Аның моңы һәркем күңелендә
Салих Сәйдәшевнең балачакта нинди булганын күз алдына китерә аласызмы? Ә менә Әлдермеш урта мәктәбе укучылары күз алдына гына китереп калмадылар, ә бәлки җиде яшьлек Салихны район кунакларына да күрсәттеләр. Әлдермеш булачак композитор кечкенә чагында еш кайтып йөргән Өбрә авылы белән янәшәдә урнашкан. Өбрәдә Салих Сәйдәшев исемендәге музей эшли. Мәктәп укучылары,...
Салих Сәйдәшевнең балачакта нинди булганын күз алдына китерә аласызмы?
Ә менә Әлдермеш урта мәктәбе укучылары күз алдына гына китереп калмадылар, ә бәлки җиде яшьлек Салихны район кунакларына да күрсәттеләр.
Әлдермеш булачак композитор кечкенә чагында еш кайтып йөргән Өбрә авылы белән янәшәдә урнашкан. Өбрәдә Салих Сәйдәшев исемендәге музей эшли. Мәктәп укучылары, музей материалларыннан файдаланып, әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр.
... Нәни Салих Казаннан авыл Сабантуена кайтып килә. «Әлдермеш, Сая, ә кая соң Өбрә?» - дип сорый ул өлкән юлдашларыннан. Һәм менә, ниһаять, әтисенең һәм бабасының туган авылына борылыш. 6 нчы сыйныф укучысы Динар Галәвиев башкаруында нәни Салих бик табигый килеп чыкты.
Балалар Сабантуйдан соң була торган кичке уеннарны да сәхнәләштереп күрсәттеләр.
9 нчы сыйныф укучысы Салават Нотфуллинның баянда сыздырып җибәрүе булды, залда утыручылар тынсыз калдылар. Татар халкының моңлы көйләре шундый инде алар: күңел түрләренә үтеп керәләр дә, аның иң нечкә кылларын тибрәтәләр. Миңа калса, "мелизм", "моң" дигән эпитет - авазның моңлы-аһәңле бизәлеше - бары тик татар музыкасына карата гына кулланыла. Татар көйләрен тыңлаганда шәхсән үземнең күңелем тула, тальян гармунда уйнасалар, күзләр дымлана, тамакка төер утыра.
Күренекле якташлары белән һәр район, һәр авыл горурлана. Мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре әлеге кешеләрнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә яшьләрне җәлеп итәләр, алар турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен дип тырышалар. Алда әйтеп үткән әдәби-музыкаль композициядә катнашкан балалар данлыклы Салих Сәйдәшев якташлары булуларын беркайчан да онытмаячаклар. Укучылар үзләренең иҗат җимешләрен бөек композиторның музыкаль мирасына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларга күрсәттеләр.
- Мондый конференция ике ел рәттән район күләмендә уздырылды, быел исә бөтен республикадагы хезмәттәшләребезне чакырырга булдык, - диде мәгълүмат-методик үзәк методисты Сәлимә Юнысова. - Конференция ике этапта узды. Беренче турга Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗаты турында 92 хезмәт тәкъдим ителде, шуларның 32 се иң яхшылар дип танылды, әлеге хезмәтләрнең авторларын йомгаклау турына чакырдык. Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәр-ләреннән килгән укучылар Салих Сәйдәшевнең тормышы һәм иҗаты турында гына түгел, ә бәлки туган як тарихы, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемалары турында да сөйләделәр. Яшь буынның туган якның, үз халкының узганына, бүгенгесенә һәм киләчәгенә, әйләнә-тирә табигатькә битараф булмавы, мөһим проблемаларны хәл итү юлларын эзләве күңелле күренеш. Балтач, Зәй, Кукмара, Саба, Буа, Алексеевск, Югары Ослан, Лениногорск, Чистай районнары, Казан, Түбән Кама шәһәрләре укучылары бик актив булдылар, - диде Сәлимә Фәндүсовна.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең район укучылары да булу сөенечле. 1 нче Биектау урта мәктәбеннән Регина Әхмәтшина, Село-Алаттан Инзилә Сабитова, Әлдермештән Алисә Сәгыева, Мәмдәлдән Энҗе Ихсанова һәм Дөбъяз мәктәбеннән Гөлинә Хәйруллина беренче һәм призлы урыннарны яуладылар.
11 нче сыйныф укучысы Алисә Сәгыева "Сәйдәшнең моң хәзинәсе" дигән теманы сайлаган.
- Эшне язганда мин җирле музей материалларыннан, Рашат Низаминың "Без яшибез..." китабындагы "Сәйдәшнең соңгы юлы" мәкаләсеннән файдаландым, әлбәттә, Интернетка да күз төшердем, - дип сөйли Алисә. - Мин Тукай белән Сәйдәшне чагыштырдым: алар икесе дә - ятимнәр, әти-әни назын һәм мәхәббәтен күрмәгәннәр, гомерләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаганнар. Мөгаен, шуңа да аларның әсәрләре бәгырьгә үтеп керерлек тә, һәм аларны халык та ярата.
- Салих Сәйдәшевнең бертуганының оныгы Миләүфәр Шәриф кызы Бирюшова-Сәйдәшева белән очрашу дулкынландыргыч булды. Аның белән әңгәмә барышында без танылган композитор тормышыннан кайбер кызыклы фактлар белән таныштык, - диде Сәлимә Юнысова.
- Миңа тарихчы, Казан төбәгенең милли мирасын өйрәнү җәмгыяте директоры Гөлнара Гыйльметдинованың чыгышы бик ошады, - дип ассызыклады татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Сәгыева. - Ул кечкенә чагында Каюм Насыйри урамында яшәгән туганнарына еш барып йөргән. Аларның йортында пианино торган, кызчык анда ниндидер көйләр уйнарга маташкан. Кайчандыр бу йортта Салих Сәйдәшевнең вакытлыча фатирда торуын, аның бу уен коралында уйнаган булу ихтималын сөйләде. Бу фаразлау гына, шулай да мин Сәйдәш белән бер пианинода уйнавыма ышанам, дип сөйләде Гөлнара Мидхәтовна. Безнең өчен бу яңалык, - ди Резидә Әмировна.
- Конференциядә кызыклы чыгышлар тыңладылар, балалар иҗатын күрделәр, композиторның туганы белән очраштылар һәм чараның оештырылу дәрәҗәсеннән канәгать калдылар. Биектау муниципаль районының мәгълүмат-методика үзәге директоры Гөлнур Зиннурова барлык катнашучылар исеменнән Әлдермеш мәктәбе директоры Фәнис Насруллинга, аның урынбасары Гөлназ Сабировага, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Сәгыевага, педколлективка һәм укучыларга танылган якташыбыз Салих Сәйдәшевка багышланган конференциягә иҗади якын килү өчен рәхмәт белдерде һәм укыту-тәрбия эшендә яңадан-яңа уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев