БЕЗ ТЕАТР ЯРАТАБЫЗ
Сентябрь аенда башкалабыз Казанда милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале булып узды. К.Тинчурин театры бинасында атна дәвамында барган театраль проект бик уңышлы булды. Бу фестиваль - татар театрларын бер сәхнәдә очраштыра, аралаштыра торган проект. Шуңа күрә дистә еллар үткәрелми торганнан соң фестивальне торгызу үзе бер фидакарьлек....
Сентябрь аенда башкалабыз Казанда милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале булып узды.
К.Тинчурин театры бинасында атна дәвамында барган театраль проект бик уңышлы булды. Бу фестиваль - татар театрларын бер сәхнәдә очраштыра, аралаштыра торган проект. Шуңа күрә дистә еллар үткәрелми торганнан соң фестивальне торгызу үзе бер фидакарьлек. Халкыбызның олуг шәхесе исемен йөрткән театрның шушындый проектка алынуы татар җанлы һәр кешедә шатлык һәм горурлык хисләре уята. Без дә Бөреле гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучылары һәм укучылары моңа битараф кала алмадык, 20 нче сентябрь көнне, җыелышып ,К. Тинчурин театрына юнәлдек. Бу көнне анда С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тарафыннан сәхнә-ләштерелгән "Сөннәтче бабай" спектакле куелды. Спектакль тәмамлангач та башка килгән беренче фикер шул булды: чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр барлыкка килгән. Режиссёр татар авылының үзенә генә хас гореф - гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен ачык чагылдыра алган. "Сөннәтче бабай" - татар авылы өчен генә характерлы образ. Баш рольдә уйнаган Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин уены тамашачыга аеруча тәэсир итте. Сөннәткә утырту йоласы аеруча бер җылылык белән сурәтләнгән. Теләсә кайсы мөселман илендә күрсәтелерлек спектакль бу. Залда беркемне дә мәҗбүри кул чаптыра алмыйсың. Спектакльгә, артистлар уенына тамашачы үзе бәя бирә. Укучыларыма әкрен генә караштыргалап алам. Тын да алмый карыйлар, рәхәтләнеп кул чабалар, хәтта күзләре яшьләнгән урыннары да булды.
Бу әсәрендә Г.Исхакый беренче карашка әллә ни зур тоелмаган факт аша яшәешнең иң характерлы якларын күрсәтә. Спектакльдә сөннәткә утырту йоласы аша шул татар авылының, халкының бөтен тарихы, традицияләре, шул юлда килеп чыккан фаҗигаләрне тасвирлый. Исеме күптән онытылган Сөннәтче бабайны авыл халкы хөрмәт итә. Ул изге эш башкара: малайларны сөннәткә утырта. Ләкин Гөлйөзем әбинең үлеме бабай тормышын кире якка үзгәртә. Арка туңудан алган икенче хатыны шапшак һәм затсыз булып чыга. Ә инде икенче карчыгының сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчүен карт күтәрә алмый, үлеп китә.
Спектакль тәмам, без кайту юлында, автобус эчендә тынлык . "Ошамады, ахрысы, балаларга", - дип уйладым, ләкин икенче көнне дәрестә алар белән кабат очрашкач, бу фикерем үзгәрде. Әсәрдә тасвирланган милләтебез фаҗигасе аларны тирән уйга салган икән. Укучыларым белән мондый нәтиҗә ясадык: милләт һәм йола яшәргә тиеш, һәр кеше үз баласына милли гореф-гадәтләрне өйрәтергә, әхлак тәрбиясе бирергә бурычлы. Ә мөгаллим буларак шуны әйтәсем килә: балаларыбызны мондый чараларда күбрәк катнаштырыйк, бигрәк тә милләтебез язмышын чагылдырган мондый әсәрләр сәхнәләрдә уйналганда яшь буынга аларны күрсәтеп калырга кирәк. Тел һәм милләт язмышы, өлешчә генә булса да, безнең, татар теле укытучыларының кулында бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев