Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Агитбригада кырга чыкты

Җәйнең соңгы ае - август. Ул һәр кешенең күңелендә уңыш җыю белән бәйләнгән ай. Август дигәч тә күз алдына хуш исле алмалар, тулып пешкән кызыл помидорлар һәм сары төстәге иген басулары килә. Аз гына моңсу, әлбәттә, чөнки ямьле җәйләр үтеп бара, сары көзләргә аяк басабыз. Шулай да көз авыл кешесе...

Җәйнең соңгы ае - август. Ул һәр кешенең күңелендә уңыш җыю белән бәйләнгән ай. Август дигәч тә күз алдына хуш исле алмалар, тулып пешкән кызыл помидорлар һәм сары төстәге иген басулары килә. Аз гына моңсу, әлбәттә, чөнки ямьле җәйләр үтеп бара, сары көзләргә аяк басабыз. Шулай да көз авыл кешесе өчен муллык чоры. Игенче үзенең еллык хезмәт җимешләрен җыеп ала. Сары гәрәбәдәй орлыкларны күргәч, иң кырыс игенченең дә йөзе елмаюдан яктырып китә.
Быел да Олы Кавал игенчеләре "Татмелиорация-Агро" җитәкчелегендә эшли башлаганнан бирле урак өстендә бик тырышып хезмәт куялар. Уңыш былтыргы кебек мул булмаса да, тырышкан кешенең җыярлык икмәге әйбәт булды. Игенченең хезмәте һава торышына бәйле шул. Май ае быел бик эссе килде. Шулай да игенченең көнне төнгә ялгап эшләве зур мактауга лаек. Авыл кешесе моны белә һәм шуңа күрә кулыннан килгән хөрмәтен күрсәтә. Без, Олы Кавал мәдәният йорты хезмәткәрләре, быел да игенчеләр каршында агитбригада чыгышын оештырдык. Агитбригада чыгышын иң элек басуга барып, комбайнчылар, шоферлар каршында күрсәттек, ә аннары ындыр табагында чыгыш ясадык. Ындыр табагында да авыл халкы: укытучылар, пенсионерлар, укучы балалар эшли иде. Алар да бу концертны бик яратып карадылар. Агитбригада составында укучылар Таңсылу Вәлиева, Лиана Насыйбуллина, Венера Фаряхова һәм Айсылу Гайфуллина, шулай ук авыл яшьләре Фидаиль Сабирҗанов, Илсур Яруллин һәм Лилия Гайфуллина үзләренең чыгышлары белән ындыр табагында эшләүчеләрнең күңелләрен күтәрделәр. Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була. Кыр батырларына зур көч һәм сәламәтлек телибез. Алар изге эш башкаралар - икмәк үстерәләр. Ипи кискәндә һәркем аның табын түренә нинди зур хезмәт белән менүен онытмасын, игенченең тырышлыгын зурласын иде.
Рәсемдә: агитбригада комбайнчылар янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев