Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Барысы да әйбәт булыр

Авыл җирлекләренең юморга нигезләнгән ярышын узган атнада шаяннар һәм тапкырларның башка командалары дәвам итте. Алар да, моннан алдагылары кебек үк, "Ә авылда әйбәтрәк..." дигән темага шаярыштылар. Бу юлы Бөреле, Шәпше, Чыпчык, Красносельский, Чернышевка авыл җирлекләре вәкилләре тамашачыларны юмор ярдәмендә авылда яшәүнең өстенлекләренә инандырырга тырыштылар. Жирәбә буенча КВНны бө-релеләр башлап җибәрде....

Авыл җирлекләренең юморга нигезләнгән ярышын узган атнада шаяннар һәм тапкырларның башка командалары дәвам итте. Алар да, моннан алдагылары кебек үк, "Ә авылда әйбәтрәк..." дигән темага шаярыштылар.

Бу юлы Бөреле, Шәпше, Чыпчык, Красносельский, Чернышевка авыл җирлекләре вәкилләре тамашачыларны юмор ярдәмендә авылда яшәүнең өстенлекләренә инандырырга тырыштылар. Жирәбә буенча КВНны бө-релеләр башлап җибәрде. Алар командаларын "Бөреле винегреты" дип атаганнар. Капка төбендә, балык тотканда булган хәлләрне сурәтләп, "сәрхүшләр сөйләме" белән таныштырып, алар, бөтен кыяфәтләре белән авылдагы тормышның күңелсез булмавын күрсәтергә тырышып, дискотекада сикергәләделәр.

Чыпчыкның "Авыл яшьләре" командасы быелгы Универсиада һәм футбол буенча 2018 елда узачак дөнья Чемпионаты тудырган уйлар белән спорт темасын ачты. Аның төп үзенчәлеге авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншинның сәхнәгә баш тренер образында чыгуы булды.

"Шәпше интернешнл" авылдагы тормыш-көн-күрештәге чынбарлыкны тәнкыйтьләп узды. Тамашачылар поселокның кайбер урамнарында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыгуын, ә авыл юлларының балаларның "бер түмгәктән икенчесенә сикерәсең дә - бух итеп чокырга килеп төшәсең" уенындагы шикелле булуын белделәр.

"Сәламләү" конкурсы нәтиҗәләре буенча Чыпчык башкаларны уздырса да, икенче - музыкаль конкурста Чернышевка авыл җирлегенең "Оба-на" һәм Красносельский авыл җирлегенең "Зойкин двор" командалары жюри әгъзалары күңеленә хуш килделәр. Париклар һәм хатын-кыз киемнәре кигән район үзәге егетләре бик шәп күренделәр. Гармунга кушылып, татар телендә шаян җыр башкару да үзенекен итте, һәм Красносельский командасына әлеге конкурста иң яхшы очколар бирелде. Артистлык сә-ләтенә ия бөрелеләр, көчле тавышлы шәпшелеләр, Чернышевка һәм Чыпчыкның шат күңелле авыл кешеләренең баллары аларныкыннан бераз кимрәк булды.

Реклама

КВНның иң кызыклы өлеше, мөгаен, өйгә бирелгән эш булгандыр. Биредә катнашучылар узгынчы журналистлар алган интервьюның көлкеле мөмкинлекләреннән файдаландылар, картлар булып хәзерге тормыш турында фикер йөрттеләр, шәһәр халкына авыл кешесе күзлегеннән "карадылар". Чернышевканың "Оба-на" командасы әбинең акчасын урлап, шәһәргә юл тоткан бабай турындагы кызыклы өзек күрсәтте һәм иң күп очко җыйды.

Шәпше кызлары, хәрби киемнәр киеп, армиядән качып йөрүче егетләрне мыскыллап алдылар. Ә Чыпчык кавээнчылары шатлыклары һәм борчулары белән һәркайсыбызга да таныш булган гаилә тормышын "тасвирладылар". Үзебездән үзебез көлгәндә кайвакыт моңсу да була шул. Әмма шунысын билгеләп үтү урынлы булыр - барлык командаларның да җырларында "Барысы да әйбәт булыр, һәм бу безнең үзебездән тора" дигән фикер төп урынны алды.

Чыпчык авыл җирлегенең "Авыл яшьләре" командасы иң күп - 88 балл туплады. Уенның җиңүчесе дә алар булды. Икенче урында - Шәпшенең "Шәпше интернешнл" командасы (84), өченчедә - Бөреле авыл җирлегенең "Бөреле винегреты" (83), дүртенчедә - Чернышевканың "Оба-на" командасы (80), бишенчедә - Красносельский авыл җирлегенең "Зойкин двор" (73) командасы.

Тамашачы буларак, барлык командаларның да теманы үзләренчә ачуларын билгеләп үтәсем килә. Кемнеңдер ул яхшырак килеп чыкты, кемнеңдер начаррак. Барысына да үзәк телевидениедәге КВН осталарына хас бердәмлек һәм тө-гәллек җитеп бетмәгәндер. Әмма тәҗрибә белән осталык та килер, "искергән" шаярулар да булмас. Юмор безгә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә, үз фикереңне кычкырып әйтү мөмкинлеге тудыра, ә иң мөһиме - тормыш юлындагы теләсә нинди кыенлыкларны елмаеп җиңәрлек көч бирә. Шуңа күрә дә КВНның киләчәге өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев