Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Чишмә җырын һәркем ишетә алмый

Җыр - кешенең балачагыннан алып гомеренең соңгы көненә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәр-хәмәтле була... Кеше барлык хис-кичерешләрен җыр аша җиткерә. Кайвакыт шул хис-кичерешләр, дәфтәр битләренә төшеп, шигъри юлларга салыналар. Кеше үзе дә сизмәстән шигырьләр...

Җыр - кешенең балачагыннан алып гомеренең соңгы көненә кадәр аерылмас юлдашы.

Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәр-хәмәтле була... Кеше барлык хис-кичерешләрен җыр аша җиткерә. Кайвакыт шул хис-кичерешләр, дәфтәр битләренә төшеп, шигъри юлларга салыналар. Кеше үзе дә сизмәстән шигырьләр иҗат итә башлый, шулай итеп үзенең күңелендә булган уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен шигъри юлларга тезә. Шигърият - кешенең рухи халәтеннән, акылыннан һәм җаныннан туа торган бер могҗиза ул. Шагыйрь яшәешнең без тоймаган, без игътибар итмәгән серләрен ачып бирә.
Дөньяда шигырь язып карамаган кеше юктыр ул. Һәркем, гомерендә бер генә булса да, я үзен тынычландыру, яисә тормышындагы аерым бер мизгелләрне ассызыклап үтү, яки бөтенләй башка сәбәпләр аркасында шигырь язып карый. Шуннан соң кайберәүләр атаклы шагыйрь булып китәләр, гомерләрен шигърияткә, берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат итүгә багышлыйлар.
Безнең Казаклар авылында да шигырьләр, төрле бәетләр, берсеннән-берсе матур хикәяләр иҗат иткән кешеләр аз түгел. Әмма бүген минем күп еллар элек авылыбызда укытучы булып эшләгән Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе Рухия Ахунҗанова турында язасым килә. Казаклар авылында санаулы ел гына яшәвенә карамастан, ул безнең авылны беркайчан да онытмый. Ел саен, авылыбызга кайтып, һәркемне үзенең яңадан-яңа шигырьләре, хикәяләре белән сөендереп тора.
Менә әле күптән түгел генә мәктәбебездә Рухия Ахунҗанова белән очрашу булып узды. Очрашуга элек аның белән бергә эшләгән, аны бик әйбәт белгән авылдашлар да килгән иде. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Алсу оештырды. Бәйрәм барышында без язучы иҗаты, аның тормыш юлы белән якыннанрак таныштык. Балалар аның берсеннән-берсе матур шигырьләрен сөйләделәр. Кичә күңелле җыр-бию-ләр белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм дәвамында Рухия Ахунҗановага бик күп сораулар бирелде. Ул барысына да чын күңеленнән, татар хатын-кызларына хас бер тыйнаклык белән җаваплар кайтарды. Килгән кунаклар аның турында истәлекләр сөйләделәр, үзләренең фикерләрен, язучыга әйтергә теләгән теләкләрен җиткерделәр. Кичә ахырында Рухия Ахунҗанова һәркемгә үзенең иҗат җимешләрен - "Җырлы чишмә" һәм «Олуг шәһәрдә кунакта» дигән китапларын бүләк итте.

Туган җирдә кайчандыр шундый атаклы кешеләрнең яшәве - һәркем өчен дә зур горурлык. Шуңа да мин чын күңелемнән, безне онытмаган, һәрдаим кайтып, үзенең иҗаты белән сөендереп яшәгән өчен, барлык авылдашлар исеменнән Рухия Ахунҗановага зур рәх-мәтебезне белдерәм. Без Сезгә, рухи байлыгыбызны тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләгән өчен, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, өегездә - җылылык һәм аңлау, дуслар арасында - хөрмәт, ә тормышта хыялларыгызның чынга ашуын телибез. Укучыларыгыз күп һәм мәрхә-мәтле булсын, һәрвакыт шулай Сезнең иҗатыгызны бәяләп яшәсеннәр. Йөзләрегездән шат елмаю китмәсен, һәр көн сезгә шатлык китерсен. Иҗади эшегездә зур уңышларга ирешергә, әле яуланмаган үрләрнең тагын да зурракларын яуларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев