Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Балаларның сәләтләренә сокланырлык

Бөреле мәдәният йортында күптән түгел "Ватан" халык иҗатының район фестиваль-конкурсы булып узды. Аның максаты - укучыларда табигый һәм мәдәни әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт, гражданлык һәм милләтара толерантлык тәрбияләү, Татарстан Республикасындагы халыкларның бердәмлеген һәм бер-берсен рухи яктан баетуын ныгыту, шулай ук талантлы яшьләргә ярдәм итү. "Вокал-соло" фестивалендә җиңүчеләр: Дарья Марушина (Бөреле...

Бөреле мәдәният йортында күптән түгел "Ватан" халык иҗатының район фестиваль-конкурсы булып узды.

Аның максаты - укучыларда табигый һәм мәдәни әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт, гражданлык һәм милләтара толерантлык тәрбияләү, Татарстан Республикасындагы халыкларның бердәмлеген һәм бер-берсен рухи яктан баетуын ныгыту, шулай ук талантлы яшьләргә ярдәм итү.

"Вокал-соло" фестивалендә җиңүчеләр: Дарья Марушина (Бөреле мәдәният йорты, җитәкчеләре М.В.Тремасова-Золотарева) һәм Усад урта мәктәбе укучысы Вәкил Ильин (җитәкчесе Р.Б.Каюмова); 2 нче урында - Олы Битаман урта мәктәбе укучысы Энҗе Баһавиева (җитәкчесе Ф.Р.Баһавиева); 3 нче урыннарда - Алина Камалиева (Бөреле мәдәният йорты, М.В. Тремасова-Золотарева) һәм 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Әдилә Зиннәтуллина (җитәкчесе Н.Л.Тома).

"Вокаль ансамбль" номинациясендә 1 нче урынны 2 нче Биектау мәк-тәбеннән "Задоринка" ансамбле алды (җитәкчеләре В.Ф.Гыйльметдинова, Л.М.Богомолова);
2 нче урында - Чыпчык урта мәктәбе ансамбле (М.Ш. Әхмәтҗанова); 3 нче урыннарда - Олы Кавал урта мәктәбе укучылары Г.Р. Галиуллина һәм Д.И. Абдрахманова дуэты (Г.И.Абдрахманова) һәм Әлдермеш урта мәктәбенең "Мирас" квартеты (И.А.Вәлиева).

"Хореография" номина-циясендә җиңүчеләр - 1 нче балалар музыка мәктәбенең хореография коллективы (Бөреле бүлеге, А.А.Зиннурова) һәм - Күлле мәктәбенең "Радуга" коллективы (Л.Ф.Әскәрова); 2 нче урында - Әлдермеш мәк-тәбе укучысы Әдилә Галимова (И.А.Вәлиева); 3 нче урында - Мәмдәл мәктәбе укучысы Муниса Кәримбоева (Л.И.Гарипова).

"Обряд" номинациясендә иң яхшылар дип Олы Битаман урта мәктәбе-нең 9-11 нче сыйныф укучылары (Н.С.Баһавиева, А.Ф.Мөлекова) һәм 2 нче Биектау мәктәбенең "Яблоневый ряд" коллективы танылды (А.Н.Никифорова). 2 нче урыннар "Тулпар" тәрбия эше үзәгендә тәрбияләнүче-ләргә (И.А.Вәлиева) һәм Бөреле мәктәбе укучыларына (Г.В.Равилова) бирелде. 3 нче урында - Коркачык мәктәбенең "Свеча" театр студиясе (О.Н.Камелевская).
Миләүшә СӘГЪДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев