Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Бөреле мәдәният йортында

2015 елның 9 декабрендә Бөреле мәдәният йортында башлангыч сыйныфлар һәм уртанчылар өчен "Ватан геройлары көне"нә багышланган чара уздырылды. Аны китапханәче Р.Әхмәдуллина белән мәдәният йорты методисты М.Хөснетдинова бергә әзерләделәр. Россиядә әлеге истәлекле көн 2007 нче елда кертелде. 1769 елдан башлап, Екатерина II нче тарафыннан дүрт дәрәҗәдәге "Җиңелмәс Георгий" дигән хәрби орден...

2015 елның 9 декабрендә Бөреле мәдәният йортында башлангыч сыйныфлар һәм уртанчылар өчен "Ватан геройлары көне"нә багышланган чара уздырылды. Аны китапханәче Р.Әхмәдуллина белән мәдәният йорты методисты М.Хөснетдинова бергә әзерләделәр.
Россиядә әлеге истәлекле көн 2007 нче елда кертелде. 1769 елдан башлап, Екатерина II нче тарафыннан дүрт дәрәҗәдәге "Җиңелмәс Георгий" дигән хәрби орден булдырыла. Әлеге орден Туган ил геройларына бирелә.
Бу көнне Изге Георгий ордены, Дан ордены кавалерларын, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе геройларын котлыйбыз.
Кешеләр барлык заманнарда да үз җирләрен яклаганнар. Шуңа күрә без дә Туган илебезнең патриотлары булырга тиеш. Һәр илнең үз геройлары бар. Безнең илебез исә иң куәтлесе һәм көчлесе.
Балалар Җиңелмәс Георгий, А.Невский, Д.Донской, адмирал Нахимов, Петр I нче, Столыпин реформалары, генерал Рокоссовский турында сөйләгәнне кызыксынып тыңладылар. Күтәренке күңел белән викторина сорауларына җавап бирделәр, акыл сәләтен ачыклый торган конкурсларда үзләренең патриотлык хисенә ия булуларын күрсәттеләр.
Иксез-чиксез илебездәге барлык геройларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев