Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Бирешә торганнар сәхнәгә чыкмый

Шаяннар һәм тапкырлар клубының чираттагы очрашуына Алат, Каенлык, Иске-Казан, Коркачык, Мүлмә, Суыксу, Ташлы Кавал авыл җирлекләре командалары килде. Уенчылар барысы да җиңәргә дигән нык карар белән килгәннәр һәм бу аларның залны дер селкетеп килеп керүләреннән үк аңлашылды. Ә биредә аларны турылыклы җанатарлар каршы алды. Очрашуны башлап җибәргәндә жюри әгъзалары командаларның...

Шаяннар һәм тапкырлар клубының чираттагы очрашуына Алат, Каенлык, Иске-Казан, Коркачык, Мүлмә, Суыксу, Ташлы Кавал авыл җирлекләре командалары килде.

Уенчылар барысы да җиңәргә дигән нык карар белән килгәннәр һәм бу аларның залны дер селкетеп килеп керүләреннән үк аңлашылды. Ә биредә аларны турылыклы җанатарлар каршы алды. Очрашуны башлап җибәргәндә жюри әгъзалары командаларның матур киемнәрен билгеләп үттеләр, уенның алдан билгеләнгән кагыйдәләрен искә төшерделәр, чыгышларда кабатланулар булмасын, һәр миниатюраны команда әгъзалары үзләре уйлап чыгарырга тиеш, дип кисәттеләр. Шат күңелле һәм тапкыр кешеләргә "Ә авылда әйбәтрәк..." дигән темага, положениедә билгеләнгән вакыт кысаларына сыешып, сәламләү, музыкаль конкурс һәм өй эше дигән өч номинациядә көч сынашырга кирәк булды.

Жирәбә буенча уенны Каенлык авыл җирлегенең "Каен себеркеләре" командасы башлады. "Сәламләү" дип аталган беренче бирем барышында өч минутта үзең белән матур һәм үзенчәлекле итеп таныштырырга, кече туган илең турында сөйләргә кирәк иде. Команда музыкаль һәм әдәби миниатюралардан уңышлы файдаланды.

Һәр команданың да чыгышын тулысы белән тасвирлап бирү һич мөмкин түгел, тамашаны үзеңә күрергә һәм ишетергә кирәк. Барысы да кискен проблемалар турында шаяртырга тырыштылар. Кемнеңдер бу яхшырак килеп чыкты, кемнәрнекедер әллә ни түгел, әмма залда күңел күтәренкелеге, шундый бәйгеләргә генә хас күркәм көн-дәшлек, ярыш рухы хө-кем сөрде. Бер команданың шәп килеп чыккан шаяртуларына икенче команда җанатарлары ихластан гөрләтеп кул чаптылар. Шәхсән үземә Яңа елга кадәр ашалып бетәргә тиешле "зимняя ранняя" яңа сорт бәрәңге турындагы миниатюра ошады. Ашарга өлгермисең икән - кабыгыннан ул үзе агып чыгып бетәчәк.

Суыксу шаяннары, "Кодалар-кодачалар" командасына берләшеп, "Суксу - сила, Суксу - мощь, нас так просто не возьмешь" дигән девиз белән чыгыш ясадылар. Алар яктырту һәм су белән тәэмин итү проблемаларын үткен һәм оста итеп "яктырттылар", мәктәп балалары бер түмгәктән икенчесенә сикерә-сикерә йөрергә мәҗбүр булган юлларны тәнкыйтьләделәр. Нык хуҗалык булдырырга, гаиләне ныгытырга, аны ишәйтергә мөмкинлек бирә торган ЛПХ - шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары турындагы интермедияләр дә әйбәт килеп чыкты.

Мүлмәлеләр үз командаларын "Матурлар, батырлар" дип атаганнар. Аларның сәламләүләре һәм өйгә бирелгән эшләре әйбәт әзерләнгән иде. Авыл җирендә гаиләдә дә, хезмәт урынында да бөтен җаваплылыкны үз җилкәсенә алган хатын-кызның тоткан урынын, аның нинди зур көчкә ия булуын мәзәкчел формада инандыргыч итеп күрсәттеләр. Ә менә музыкаль конкурсларын ул кадәр үк отышлы дип әйтеп булмас иде - ул күбрәк бию конкурсын хәтерләтте. Татар биюен гаҗәеп оста башкаручы бер кыз булмаса, аларның "дискотекасында" йоклап китәргә мөм-кин иде.

Ташлы Кавал авыл җирлегенең "Ташкыннар" командасы коррупция темасын күтәреп, хәтта күч-тәнәчкә бирелгән бәлешнең дә рәшвәт булырга мөмкин икәнен аңлаттылар. Әмма Ташлы Кавал яшьләре бу турыда алдан ук белгәнлектән, алып килгән бәлешләрен беркемгә дә бирмичә, үзлә-ренә калдырдылар. Авыл кызы шәһәргә киткән дустына авылдагы тормышның ничек рәхәт һәм күңелле булуы турында шулкадәр тәмләп сөй-ләде ки, тегесенең кичекмәстән яңадан өенә кайтасы килә башлады.

- Безнең якларга бер карт белән карчык килеп чыга. Мондагы иркенлек һәм муллык аларның күңелләренә шуның кадәр хуш килә ки, алар шушында төпләнеп калалар. Авылыбызга нигезне дә нәкъ менә шулар сала. "Карт, карчык" дигән сүзләрдән тора-бара Коркачык дигән авыл исеме килеп чыккан, - дип сөйләде Иске-Казан авыл җирлегенең "Карт-карчык оныклары" командасы. Алар сәламләүне дә ярминкәдән башладылар, башка конкурсларда да авыл хуҗалыгы темасы кызыл җеп булып узды. "Фермер ишегалдында" дигән миниатюра да кызыксынып карый торган булды.

"Коркачык йолдызлары" искиткеч матур милли татар киемнәреннән чыгыш ясадылар. Җырлары да күңелгә ятышлы булды, биюләре дә күзләрне рәхәтләндерде. Шулай килеп чыкты инде, бәйгегә килгән өч команда да бер-бер артлы "Без бит авыл кызлары" җыры көенә шаян куплетлар башкарды. Миңа калса, бу җыр башкаларга караганда күбрәк Коркачык кызларына туры килә иде. Алар чыгышларында ипотека темасына да, ана капиталына да "кагылып" уздылар.

Алат командасы үзенә "Алтын канат" дигән романтик исем уйлап тапкан. Аның составына иң яшь башкаручылар җыелган. Әмма алар югалып калмадылар, сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар, шаян куплетлары да, биюләре дә әйбәт килеп чыкты.

Һәр команда да, җитешсезлекләр турында да онытмыйча, авылдагы тормышның иң матур якларын күрсәтергә тырышты. Гомумән алганда уен күңелле булды, һәрхәлдә, залда күңелсезләнеп утыручылар күренмәде. Ә җанатарлар исә булдыра алганның барысын да эшләделәр - шаулатып кул чаптылар, сызгырдылар, бар көчләренә кычкырып, плакатлар һәм лозунглар да җилфердәттеләр. Соңгы нәтиҗәләр буенча призерлар өчлегенә "Каен себеркеләре" (87 балл), "Кодалар-кодачалар" (86), "Карт-карчык оныклары" (84 балл) керде. "Ташкыннар" 79 балл җыйды, "Алтын канат" - 76, "Коркачык йолдызлары" - 72.

Районда мондый киң күләмдә КВН әле башланып кына килә. Әлегә командалар чыгышы - әйбәт, яхшы сыйфатлы, зур тырышлык куеп әзерләнгән юмористик концерт. Ә традицион КВНда командалар һәм аларның капитаннарының тапкырлыгы һәм юмор хисе алдан билгеле булмаган төрле сорауларга санаулы секундлар эчендә биргән җавапларына карап сынала. Вакытлар узу белән боларның барысына да безнең кавээнчылар да өйрәнер, әлбәттә. Ә хәзергә иң мөһиме - аларда бу уенда катнашу омтылышы һәм теләге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев