Аллаһның олы бүләге
Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның Сарман ягында туып үсүе белән без чиксез горурланабыз. Һәм, җай чыккан саен, атаклы якташыбыз белән мактанырга яратабыз. Дөрес, ул туып үскән Яңа Бүләк авылы хәзер Тукай районына карый. Әмма 1935 елның 15 февралендә, ягъни булачак җырчы туган вакытта, бу авыл нәкъ менә Сарман районы территориясенә кергән....
Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның Сарман ягында туып үсүе белән без чиксез горурланабыз. Һәм, җай чыккан саен, атаклы якташыбыз белән мактанырга яратабыз.
Дөрес, ул туып үскән Яңа Бүләк авылы хәзер Тукай районына карый. Әмма 1935 елның 15 февралендә, ягъни булачак җырчы туган вакытта, бу авыл нәкъ менә Сарман районы территориясенә кергән. Тынгы белмәс тарихчы-язучыбыз Дамир Гарифуллин Илһам абый турында мәгълүмат теркәлгән метрикә кенәгәсен эзләп табып, шуны раслады. Моның өчен без аңа рәхмәт әйтергә тиешбез. (Илһам Шакировның нәсел агачын Дамир абый төзеде.)
Сарман ягы - җыр-моңга, табигать гүзәллегенә бай як. Сарман - үзе җырлап торган исем. Район гербында да җырчы кош - сандугач сурәтләнгән.
Татар халык җырлары да үзләренең моңлы, гүзәл булулары белән аерылып торалар. Мәсәлән, халык иҗат иткән «Сарман» көендә гүзәл табигатькә дан җырлана.
Халык җырларын сәнгать югарылыгына җиткереп башкару өчен, артист тавышы гына түгел, ә биниһая тирән моң кирәк. Яшеллеккә күмелеп утырган Яңа Бүләк авылында чирәмлектә - табигать кочагында тәгәрәп үскән Илһамны Аллаһы Тәгалә табигый тавыш һәм кабатланмас моң белән бүләкләгән. Әйе, моң дигәнең, шөкер, Илһам абыйда җитәрлек. Чөнки ул - үзе моң! Әнә ич, Лена Шагыйрьҗан да:
«Һәммә нәрсә җырлый,
бер мин җылыйм,
Бар дөньямны күмә
синең моңың.
Мин әсирең шунда, мин -
бер колың,
Аңлаталсаң, аңлат серен
моның», -
дип, моң иясенә шигырь юллаган.
Илһам Шакиров «Кара урман» җырын бернинди аккомпаниаторсыз (а капелла) башкарып, безне моң дәрьясының шаһитлары итә. Кызганычка каршы, мондый җырчылар мең елга бер генә туалар шул...
Илһам Шакиров ни өчен моңлы булган, моң чишмәсенең башы кайда? Бу сорауга җаваплар төрле-төрле һәм бик күп булырга мөмкин. Кемдер, җыр-моң - нәселдән, дияр. Дәлилгә җырчының бертуганы Кыямны мисал итеп китерер. Чыннан да, Кыям Шакиров бик шәп җырлаган. Шофер кеше үзенең җырлавы белән озын юлларны да кыскарткандыр, мөгаен. (Илһам Шакиров нәселенә бәйләнешле язучы Хәйдәр Гайнетдиновның да яхшы җырлавын белә идек.) Икенче берәү җавабында, җыр-моң - туган җирдән, эчкән судан, дияр. Ул да хаклы булыр. Чөнки Сарман төбәге татар җыр сәнгатенә Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллинаны үстереп бирде. Алар янәшәсенә Фәридә Сафинаны да (Г.Камал театры актрисасы) өстисем килә. Яшьләрдән Алсу Хуҗина һәм Алинә Прокофьева исемнәре дә тамашачыга яхшы таныш. Өченче берәү, ятимлек кешене моңлы итә, дигән фикерен куәтләр. Гаиләдә алтынчы бала булып туган Илһам иркәләнеп, төпчек бала булып үсүнең рәхәтен татый алмаган, чөнки 1937 елда аның әтисен - авылның тимерчесе Гыйльметдинне кулга алалар. Илһамның балачагы хәерчелектә үтә. Чабата үреп утырганда, ул һәрвакыт җырлый торган була. Моңсу күңел моңлы җырга шулай тартыла. Илһамны кайгы-хәсрәт, кимсенү, әтисез үсү аеруча моңлы иткәндер. Иң беренче чиратта аңа моң, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Гомумән, Илһам Шакиров - татар милләтенә Аллаһның олуг бүләге ул.
Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Консерваториядә алган теоретик белем һәм практик күнекмәләр белән генә чикләнмичә, талантын өстәмә рәвештә берөзлексез камилләштерү һәм титаник тырышлык кую артистны бөек җырчы дәрәҗәсенә күтәргән. Ул 1960 нчы елда консерваторияне тәмамлый һәм гомере буе республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә эшли. Татарстанның, Россиянең халык артисты исемнәренә, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була.
Шунысы кызганыч: «халык дошманы» баласы дигән келәймә-мөһер сугылган җырчыга көченең һәм вакытының шактый өлешен исәпсез-хисапсыз киртәләрне җиңүгә сарыф итәргә туры килә. Гомере буе атасын уйлап сагышланса да, кайгы-хәсрәт ачысыннан моңсуланса да, авырлыкларга бирешмичә, үз-үзе белән гармониядә яши җырчы. Сөйгән халкының ихлас мәхәббәте яшәргә көч бирә аңа. Кыска сүзле, зирәк фикерле, юморга бай җырчыны тыйнак, зыялы, тәрбияле, гади булганы өчен дә хөрмәт итә, олылый газиз халкы.
Сарман районы авылларында һәм Җәлил бистәсендә Илһам Шакиров - һәрчак көтеп алынган кунак. Ул һәр очрашуда «Сарман» көен башкара. «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары», «Ай, былбылым», «Син сазыңны уйнадың» җырларының көй авторы Илһам абый үзе икәнен беләбез. Ләкин ул аларны, «татар халык көе», дип игълан итә. «Менә кемнән тыйнаклыкка өйрәнергә кирәк», - дип уйлап куясың.
Илһам Шакиров исеме һәрберебез өчен бик кадерле. Үзем дә аның тормышы һәм иҗатына бәйле шактый бай коллекция тупладым. Видео һәм аудиотасмалар, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләр, альбомнар, фотосурәтләр... Мәктәп балаларына озак еллар буе тел-әдәбият фәне укыту дәверендә якташ җырчыбызга багышлап әдәби-музыкаль кичәләр, ачык дәресләр үткәрдем. Газета-журнал битләрендә җырчыга тәгаенләнгән мәкаләләрем басылып чыкты. Әйтик, «Мәгариф» журналында (июнь, 1999) «Моңнар дәрьясында» исемле дәрес эшкәртмәмдә (ачык дәрес итеп үткәрелгән иде) сыйныфтагы укучы балаларга мөрәҗәгать итеп әйтелгән түбәндәге сүзләр бар: «Илһам Шакиров кебек талантлар мең елга бер генә туа. Аның исеме гасырларга кереп калачак. Ул риваять һәм дастаннар героена әйләнәчәк. 15 февраль - аның туган көне зурлап билгеләп үте-ләчәк. Без аның чордашы булуыбыз белән бәхетле. Илһам абый кебек милли җәүһәрләребезгә хөкү-мәтебез тарафыннан аерым игътибар бирелер дип уйлыйбыз...»
Әйе, юраганым юш килде. Ел саен 15 февральдә Илһам Шакировның туган көнен зурлап билгеләп үтәләр. Туган авылында музей-йорты гөрләп эшли. Җырчыга багышлап, Татарстан китап нәшрияты зур форматлы, зәвыклы альбомнар чыгарды. Илһам абыйның тормыш-көнкүреш шартлары да уңай якка үзгәрүен беләбез. Яраткан җырчыбызга моннан соң да сәламәт гомер, тыныч тормыш телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев