Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

АУЛАК ӨЙДӘ БУЫННАР ОЧРАШУЫ

Беркемгә дә сиздермәгез, Сезнең генә колакка- Әбием бит күршегә Кереп китте кунакка. Шул форсаттан файдаланып, Чакырабыз кунакка-аулакка! Көзге эшләр тәмамланып, төннәр озынайгач, хатын-кызлар Аулак өйгә җыелганнар. Юктан бар ясап, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр. Егетләр гармун-тальян уйнап, кызлар кызыктырып һәм күзләп йөрсә,...

Беркемгә дә сиздермәгез,
Сезнең генә колакка-
Әбием бит күршегә
Кереп китте кунакка.
Шул форсаттан файдаланып,
Чакырабыз кунакка-аулакка!

Көзге эшләр тәмамланып, төннәр озынайгач, хатын-кызлар Аулак өйгә җыелганнар. Юктан бар ясап, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр. Егетләр гармун-тальян уйнап, кызлар кызыктырып һәм күзләп йөрсә, кызлар, матур күлмәкләрен киеп, чәчләрен озын толымнарга үреп, оялып кына аларга күз атып йөргәннәр. Үсмер кызлар әни-апалары янында гади энә генә түгел, биш энә, кармак тотарга өйрәнеп, тәрәзә пәрдәләре, сөлгеләр чигәргә, бәйләргә өйрән-гәннәр, димәк, булачак киленнәр үзләренә бирнә әзерләгән. Әлбәттә, пөхтә, сабыр булырга гына өйрәтүче һөнәр ияләренә әверелеп кенә калмыйча, анда алар биеп-җырлап та алганнар.
Аулак өй... Бу сүз 50 - 60 нчы еллар яшьләре өчен әзме-күпме таныш булса, хәзерге буын балаларына, гомумән, ят төшенчә. Еллар узган саен милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла бара. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Без бер-беребез белән аз аралашабыз. Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әби-бабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби-бабаларыбыз борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән, ләкин шулай булса да авылларда, сирәк булса да, искиткеч зиһенле әби-бабаларыбыз бар әле. Безгә бу әби-бабаларыбыздан татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнеп каласы, саклыйсы, алар кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде.
Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк дип уйлап, без, Мүлмә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары, «Аулак өй" ясарга булдык.
Бу күркәм бәйрәм-тамашаны яшьләргә генә күрсәтү өчен түгел, олы буынның хәтерен яңартуны да күз алдында тотып, Өлкәннәр көнендә үткәрергә булдык. Бу чара гади концерт формасында гына булмасын өчен, балалар белән берлектә чыгыш ясарга Мүлмә мәдәният йорты оештырган, Фәния апа Шәрәпова җитәкчелегендәге фольклор группаны чакырдык. Бу группадагы үзләренең осталыклары белән аерылып торучы, талантлы җырчы, биюче олы апалар күпләргә таныш инде. Бу көнне безгә алар үзләренең яңа уеннарын тәкъдим иттеләр. Балаларның "Кәрия-Зәкәрия","Йөзек салыш", "Кыңгыраулы Миңлебай" уеннарыннан соң, аулак өйгә кайтып кергән әби үзләренең яшь чакларында уйнаган "Наза", "Без-без-без идек" уеннарын искә ала. Матур итеп биеп, җитез итеп йөгереп-уйнап йөргән өлкән яшьтәге апалар, балаларда бик зур кызыксыну уятты. Берсеннән-берсе уздырып җырлаган күмәк җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Сүземне мәктәптә күп еллар эшләп чыккан, хәзергесе көндә дә авыл тормышының үзәгендә кайнаган Гөлчирә апа Сабировадан башлап җибәрәсем килә. Аулак йортның хуҗасы булып, чын артистларча, балалар арасында дәү әни булып уйнавы белән ул һәммәбезне сокландырды. Аның сәхнәдәш дуслары Дания апа Нурыйязданова, Факия апа Зиннәтуллина, Әнисә апа Мөхәммәдиева, Тәнзилә апа Зарипова да, лаеклы ялда булуларына карамастан, картаерга ашыкмыйлар. Күңелсезләнеп өйдә генә ятмыйча, тормышларын җырлап-биеп уздыралар. Чөнки аларны моңа дәртләндереп, оештырып торучы кешеләр бар бит. Мәдәният йортының җитәкчесе Рәсилә Кәримуллина һәм авылның беренче гармунчысы Данис Салихҗанов үзләренең осталыклары белән аларга иҗади көч өстиләр.
Бәйрәм-тамаша халык күңеленә бик хуш килде. Рәхмәт сүзләре дә, алкышлар да күп булды.
Мәктәбебез тормышында да бу бәйрәм бик әһәмиятле чара булды дип уйлыйм мин. Милләтебезнең бу матур традициясе эстетик тәрбия бирүдә зур урын тота бит. Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмат алдылар. Бу чара балаларның дөньяга, үзләрен чолгап алган чынбарлыкка карата карашларын үстерә. Алар бәйрәмнәрдәге уеннарда кыюлана төшәләр, үзләрендә булган кимчелекләрдән арына баралар, бер - берсе белән аралашырга, үз-үзләрен күрсәтә белергә өйрәнәләр. Сөйләм телләре үсә, сәләтләре ныгый, музыка-җыр балаларда эстетик яктан халкы белән горурлану хисе тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев