Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Балачак корабле

Балачакның бәйрәмнәре күп: карусельдә әйләнү, өйрәнелмәгән дәресләр, алма бәлеше бәйрәме... Тик болар әле соңрак була. Ә бүген мәктәп-кәчә яшьтәге балалар өчен тагын бер күңелле бәйрәм турында сөйләргә телим. Матур итеп уздырылган "Балачак корабле" дигән иҗат фестивале ул. Фестивальне гамәлгә куючылар - башкарма комитетның мәгариф бүлеге һәм "Балкыш" балалар иҗаты йорты....

Балачакның бәйрәмнәре күп: карусельдә әйләнү, өйрәнелмәгән дәресләр, алма бәлеше бәйрәме... Тик болар әле соңрак була. Ә бүген мәктәп-кәчә яшьтәге балалар өчен тагын бер күңелле бәйрәм турында сөйләргә телим. Матур итеп уздырылган "Балачак корабле" дигән иҗат фестивале ул.

Фестивальне гамәлгә куючылар - башкарма комитетның мәгариф бүлеге һәм "Балкыш" балалар иҗаты йорты. Фестивальгә былтыр декабрь аенда старт бирелгән иде. Сайлап алу турлары өч ай дәвам итте һәм, гала-концертта катнашу өчен, "Вокал", "Театраль иҗат", "Бию иҗаты" номинацияләрендә иң яхшы номерлар ачыкланды. Фестиваль районның 30 балалар бакчасындагы 200 дән артык сабыйны колачлады.

Күптән түгел үзәк мә-дәният йортының ишекләре, киң итеп, фестивальнең финалына чыккан балаларның гала-концертына дип ачылды. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Концертны алып баручылар - Дөбъязның "Гөлчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячеләре Айгөл Вәлиева бе-лән Эльвира Усманова һәр катнашучыны сәхнәгә аерым бер җылылык белән чакырып тордылар. Яшь артистлар сәхнәгә беренче адымнарын гына атлый бит әле. Ә тамашачылар нәниләрне көчле алкышлар белән каршы алды, озатып калды. Оештыручылар күп көч һәм энергияләрен керткән бу фестиваль беренче тапкыр гына уздырыла әле, соңгысы булмасын иде ул.

Биектауның катнаш төрдәге "Бәләкәч" балалар бакчасы, Ямаширмәнең "Йолдыз" балалар бакчасы, Дөбъязның "Гөлчәчәк" балалар бакчасы коллективларына һәм җитәкчеләренә, "Балкыш" балалар иҗаты йортына аерым рәхмәт белдерәсе килә. Нәниләрнең, ата-аналарның һәм педагогларның күңелендә фестиваль калдырган якты тәэсирләр озакка барыр әле. Балаларның балкыган йөзләре, әти-әниләрнең рәхмәте моңа ачык дәлил булып тора. Бу балаларның барысы да бөтен дөньяга танылырлык "йолдыз" булып бетмәс, билгеле, әмма бер-берсен шаккатыра алачаклары шиксез. Бер замандашыбыз: "Без барыбыз да тумыштан ук талантлы, беребез - биюче, беребез - җырчы. Иң кечкенә бала да - үзенчә артист, йолдыз", - дип юкка гына әйтмәгән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев