Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Беренче бию фестивале

Шәпше мәдәният йортында Казанда узачак Универсиадага багышланган спорт һәм заманча биюләр буенча фестиваль-конкурсның беренче сайлау туры узды. Әлеге фестиваль "Биектау" якташлар җәмгыяте инициативасы белән район хакимияте, "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары белән берлектә оештырылды. Әлбәттә, фестивальнең төп оештыручысы - Татарстан мәдәният министрлыгы һәм "Салават күпере", "Сәхнә" журналларының баш редакторы, безнең...

Шәпше мәдәният йортында Казанда узачак Универсиадага багышланган спорт һәм заманча биюләр буенча фестиваль-конкурсның беренче сайлау туры узды.

Әлеге фестиваль "Биектау" якташлар җәмгыяте инициативасы белән район хакимияте, "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары белән берлектә оештырылды.

Әлбәттә, фестивальнең төп оештыручысы - Татарстан мәдәният министрлыгы һәм "Салават күпере", "Сәхнә" журналларының баш редакторы, безнең якташыбыз, язучы Зиннур Хөснияр.

Мондый фестиваль район тарихында беренче уздырыла. Шуңа да аны тиешле дәрәҗәдә уздыру максатыннан, район мәдәният бүлеге начальнигы Ренат Рәшит улы Сабирҗанов, "Балкыш" балалар иҗат йорты директоры Гүзәл Тәлгать кызы Абдулаҗанова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Йолдыз Радик кызы Шакирова бар көчләрен һәм тырышлыкларын куйдылар. Оештыру эшләре башланып китүгә, фестивальдә катнашырга теләүчеләр юлламаларын җибәреп, оештыручыларны шаккатырдылар. 2-3 көн эчендә 30 дан артык бию коллективы 60 ка якын биюе белән үзләренең әзерлеген белдереп юлламалар җибәрделәр.

27 февральдә Шәпшедә узган фестиваль чын мәгънәсендә бию бәйрәменә әверелде. Районыбыз һәм авыл мәктәпләреннән килгән, "Балкыш" иҗат йорты, район сәнгать мәктәпләре, мәдәният йортлары каршында оештырылган бию коллективлары берничә номинациядә чыгыш ясап, жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да шаккатырдылар! Өч сәгатькә сузылган фестиваль бер сулышта, югары иҗади рухта сизелми дә үтте дә китте.

Бу беренче сайлау туры, шуңа да җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды, әлбәттә! Әмма, борчылырга урын юк: Зиннур Хөснияр барлык катнашучылар да аерым бүләк-ләр белән билгеләп үтеләчәк, дип ышандырды.

Мартның 28 ендә фестивальнең гала-концерты узачак дип фаразлана. Менә шунда без тагын бер тапкыр матур биюләр карап хозурланачакбыз. Ә әлегә фестивальне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, биючеләребезгә тагын да ныграк осталык теләп калабыз! Нәкъ бу шигырьдәгечә:

«Биюченең итәге
Бии-бии кыскара,
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев