Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Чын артистлардан ким булмадылар

3 октябрьдә үзәк мәдәният йортында "Фемида - илһам чыганагын берләштерүче" дигән 1 нче Республика үзешчән иҗат конкурсының зона этабы булды. Бу көнне безнең районга Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләчедән - республиканың 7 районыннан килделәр. Конкурс кысаларында мәдәният йорты фойесына һәр район судының һәм әлеге чарада катнашучы районның тормыш-көнкүреше...

3 октябрьдә үзәк мәдәният йортында "Фемида - илһам чыганагын берләштерүче" дигән 1 нче Республика үзешчән иҗат конкурсының зона этабы булды. Бу көнне безнең районга Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләчедән - республиканың 7 районыннан килделәр.

Конкурс кысаларында мәдәният йорты фойесына һәр район судының һәм әлеге чарада катнашучы районның тормыш-көнкүреше турында мәгълүмати стендлар урнаштырылды, шулай ук халык иҗаты товарларыннан күргәзмә-ярминкә оештырылды. Фойеда кунаклар өчен С.Сәйдәшев көйләре яңгырап торды.

Конкурсны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасарлары Марат Хәйруллин, Рамил Шәрифуллин, Татарстан Республикасында "Судьяларның Россия берләшмәсе" Гомумроссия җәмәгать оешмасының региональ бүлеге советы рәисе Константин Галишников, Татарстан Республикасының Суд Департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Зарипов катнашты.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы, конкурсны ачканда, анда катнашучыларны Биектау җирендә бик теләп каршы алуларын белдерде һәм барысына да уңышлы чыгышлар һәм бары җиңүләр генә теләде.

Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев Югары Суд, Судьялар советы, Суд Департаменты идарәсе исеменнән әлеге чараны уздыруда ярдәм иткәне өчен Рөстәм Галиулловичка зур рәхмәтен белдереп, аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Илгиз Гыйлаҗев, конкурста катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, әлеге чараның Мәдәният елында узуын билгеләп үтте. "Аның максаты - судьяларны икенче, башка яктан күрсәтү, чөнки аларның һәркайсының да үз мавыгулары, кызыксынулары бар бит. Иң көчлеләр җиңеп чыксын!" - диде ул.

Конкурста катнашучылар чыгышларын 4 номинациядә әзерләделәр: бию, вокаль ансамбль, вокал-соло, оригиналь жанр. Бу көнне тамашачылар дәртле биюләргә сокландылар, күңелле җырлар, шигырьләр тыңладылар, үзенчәлекле чыгышлар, көлкеле номерлар карадылар. Конкурсның исеме серне чишмәсә, тамашачылар каршында суд системасы хезмәткәрләре чыгыш ясавын әле аңламаган да булырлар иде. Катнашучыларның матур-матур киемнәре, сөйкемле елмаюлы йөзләре, хислелекләре, күтәренке күңелле булуларына берәү дә битараф кала алмады.

Конкурс жюрие составына аның рәисе - Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, Татарстан Республикасының Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, Татарстан Республикасында Суд Департаменты идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары Ләлә Токарчук, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вил Усманов, Биектау районы үзәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Борһанова керде.

"Фемида - илһам чыганагын берләштерүче" беренче Республика үзешчән сәнгать конкурсының 1 нче зона этабына кич белән генә нәтиҗә ясалды. Гомумкоманда зачетында мактаулы беренче урын Биектау һәм Кукмара районнарына бирелде. Икенче урында - Питрәч районы командасы, өченчедә - Татарстан Республикасының Арча район суды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев