Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Безнекеләр иң яхшылар арасында

Биектау балалар музыка мәктәбе педагоглары "Содружество талантов" Халыкара инструменталь музыка конкурсыннан чираттагы җиңү белән кайттылар. Россия Федерациясенең халык артисты, РФ композиторлары союзы идарә-се әгъзасы, Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры В.Ю.Калистратов рәислегендәге абруйлы жюри "Маэстро-соло" номинациясендә иң оста һәм күңелдә эз калдырырлык итеп башкаручы дип думбра классы буенча безнең укытучы Евгений Викторович...

Биектау балалар музыка мәктәбе педагоглары "Содружество талантов" Халыкара инструменталь музыка конкурсыннан чираттагы җиңү белән кайттылар.

Россия Федерациясенең халык артисты, РФ композиторлары союзы идарә-се әгъзасы, Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры В.Ю.Калистратов рәислегендәге абруйлы жюри "Маэстро-соло" номинациясендә иң оста һәм күңелдә эз калдырырлык итеп башкаручы дип думбра классы буенча безнең укытучы Евгений Викторович Мальцевны игълан итте, ул 1 нче урынны алды. Башкаручы сүзләренә караганда, башка көндәшләр - танылган пианистлар, балалайкачылар, җырчыларны (барысын бергә бәялә-гәннәр) "уздыру" җиңел булмаган. Ул аккомпаниаторы, фортепиано классы буенча педагог Римма Мәгъсүм кызы Шишмагаевага рәхмәтле. Евгений Викторович шулай ук "Халык уен кораллары-соло" дигән номинациядә дә конкурсның беренче дәрәҗә дипломанты дигән исемгә лаек булды. Елена Геннадьевна Пономарева, Наталья Петровна Дәүләтшина, Мария Викторовна Тремасова-Золотарева, Светлана Андреевна Беганская составындагы укытучы-скрипкачылар ансамбле искиткеч матур программа белән чыгыш ясадылар һәм "Маэстро. Ансамбль" номинациясендә III нче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.

Реклама

Конкурсның географик мәгънәдәге киңлеге игътибарга лаек, анда Архангельск, Свердловск өлкәләреннән, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Татарстанның төрле шәһәрләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Кытайдан иң яхшы башкаручылар җыелды. Җиңүчеләр - безнең педагоглар да катнашкан әлеге искиткеч зур чараның мөһимлеге турында аерым сөйләп тору да артык булыр. Башкаручылар бик күп таләпләргә туры килергә тиеш иде: музыка коралларында уйный белү дә, интонацияләрнең сафлыгы да, репертуарның катлаулылыгы да, музыкаль әсәргә художестволы аңлатма бирү дә бәяләнде. Бу анда катнашучылардан бик зур әзерлек һәм чыгышларда бөтен көчеңне биреп тырышуны таләп итә торган конкурс. Мондый шартларда җиңү яулавы бер дә җиңел түгел, әмма безнең укытучылар булдырдылар! Котлыйбыз!

З.СӘФӘРГАЛИНА, балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев