Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Басуда – дәртле җырлар

"Каенлык" ширкәтендә бөртеклеләр барлык мәйданның яртысыннан артыгында урып-җыелган. Урак өсте лидеры булып Рәшит Садриев тора, ул КЗС-812 комбайнында 689 тонна ашлык суктырган, Рифат Сираҗиев "Енисей-1200" комбайнында - 308 тонна. Комбайнчы А.М. Потапов үзенең "СК-5" комбайнында 140 гектар бөртеклеләрне урган. 8 августка бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 19,8 центнер тәшкил итә, шул исәптән...

"Каенлык" ширкәтендә бөртеклеләр барлык мәйданның яртысыннан артыгында урып-җыелган. Урак өсте лидеры булып Рәшит Садриев тора, ул КЗС-812 комбайнында 689 тонна ашлык суктырган, Рифат Сираҗиев "Енисей-1200" комбайнында - 308 тонна. Комбайнчы А.М. Потапов үзенең "СК-5" комбайнында 140 гектар бөртеклеләрне урган.
8 августка бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 19,8 центнер тәшкил итә, шул исәптән арыш - 27,9, уҗым бодае - 15,8, арпа - 20, солы - 32,9, борчак - 16,4 центнер. Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенә 157 тонна ашлык тапшырылган, орлыкка 90 тонна салынган.
Каенлык һәм Өнсә мәдәният йортлары хезмәткәрләре ел саен бөртеклеләр уңышын җыюда һәм бәрәңге алуда көчләреннән килгән кадәр ярдәм итәләр.
Ә 7 августта без район мәдәният йорты коллективы белән берлектә агитбригада оештырдык һәм ындыр табагында "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте хезмәткәрләре алдында чыгыш ясадык. Шулай ук анда пешекчеләр, операторлар, шоферлар һәм башкалар да бар иде. Ике сменада эшләүчеләр дә безнең чыгышны карый алсын өчен уңайлы вакытны - смена алышыну вакытын сайладык.
Быел ындыр табагында нигездә каникуллар вакытында өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар эшли. Шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә сафта: биредә без Раиса Выборнованы, Анна Марданованы, склад мөдире Анна Вәлиуллинаны, ындыр табагы мөдире Альберт Хәсәншинны күрдек. Люзия Гайнуллина, Лилия Сибгатова, Флюра Галиева башкаруында рус һәм татар телләрендә моңлы һәм дәртле җырлар яңгырады.
Шушы кыска гына вакыт эчендә (урак өсте озак тоткарланырга ирек бирми) авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял итте дип уйлыйбыз.
Без, район мәдәният йорты, Каенлык һәм Өнсә авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре, "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте хезмәтчәннәренә безне ихластан, җылы каршылаулары өчен рәхмәт белдерәбез. Барысына да сәламәтлек, түземлек һәм иминлек, урып-җыюны уңышлы тәмамлауларын телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев