Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Башкалага – Чыршы бәйрәменә!

25 декабрьдә Казанның "Татнефть-Арена" Боз сараенда республиканың Яңа ел чыршысы уздырыла. Гадәт буенча республика чыршысына җөмһүриятебезнең барлык районнарыннан укуда, җәмәгать эшчәнлегендә башкалардан аерылып торучы, спортта җитди уңышларга ирешүче 11-16 яшьлек балалар чакырыла. Яңа ел тамашасының сценарие турында алдан хәбәр ителми. Аны оештыручылар сүзенә караганда, бәйрәмдә берәүгә дә күңелсез булмаячак. Республика...

25 декабрьдә Казанның "Татнефть-Арена" Боз сараенда республиканың Яңа ел чыршысы уздырыла.

Гадәт буенча республика чыршысына җөмһүриятебезнең барлык районнарыннан укуда, җәмәгать эшчәнлегендә башкалардан аерылып торучы, спортта җитди уңышларга ирешүче 11-16 яшьлек балалар чакырыла. Яңа ел тамашасының сценарие турында алдан хәбәр ителми. Аны оештыручылар сүзенә караганда, бәйрәмдә берәүгә дә күңелсез булмаячак. Республика чыршысына килгән һәр балага күчтәнәчләр әзерләп куела. Биектау мәктәпләрендә укучы 32 балага башкалада узачак чыршы бәйрәменә чакыру килгән.

Фото ipad.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев