ЧИРАТТАГЫ ҖИҢҮ ЯУЛАНДЫ
Биектау музыка мәктәбе укучылары Казан федераль университетының сәнгать бүлеге оештырган музыка мәктәпләре укучыларының оркестр һәм ансамбль коллективларының II нче региональ балалар фестивалендә җиңү яуладылар. Безнең учреждение Энҗе Тәлгать кызы Гафурова җитәкчелегендә халык уен кораллары ансамбле белән лаеклы төстә чыгыш ясады. Педагогика фәннәре докторы, КФУның сәнгать бүлеге мөдире З.М.Явгильдина рәислегендәге жюри...
Биектау музыка мәктәбе укучылары Казан федераль университетының сәнгать бүлеге оештырган музыка мәктәпләре укучыларының оркестр һәм ансамбль коллективларының II нче региональ балалар фестивалендә җиңү яуладылар.
Безнең учреждение Энҗе Тәлгать кызы Гафурова җитәкчелегендә халык уен кораллары ансамбле белән лаеклы төстә чыгыш ясады. Педагогика фәннәре докторы, КФУның сәнгать бүлеге мөдире З.М.Явгильдина рәислегендәге жюри безнең коллективка 2 нче урын бирде. Шундый дәрәҗәле конкурста һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән көчле көндәшләр белән ярышу, әлбәттә, җиңел түгел. Шуңа күрә ансамбльнең һәр музыканты аерым мактауга лаек: бертуган Сәлахетдиновлар - Марат һәм Ренат, Илшат Сәфәров балалайкаларда уйнадылар, Лилия Шакирҗанова - альт думбрада, Алия Биккениева - кече думбрада, Исмоил Арслонов - бас думбрада, Искәндәр Шәрәфиев - бәрмә уен коралларында. Халык уен кораллары ансамбленә ныклы терәк һәм ярдәмче - искиткеч концертмейстер Татьяна Геннадьевна Воронова, чыгышның уңышлы булуы күп очракта аккомпаниаторның осталыгыннан тора.
"Думбра" дип аталган уен коралы турында беренче мәгълүматларны XVI гасыр документларында табабыз. Анда уйнаучылар думбрачылар дип аталган. XVI-XVII нче гасырларда думбра сурәтләнгән рәсемнәр аның ансамбльләрдә башка уен кораллары белән бергә файдалануын раслый. Ә бу үз чиратында уйнаучыларның осталыгын дәлилләгән, коллектив төстә уйнау мөмкинлеген биргән. Музыкантларның зыялы даирәсенең XIX нчы гасыр азагы-XX нче гасыр башында борынгы уен коралына карата үсә баручы кызыксынуы думбраның тагын да камилләшкән конструкцияләрен булдыруга китерә. Нәкъ менә думбра - балалайканың беренче үрнәге. Һәм гадәттә думбрага алмашка, аның фольклор тиңдәше буларак, балалайка килә, ул рус музыкаль традициясенең "символы" булып китә. Уйнау ысуллары думбрага тиңдәш.
"Балалайка" сүзенең килеп чыгу тарихы гаять кызыклы, уен коралын өйрәнүчеләр "балакать", "балабонить", "балагурить" кебек рус сүзләренең бер тамырдан булуын ачыклыйлар, ягъни бу сүзләр буш сүз сөйләү дигәнне аңлата. Бу төшенчәләрнең барысы, бер-берсен тулыландырып, балалайканың асылын ача - җиңел, мавыктыргыч, бик җитди булмаган уен коралы турында төшенчә туа.
Әмма актив техник иҗат, конструкцияне үзгәртү, камилләштерү һәм массакүләм уен коралларын булдыру бу искиткеч уен коралларының - думбра һәм балалайканың уен коралын сөюче дәрә-җәсендә, шулай ук академик дәрәҗәдә гомумхалык танылуына китерә.
Гадәттә, музыка мәктәпләрендә халык уен коралларында өйрәтүнең популярлыгы фортепиано, скрипка яки баянга караганда азрак. Еш кына педагогларга - халык уен коралларында уйнарга өйрәтүчеләргә үзләренең укучылар контингентын туплау авыр. Ләкин Энҗе Тәлгать кызының педагогик һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә өйрәнүгә тартылган укучылар үзләренең бу юнәлешне сайлауларына үкенмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев