Бала күңелле шагыйрь
2012 нче елның 31 нче мартында балалар язучысы, шагыйрь һәм әкиятләр иҗат итүче Корней Иванович Чуковскийның тууына 130 ел тулды. К.И.Чуковский Петербург-та туа, аңа 3 яшь тулганда әти-әнисе аерылыша һәм ул кер юучы булып эшләүче әнисе белән кала. Алар көньякта бик авыр тормышта яшиләр. Одесса гимназиясендә белем ала, махсус күрсәтмә...
2012 нче елның 31 нче мартында балалар язучысы, шагыйрь һәм әкиятләр иҗат итүче Корней Иванович Чуковскийның тууына 130 ел тулды.
К.И.Чуковский Петербург-та туа, аңа 3 яшь тулганда әти-әнисе аерылыша һәм ул кер юучы булып эшләүче әнисе белән кала. Алар көньякта бик авыр тормышта яшиләр. Одесса гимназиясендә белем ала, махсус күрсәтмә нигезендә уку йортларын чыгышы бе-лән "түбән катлау" балаларыннан "арындыра" башлагач, 5 нче сыйныфтан аны гимназиядән чыгаралар.
Чуковский кечкенәдән үк иҗади хезмәт белән шө-гыльләнә, күп укый, үзлегеннән инглиз һәм француз телләрен өйрәнә. 1916 нчы елда М.Горький чакыруы буенча "Парус" нәшриятының балалар бүлегенә җитәкчелек итә башлый һәм шушы чорда балалар өчен шигъри формадагы "Крокодил", "Мойдодыр", "Муха-цокотуха", "Бармалей", "Айболит" әкиятләрен яза. 87 яшендә Корней Чуковский йогышлы сары авыруыннан үлә, аны Мәскәү өлкәсенең Переделкино төбәгендә җирлиләр.
Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә яраткан балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның 130 еллык юбилеена багышланган очрашу уздырылды. Яшь китап сөючеләргә без әкиятченең тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек, аның иҗаты буенча викторина уздырылды, балалар арасында кычкырып укулар оештырылды. Безнең белән очрашуга килүчеләр бу чараны бик ошаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев