Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Биредә Сәйдәшевне онытмыйлар

Безнең районда Салих Сәйдәшев музее татар музыкасына нигез салган мәшһүр композиторның тууына 90 ел тулу хөрмәтенә 1990 елның 30 ноябрендә ачылган иде. Өбрәдәге туганнарының тасвирлаулары буенча Сәйдәшевләр каралты-курасының планы төзелде. Музей Бикчәнтәй Сәйдәшевнең улы, Салихның туганнан туган абыйсы Бикмөхәммәт яшәгән йортларның берсе урынына салынды. Шушы урында кайчандыр аның әтисе Җамалетдин...

Безнең районда Салих Сәйдәшев музее татар музыкасына нигез салган мәшһүр композиторның тууына 90 ел тулу хөрмәтенә 1990 елның 30 ноябрендә ачылган иде.

Өбрәдәге туганнарының тасвирлаулары буенча Сәйдәшевләр каралты-курасының планы төзелде. Музей Бикчәнтәй Сәйдәшевнең улы, Салихның туганнан туган абыйсы Бикмөхәммәт яшәгән йортларның берсе урынына салынды. Шушы урында кайчандыр аның әтисе Җамалетдин һәм бабасы Бикчәнтәй Сәй-дәшевлар гомер иткән. Яшь чагында Салих Сәй-дәшев Өбрәгә еш кайта торган булган.
Туганнан туган икенче абыйсы - Габидулла йорты сүтелгән урында 1995 елда мәчет төзелде. Мәчеттән биш минутлык юлда Салихның бабасы Бикчәнтәй җирләнгән иске зират бар. Аның таш куелган кабере исән әле. Шушы зиратта Сәйдә-шевләрнең башка борынгы бабалары һәм туган-тумачалары да җир-ләнгән. Хәзерге вакытта Өбрәдә яшәүче туганнары сүзенә караганда, композиторның әтисе Җамалетдиннең кабере дә шушында булырга тиеш.

Бу музейны булдыруда фән эшлеклеләре актив катнашты, архив материаллары файдаланылды. Ә экспонатлар туплауда авыл халкы, Г.Камал исемендәге академия театры, опера театры, филармония, Салих Сәйдәшевнең туганнары, аның дуслары һәм композиторның иҗатын яратучы кешеләр булышты.
Музей экспозициясе өч өлештән тора.
Беренче зал экспозициясе Өбрә авылы тарихы белән таныштыра.
Икенче залда татар кешесенең йорты эчке яктан күрсәтелгән. ХIХ гасыр азагында - ХХ гасыр башында көндәлек кулланылышта булган әй-берләр куелган. Һәм алар ул чордагы татар крестья-нының нинди тормышта яшәвен аермачык күзалларга ярдәм итә. Туганнары янына Өбрәгә кунакка кайтканда кечкенә Салих менә шул савытлардан файдаланган.
Өченче зал Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗатына багышлана. Аның яшәешенә, көндә-лек тормышына кагылышлы әйберләр бигрәк тә зур кызыксыну тудыра. Мәсәлән, авыл кучеры Сабирҗан Ганиев композиторны 1922 елда Өбрәгә Сабантуйга алып кайткан ат дугасына тагылган кыңгырау, композиторның тәмәке янчыгы (кисет).
Төп экспонат - нота битләре белән пианино. Бу театрда эшләгән елларда Сәйдәшев бүлмәсендә торган, композитор музыкаль әсәрләр иҗат иткән музыка коралы.
Салих Сәйдәшев татар милли мәдәнияте тарихында барыннан да бигрәк яңа жанр - музыкаль драма иҗат итүче буларак таныла. Театр игъланнары, спектакльдән күренешләр, ул еллардагы программалар үткән чор сулышын, иҗади атмосфераны, шул дәвергә хас үзенчәлекләрне безнең көннәргә китереп җиткергән. Шуларны укып, күзәтеп, әлеге спектакльләрне иҗат итүчеләрне, анда уйнаган актерларны күз алдына китерергә тырышасың.
Зәңгәр шәл - камаллыларның музейга бүләге. Шушы шәл белән театр 1957 елда татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә Мәскәүдә шушындый исемдәге пьесаны куйган. Янәшәгә төп роль - Майсәрә ролен беренче булып башкаручылар Р.Кушловская һәм С.Садыйкова, гаҗәеп талантлы артистлар Г.Булгарская, Г.Кайбицкая, С.Айдаровның фотосурәтләре куелган.
Композитор нибары бер уньеллыкта (1922-1932 еллар) утыз спектакльгә музыка иҗат иткән һәм алар барысы да экспозициядә чагылыш тапкан.
С.Сәйдәшевнең туганнары музейга еш киләләр һәм алар Салих Сәй-дәшев турындагы материалларны өйрәнүдә хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзерләр.
Гөлназ
ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,
музей директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев