Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Биектауның данын күтәрәләр

Иҗади конкурслар - сәләтле балалар өчен көч сынашу, хыялларын тормышка ашыру мөм-кинлеге. Конкурсларның төп бурычы - талантыңны ачарга, үзеңә ышанычны арттырырга мөмкинлек бирү. Безнең районда сәхнәдә бик теләп һәм яратып чыгыш ясый торган сәләтле малайлар һәм кызлар күп. Быелгы ел Биектау өчен Шәпше авыл мәдәният йортында эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" XV...

Иҗади конкурслар - сәләтле балалар өчен көч сынашу, хыялларын тормышка ашыру мөм-кинлеге. Конкурсларның төп бурычы - талантыңны ачарга, үзеңә ышанычны арттырырга мөмкинлек бирү. Безнең районда сәхнәдә бик теләп һәм яратып чыгыш ясый торган сәләтле малайлар һәм кызлар күп.

Быелгы ел Биектау өчен Шәпше авыл мәдәният йортында эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" XV Ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабы уздырылу белән истәлекле булды. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексына йомгаклау гала-концертында катнашу хокукын башка җиңүчеләр белән беррәттән биектаулылар - җырчылар Эльза Йосыпова, Диана Гайнетдинова, конферансье Даниил Ершов, "Везунчики" бию театры коллективы да яулады.

Эльза Йосыпова, әле бик яшь булуына да карамастан, эстрадада яңа кеше түгел. Берничә ел вокал белән шөгыльләнеп, ул зур уңышларга ирешкән. Быел гына да кыз, төрле конкурслар һәм фестивальләрдә катнашып, балалар һәм үсмерләр коллективларының "Tatarstan. ru" VII ачык Идел буе эстрада осталыгы конкурсында 14 яшькә кадәргеләр арасында "дөнья-күләм хит, вокал-соло" һәм "ретро, вокал-соло" номинацияләрендә 1 нче дәрәҗә лауреат, җырчыларның "Сандугач-Соловей" Халыкара конкурсында III нче дәрәҗә лауреат булды. Мәскәүдә "Көмеш тавыш" академик җыр фестивалендә катнашты һәм анда уңышлы чыгыш ясап, лаеклы 1 нче урынны алды. Эльза башка җиңүчеләр арасында Мәскәүнең үзәк залларының берсендә - Чиркәү Соборлары залында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган гала-концертта катнашты. Россия Федерациясенең суд приставлары, көч структуралары юнәлеше буенча уздырылган "Бәллүр йолдызчыклар-2014" конкурсында җиңүче буларак, Эльзаны Мәскәүгә чакырдылар. Ул анда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаша. Россия башкаласының театр мәйданында "Севастопольский вальс" җыры белән чыгыш ясады.

Эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" Ачык республика яшьләр фестивалендә Эльза Йосыпова беренче генә тапкыр чыгыш ясамый һәм аның исеме призерлар арасында. Менә быел да аны, "вокал-соло" номинациясендә җиңүче буларак, "Пирамида" мә-дәни-күңел ачу комплексына чакырдылар.

Эльза Йосыпова "Тулпар" тәрбия эше Үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Лия Матиссэн җитәкчелегендә шөгыль-ләнә.
Конкурсның ниндиен генә алма, ул - тәҗрибә туплау, өйрәнү, холкыңны чыныктыру, оешканлык һәм игътибарыңны туплау осталыгына ирешү. Биектауның 2 нче мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта сәүдә-икътисад техникумында белем алучы Даниил Ершов өчен "Созвездие-Йолдызлык" XV Ачык республика яшьләр фестивале беренчесе иде һәм анда җиңеп чыгу икеләтә шатлыклы булды.

Конферанс - башкаручыдан залны үзенә каратып тотуны таләп итә торган катлаулы жанр. Сәхнәгә чыгып басуы белән үк Даниил тамашачы белән уртак тел "тапты". Егетне эстрада белән мавыктыручы аның остазы, Гөлнара Качалованың актерлык осталыгы студиясе педагогы Максим Ко-маров. Аның ярдәмендә Даниил талантын ача, үзенә ышанычы арта, осталыгын камилләштерә.

Һәр җырның эчтәлеген тирәнтен аңлау, тамашачының күңеленә аңлаешлы, камил дәрәҗәдә китереп җиткерү осталыгы "Созвездие-Йолдызлык"та безнең район исеменнән катнашкан тагын бер йолдызчык - Диана Гайнетдинованың чыгышын онытылмаслык итә. Музыкага мәхәббәт, артистлык осталыгы, җыр белән шөгыльләнүгә җитди мөнәсәбәт аңа сәхнәдә үзен иркен тотарга булыша. Өстәвенә әле Диана, конкурслар һәм фестивальләрдә катнашудан тыш, балалар һәм яшьләр телеканалы "Яшь ТНВ"да күңел ачу программалары да алып бара. Аның эшчәнлегенә һәм җаваплылыгына сокланмый мөмкин түгел. Кыз, үз алдына мәгълүм бер максат куеп, аңа ирешергә омтыла. Укытучысы Елена Зарипова җитәкчелегендә җырга осталыгын арттыру Дианага абруйлы эстрада конкурсларында күп кенә җиңүләр алып килде. Аның 2009 елда "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә беренче тапкыр күренүе үк җырчыга 2 нче урын китерде. Аннары - "Крымляндия", "Путь к успеху", "Хрустальное сердце мира", "Җырлы-моңлы балачак", "Верь в свою звезду", "Звездопад талантов", "Одаренные сердца", "Детство цвета апельсина", "Золотая нота" Халыкара фестивальләре, "Муравейник-2012", "Морозко-2013" Бөтенроссия конкурслары. Быелгы ел да Диана өчен уңышлы башланып китте. Ул "Морозко-2015" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында I нче дәрәҗә лауреат, "Җырлы-моңлы балачак" Халыкара телевизион конкурс дипломанты, "Виват, Казань" Халыкара фестиваль-конкурсында II дәрәҗә лауреат булды. "Путь к успеху" Халыкара конкурсында катнашу Дианага "Музыка кино и телевидения" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исемен һәм "Поп-фолк һәм национальная эстрада" номинациясендә III дәрәҗә лауреат исемен алып килде. Ул шулай ук "Жар-птица" халыкара конкурс-фестивалендә I дәрәҗә лауреат булды. Диана "Казан йорт-2015" район конкурс-фестивалендә, шәһәрдәге "Казан сандугачы-2015"тә, шулай ук "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә дә җиңү яулады.

"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең XV нче Ачык республика яшьләр фестивалендә катнашкан хореография коллективлары, җиңүчеләре арасында безнең районның "Везунчики" бию театры да бар. Иҗади коллектив 2013 нче елда оешты, аңа Биектауның 1 нче балалар музыка мәктәбенең "хореография" классы педагогы Альбина Нурбәкова җитәкчелек итә.

"Везунчкик" театрына Мәдинә Сәлахетдинова, Алия Мөхәммәдҗанова, Ангелина Салтыкова, Диана Әхмәдова, Әдилә Сафина, Алинә Сәгъдиева, Зарина Яхина, Алмаз Хәйретдинов, Арина Арзамасова, Зарина Гафарова, Айгөл Ибраһимова, Ралина Гарифуллина, Зарина Сәмигуллина, Зарина Фәхретдинова, Дина Халикова, Айгөл Шәкүрова, Анастасия Романова, Александр Шулаев, Мәликә Мәхмүдова, Анастасия Антонова, Әминә Шакирова, Әдилә Хәм-мәдиева, Сабина Гайнетдинова, Гүзәл Ибраһимова, Әминә Гыймадиева, Эллина Фадеева, Самира Шакирова, Карина Нигъмәтҗанова, Камилла Фазылшина, Зилә Шәрәфиева, Диләрә Салиева, Диана Галләмова, Әдилә Әхмәдгалиева, Азалия Хәсәнова, Әдилә Усманова, Арина Тимохина, Амелия Феофанова йөри.

"Везунчики" коллективы беренче тапкыр 2013 елда уңышка иреште. Алар Биектау районы балалары һәм яшьләре өчен "Универсиада-2013 биюләре" дигән спорт биюләре фестивалендә "Эстрада биюе" номинациясендә җиңү яуладылар. 2014 елда алар "Алтын башмак" Бөтенроссия конкурсында III нче дәрә-җә лауреат исемен алдылар, "Созвездие-Йолдызлык-2014" фестиваленең республика этабы дипломантлары, 2015 елгы "Алтын башмак" Бөтенроссия конкурсында I һәм II дәрәҗә дипломантлар, "Tatarstan. Ru" Идел буе ачык конкурсында II дәрәҗә лауреатлар булдылар. "TATARSTAN" республика конкурсында һәм "Созвездие-Йолдызлык-2015" зона турында 1 нче дәрәҗә Диплом алдылар. Әлеге фестивальнең финалына чыгып, "Пирамида"да гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлегенә ирештеләр.

"Везунчики" бию театры җитәкчесе Альбина Нурбәкова иҗат юлын Татарстанның халык җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин төркемендә башлаган. 2011 елдан 2013 елга кадәр Мамадышта Мирсәид Яруллин исемендәге Сәнгать мәктә-бендә эшләгән, 2013 елдан Биектауның 1 нче музыка мәктәбендә эшли.

"Йолдызлык" балаларны берләштерә, аларның алдына бер үк максатлар куя. Берәү дә үзен көндәш итеп хис итмәде, киресенчә, бер-берсенә ярдәм иттеләр, дуслаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев