Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

АВЫЛДАШЛАРНЫ СӨЕНДЕРЕП ТОРАБЫЗ

Ямьле җылы җәйләр үтүгә, мул уңышын кәрзиненә тутырып, алтын көз килә. Яз утыртып, җәен үстереп, көз айларында җыелган уңыштан озын кыш көннәрендә, рәхәтләнеп тәмле ризык пешереп, кунактан кунакка йөрергә генә кала. Әйе, үткән гасырда әби-бабаларыбыз нәкъ шулай иткән. Көзге эшләр беткәч кенә кызларын "утырмага" җибәргәннәр, олылар "йон тәгәрәтергә", ә әти-әни,...

Ямьле җылы җәйләр үтүгә, мул уңышын кәрзиненә тутырып, алтын көз килә. Яз утыртып, җәен үстереп, көз айларында җыелган уңыштан озын кыш көннәрендә, рәхәтләнеп тәмле ризык пешереп, кунактан кунакка йөрергә генә кала.
Әйе, үткән гасырда әби-бабаларыбыз нәкъ шулай иткән. Көзге эшләр беткәч кенә кызларын "утырмага" җибәргәннәр, олылар "йон тәгәрәтергә", ә әти-әни, пар атларын чанага җигеп, туганнарга "ит ашарга" йөргәннәр.
Төрле милләтләрдә үзләренә генә хас булган, буыннан буынга күчеп килә торган йолалар, әйтемнәр, юраулар бар.
Агымдагы ел "Тарихи-мәдәни мирас елы" булганга, еллык планны да күбрәк тарихка, фольклорга басым ясап төзедек. Китапханәләрдә мәдәни чаралар уздырганда "Казан Кремле", "Биектау - туган төбәгем", "Ерак илләрнең кайтавазы", "Болгар иленә сәяхәт" дип аталган китап күргәзмәләре оештырылды.
Өлкән буынның гореф-гадәтләре буыннан буынга күчсен өчен ел дәвамында фольклор уеннардан, җыр-биюләрдән төзелгән "Аулак өй", "Кич утыру", "Кичке уен" исемле күңел ачу кичәләре оештырылды. Биектау үзәк мәдәният йортында район күләмендә "Тарихи-мәдәни мирас елына" багышланган фольклор фестивале уздырылды. Һәр мәдәният йорты үзенчәлекле программа әзерләде. Без, Әлдермеш авыл җирлегенә кергән ике китапханә, ике мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре, бу фестивальгә "Килен төшерү" йоласын әзерләдек. Һәм шул күренеш белән алдынгы урынны яуладык.
Җәй айларында гөрләтеп Сабантуйлар уздырсак, урак өстендә игенчеләребезнең, ындыр табагында тир түгүчеләрнең авыр хезмәтенә көч өстәп, агитбригадалар оештырдык.
Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган мәҗ-лескә "Туган авылым" чакырды. Барлык игенчеләрне һәм ындыр табагында эшләгән кешеләрне күңелле ял кичәсенә чакырганнары өчен җи-тәкчеләребезгә рәхмәт. Ә авыл мәдәният йортына Өбрә, Сая, Әлдермеш әби-бабайларын җыеп, күңелле концерт программасы оештырдык. Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары, чәй табыны әзерләп, күптән күрешмәгән өлкәннәрне чакырды. Олы яшьтәге әби-бабайларыбыз рәхәт-ләнеп бергә колхозда эшләгән яшь чакларын искә алып, без, мәдәният хезмәткәрләренә һәм автобус белән тәэмин ит-кән өчен авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, бүләкләр белән кайтып киттеләр.
Көзге җил, алтын яфракларына төреп, Сөмбелә кызын алып килде. Бу бәйрәмдә өч яшьлек сабыйдан алып, өлкәннәргә кадәр бик теләп катнаштылар. Чөнки "Көзге бал"га Сөмбелә кыз бик күп күчтәнәчләр алып килгән иде. Балалар бакчасына йөрүче балалар бәйрәмебезне шигырьләр белән башлаган булса, өлкән сыйныф кызларыбыз дәртле биюләр белән тәмамладылар. Бәйрәм чыннан да күңелле үтте, уен-бәйгеләр, җыр-биюләр булган җирдә кайчан күңелсез булганы бар соң!
Фольклор темасына әй-ләнеп кайтыйк әле.
"4 нче ноябрьдә 19 сәгатьтә Әлдермеш авылы мәдәният йорты "Килен төшерү" йоласын карарга чакыра" дип язылган белдерүне укыган һәр кеше, бу нинди тамаша икән, дип кызыксынып килде. Олысы да, кечесе дә мәдәният йортына агылды - зал тамашачылар белән шыгрым тулды.
Бу бик куанычлы күренеш, чөнки сәхнәдә күргән йоланы 5 яшьлек бала тагын 65 ел исендә тотачак, кирәк булса, кулланачак. Без, "Сәйлән" фольклор төркеме, "Килен төшерү"нең бөтен нечкәлекләрен өйрәндек, шуннан соң гына тамашачыга тәкъдим иттек.
Авыл өенең ишегалды. Килен төшәсен ишетеп, бөтен авыл халкы җыелган, яшь кызлар, күңел-ләрне җилкендереп, татар халык биюләрен башкаралар.
Тамаша залын яңгыратып, кызлар, малайлар туй кайтасы капка төбенә йөгерәләр.
- Кайталар, кайталар, каршы алыгыз!
Сәхнәгә чигелгән ап-ак тыш кидергән, каз мамыгы тутырылган йомшак мендәр, бал-май белән касә тотып, булачак кайнана белән кайната чыга. Дугасына чиккән кызыл сөлге урап, җиз кыңгырау чыңлатып, "туй атына" төялеп, сандык-бирнәләрен күтәреп, туйчылар керә.
Тамашачылар боларны алкышлар белән басып каршы алдылар. Сыздырып уйнаган гармун тавышын ишетүгә, күп апалар күзләреннән чыккан яшьләрне сиздерми генә сөртеп алдылар.
Кәләш, әти-әнисе каршына килүгә, ап-ак мамык мендәргә баса. Исәнләшү билгесе итеп:
- Исәнме, әни, сиңа бүләк итеп шушы ак шәлне алып килдем. Безнең араларыбыз да шушы шәл шикелле ак булсын, кара таплар төшмәсен, - дигән сүзләр белән ак ефәк шәлне кайнанасының иңенә салды.
- Исәнме, әти, күрешү бүләге итеп сиңа үзем чиккән укалы түбәтәй алып килдем, - диеп, кайнатасына түбәтәй кидерә.
- Нәни кызчык сеңлемә (егетнең сеңлесенә) - чигелгән кулъяулык.
Кияү дә бүләксез түгел, кесәсеннән кызыл саплы пәке алып, киленнең энесенә бүләк итә. Ә инде бирнә сандыгын ачуга, аннан Сабантуй батырына чиккән сөлге, ашъяулыклар, намазлыклар, дисеңме - әллә ниләр килеп чыга.
Кайнана, теләкләр теләп, яшьләргә "бусаганы" атлап керергә куша.
- Балакаем, кадерле киленем бул, шушы бусаганы атлап керүгә, "таш бул" - бергә-бергә тигезлектә яшәргә язсын.
Яшьләр өйгә кереп китүгә, кунаклар кодагыйның күчтәнәченнән авыз итәләр. Күчтәнәч ашъяулыкка төрелгән, аны ике як әти-әни теләк теләп ачалар. Такмак әйтешеп, җырлап-биегәннән соң, авыл яшьләре яшь киленне "су юлын" күр-сәтергә чишмәгә алып китәләр.
Бу тамашада 20 ләп кеше катнашты. Форсаттан файдаланып, барлык укучыларга, үзешчән артистларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Һәм шулай бергә-бергә тагын да күңелле тамашалар әзерләргә насыйп булсын. Тамашачыларга Усад авылы мәдәният хезмәткәрләре баянчы Я.Сабиров, Т. Вәлиуллина, Р.Каюмова чыгышы бигрәк тә ошады. Әлдермеш авылы халкы исеменнән аларга зур рәхмәт.
Бәйрәм кичәбезне "Тарихи-мәдәни мирас елы"на багышланган мәдәни чараларда актив катнашканнары өчен" дигән Мактау грамоталары белән бүләкләп тәмамладык.

Рәсемнәрдә: Әлдермеш мәдәният йорты сәхнәсендә.
Р. Галимова, Н. Әхмәдиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев