәдән башлап бәйрәм тәмамланганчы дәвам итте, барлык фольклор репертуары диярлек башкарылды. Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары ансамбль белән бергәләп җырладылар, биеделәр, узган заманнардан таныш булган борынгы рецептлар буенча әзер-ләнгән сыйлардан, куас һәм коймаклардан авыз иттеләр. Сабантуй кунаклары, Кытайдан һәм Америкадан, Япониядән һәм Балтыйк буеннан килгән универсиада спортчылары һәм, әлбәттә инде, безнең Россиянең барлык төбәкләреннән килгән егет-кызларыбыз да шундый киң күңеллелектән һәм кунакчыллыктан канәгать калдылар. Без чит ил кунакларын каймак ягылган коймакларны ничек дөрес итеп ашарга өйрәттек, аларның европа традицияләре буенча түгел, рус традицияләре буенча пешерелгәндә тәмлерәк булуын аңлаттык. Кунаклар рус рецепты буенча әзерләнгән коймаклардан авыз иткәч, безнең фикер белән килештеләр. "Яблоневый ряд" ансамбле әзерләгән сәхнә йортының һәр кунагы үзе белән истәлеккә фото, аралашудан һәм җырларны тыңлаудан яхшы кәеф алып китте, әмма иң мөһиме - ансамбльдә катнашучыларның йөрәк җылысын тойды. Шуңа күрә рәхмәтләрен дә кызганмыйча, ихлас күңел-дән әйттеләр.

Безнең әле моңарчы мондый күпсанлы кунакларны кабул иткәнебез юк иде, алар тарафыннан барлык коймаклар ашалып, куас эчелеп бетте. Һәм без моңа бик шат, димәк, ризыкларыбыз кунаклар күңеленә хуш килде.

Реклама

Сабантуй безнең бер-беребезгә никадәр якын һәм аңлаешлы булуыбызны, чит илдә рус мәдәниятен никадәр яратуларын, нинди зур теләк белән җеп эрләгечтә эрләргә, станокта чигү техникасында эшләп карарга теләүләре, зур кызыксыну белән көянтә һәм уракны караулары безне яхшырак белергә теләүләрен, күрсәтте. Көн сизелми генә үтеп китте, хәтта яңгыр да безнең йорт яныннан халыкны куып җибәрә алмады, барысы да йорт эченә керделәр, кемдер өстәл артына утырды, кемдер басып калды, ләкин һәрберсе коймак һәм куас белән сыйлана алды. Көннең шулай тиз узып китүе генә кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев