Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Аң-белем таратып...

    Биектау үзәк китапханәсендә Мәдәният елы кысаларында, Бөтенроссия китапханәләр көненә багышлап, китап укучылар өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. Безгә җитәкчеләре Илнар Фатыйхов белән бергә 1 нче Биектау урта мәктәбенең 7 "Б" сыйныфы укучылары килде. Алар районның китапханә системасы эше белән таныштылар. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә балаларга китап фонды һәм вакытлы матбугат чаралары...

    Биектау үзәк китапханәсендә Мәдәният елы кысаларында, Бөтенроссия китапханәләр көненә багышлап, китап укучылар өчен Ачык ишекләр көне уздырылды.

    Безгә җитәкчеләре Илнар Фатыйхов белән бергә 1 нче Биектау урта мәктәбенең 7 "Б" сыйныфы укучылары килде. Алар районның китапханә системасы эше белән таныштылар. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә балаларга китап фонды һәм вакытлы матбугат чаралары турында аңлаттылар. Төп игътибар юбилей көннәре 2014 нче елда билгеләп үтеләчәк драматург Галиаскәр Камал, шагыйрьләр Габдерәхим Утыз-Имәни, Фатих Кәрим, язучылар Фәнзаман Баттал, Әмирхан Еники, Йосыф Гәрәев, А.С. Пушкин, Н.В.Гоголь, М.Ю. Лермонтов, шагыйрә А.А.Ахматованың тормышы һәм иҗаты турындагы китапларга юнәлтелде.

    Хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлшат Хәйруллина "Татарстан Республикасының мәдәни мирасы" дигән презентация белән таныштырды. Анда республикабызның архитектура һәйкәлләре, театрлары күрсәтелгән, музыка, әдәбият та урын алган. Китапханә борынгы заманнардан бирле мәдәни тарихның мөһим өлеше булып торды, ә бүген ул мәгълүматтан тирәнтен уйлап файдалану мөм-кинлеге бирә торган мәгълүмат-мәдәни киңлектән гыйбарәт.

    27 май һөнәри эшчәнлекләре китапханә белән бәйле кешеләрнең бәй-рәме. Укучылар аның барлыкка килү тарихы һәм ничек уздырылуы турында да чыгыш тыңладылар. Аны 1995 нче елда Россиянең элекке Президенты Борис Ельцин кертте. Датасы да очраклы сайланмаган. 1795 елда нәкъ менә шушы көнне әби патша Екатерина II нче бөтенхалык Император китапханәсенә нигез салу турындагы Указга кул куя. Бина төп өлешен Залускийлар китапханәсе, А.Суворовның Варшаваны алгандагы хәрби трофее тәшкил иткән китапларны саклау урыны гына түгел, ә бәлки, теләгән һәркем килеп, китап укый ала торган урын да булыр дип планлаштырыла. Бина төзелгән арада Екатерина II нче коллекцияне тулыландыруда актив катнаша. Китапларны бөтен ил буйлап җыялар. Хәзерге вакытта әлеге китапханә дөньяның иң эре китапханәләренең берсе санала.

    ХХ нче гасырга кадәр китапханәчеләр нигездә ир-атлар була, соңгы 100 елда гына бу һөнәр белән хатын-кызлар шөгыльләнә башлый.

    Интернет заманында бастырып чыгарылган чаралар урынына электроннары килде. Әгәр дә сүз әдәби яктан да, тарихи яктан да әллә ни кыйммәте булмаган, гади кызыксыну гына тудыра торган "бер көнлек" басмалар турында барса, бу, әлбәттә, уңайлы. Балалар белән сөйләшкәндә Интернетның гаять зур мөмкинлекләргә ия булуы, әмма китапларны бернинди Интернет та алыштыра алмаячак, дигән нәтиҗәгә килдек. Ә без, китапханәчеләр, китапның абруен күтәрү, әдәбият белән мавыктыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: