Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Бик күңелле ял иттек

Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләрен истә тотып, онытыла башлаган елларны искә төшереп, Кече Рәс авылында "Котлы булсын, Нәүрүз!" бәйрәме уздырдык. Көн үзәгенә хәтле балалар белән урам буйлап, йорттан йортка кереп, шигырьләр сөйләп, сый-нигъмәтләр җыйдык. Авыл халкы балаларны якты йөз белән каршы алды. Ярмаларын, төрле тәм-томнарын жәлләмәделәр. Авылдашыбыз Хадый Хаҗип улы Җиангировка матди...

Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләрен истә тотып, онытыла башлаган елларны искә төшереп, Кече Рәс авылында "Котлы булсын, Нәүрүз!" бәйрәме уздырдык.

Көн үзәгенә хәтле балалар белән урам буйлап, йорттан йортка кереп, шигырьләр сөйләп, сый-нигъмәтләр җыйдык. Авыл халкы балаларны якты йөз белән каршы алды. Ярмаларын, төрле тәм-томнарын жәлләмәделәр. Авылдашыбыз Хадый Хаҗип улы Җиангировка матди ярдәме өчен рәх-мәтебезне җиткерәбез.

Бәйрәмебезне көн үзә-гендә - сәгать 12 дә башлап җибәрдек. Балалар, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, бәйрәм капкасыннан керделәр, җыелган ярмаларын карга боткасы пешерүче ир-егетләргә тапшырдылар, тәм-томнарны урамда әзерләнгән өстәлгә куйдык. Бәйрәмне дәвам итеп, Нәүрүзбикә килде, без аны ипи-тоз белән каршы алдык, аннан соң бәйрәмнең төп сәбәпчесе Карга да килеп җитте. Без җырлап-биеп бәйрәм итеп йөргәндә, бик ачуланып, Кыш бабай килеп керде. Кыш бабай Нәүрүзбикә белән көч сынашты: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, аркан тартыштылар, биюдә дә ярыштылар. Кыш бабай бөтен ярышта да җиңелде. Халыкка изге теләкләрен әйтеп, үз биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырып китте. Кыш бабайны озатып калдык та, бәйрәмебезне дәвам иттек. Нәүрүзбикә белән җырлар җырладык, уеннар уйнадык, язны каршы алдык.

Без шулай күңел ача торганда Карга боткасын да пешереп җиткерделәр. Ботка пешерү Гыймадиев Назим абый белән Ибраһимов Илнурга йөкләнгән иде. Бик тәмле итеп, тиз генә пешереп тә җиткерделәр. Шул арада кайнар коймаклары белән авылдашыбыз Флера апа Ибраһимова да килеп җитте. Самовар кайнатып, өстәл әзерләдек. Килгән авылдашларны, кунакларны өстәл янына чакырып, кайнар ботка, кайнар коймак, кайнар чәй белән сыйладык. Соңыннан күмәк бию биедек. Бар кешенең йөзендә бәйрәм балкышы, нур сибелә иде.

Авылыбыз халкына, бәйрәмдә катнашучы-оештыручыларга бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә бәйрәмнәр-не шулай бергә-бергә күңелле итеп үткәрергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев