Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Туган ягым, күпме серләр саклана синдә!

    1 нче Биектау урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Туган якны өйрәнүче яшьләренең беренче музей форумы булды. Аны район мәгариф бүлеге оештырды. Форумда үзебезнең районның Туган якны өйрә-нүчеләре, мәктәп музейлары һәм музей почмаклары экскурсоводлары гына түгел, Авиатөзелеш районының 37 нче Казан гимназиясе укучылары да катнашты. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Шеваловская...

    1 нче Биектау урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Туган якны өйрәнүче яшьләренең беренче музей форумы булды. Аны район мәгариф бүлеге оештырды.

    Форумда үзебезнең районның Туган якны өйрә-нүчеләре, мәктәп музейлары һәм музей почмаклары экскурсоводлары гына түгел, Авиатөзелеш районының 37 нче Казан гимназиясе укучылары да катнашты. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Шеваловская музей форумын ачканда мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте.

    Һәркайсыбызның да әйләнә-тирәсендә күпме кызыклы нәрсәләр булуын сүзләр белән генә аңлатып бирә торган түгел. Туган ягың тарихына "кереп югалудан", авыл мәктәбе ачылуның беренче көннәреннән үк анда эшләгән укытучылар белән очрашудан, өл-кәннәрнең узган чор турындагы хатирәләрен язып барудан, кайчандыр данлыклы якташлар кулланган әйберләрдән экспозицияләр төзүдән дә кызыклырак нәрсә бар! "Благая весть" Региональ үзәге директоры Владимир Демидов Тарих институты белән бергә уздырыла торган эш турында мавыгып сөйләде. Әлеге тикшеренүләрнең безнең район өчен әһәмияте гаять зур, чөнки хәзердән үк инде Биектау территориясеннән уза торган өч туристлык маршруты эшләнә: Савиноводан башланып, Алтын Урда чорындагы юллар турында сөйләүче "Алат юлы"; район авыллары һәм авылда мәгърифәтчелек эше белән шөгыльләнүчеләрнең тарихын тасвирлаучы "Дворяннар оясы"; Зәңгәр күлләрнең безнең район өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сүз алып барылачак "Таш тегермән".

    - Туган якны өйрәнү бик мөһим, - диде ул. - Һәркемнең дә үз авылы, үзе яши торган урынның тарихын беләсе килә. Туган якны өйрәнүченең хезмәте никадәр авыр, мәшәкатьле булуын күпләр аңламыйдыр да.

    Туган якны өйрәнү белән күпмедер дәрәҗәдә барлык мәктәпләрдә дә шөгыльләнәләр. Кайдадыр төп игътибар Сугышчан дан музеена бирелә, кайдадыр үзләре яши торган төбәк тарихын күбрәк өйрәнәләр, архив язмаларын кузгаталар, крестьян балаларын укытуга күп көчләрен сарыф иткән, сәламәтлек саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән мәгърифәтче якташлары тормышы белән кызыксыналар.

    Баратынскийлар утары

    Безнең районның Каймар һәм Шушар авылларында усадьбалары булган Баратынскийлар гаиләсен өйрәнү белән берьюлы берничә - 1 нче Биектау, Учхоз, Чернышевка мәк-тәпләре шөгыльләнә.
    1 нче Биектау мәктәбе укучыларының бу юнәлештәге беренче эзләнүләре узган гасырның 70 нче еллары азагына карый. Өлкәннәрнең Баратынскийлар гаиләсе усадьбаларының нинди булуы, бу кешеләрнең авыл халкы өчен ниләр эшләве турындагы хати-рәләрен теркәп, укучыларның әллә ничә буыны тикшерүләр алып барды. Каймар усадьбасы тө-зелә башлау турындагы беренче мәгълүматлар XVII гасыр азагына карый. Торак бинаның архитектор Бартоломео Франческо Растрелли планы буенча торгызылуы турындагы юрама-версия дә бар. Җиләк-җимеш бакчасы, ясалма буа да шул ук вакытта ясала. Каймардагы туганнары янына шагыйрь Евгений Баратынский да кайткалый. 2015 елда аның юбилее билгеләп үте-ләчәк. Хәзер генә ул Каймарда һәм Шушарда нигездә өлкән буын кешеләре яши, ә Баратынскийлар чорында Каймарда гына 300 йорт исәп-ләнгән. Туган якны өйрәнүчеләр алпавытларның тормыш-көнкүрешенә, аларның крестьяннарга карата нинди мөнәсәбәттә булуына караган мәгълүматларны бөртекләп-бөртекләп җыйганнар. Фактлар шундый: Александр Николаевич Баратынский үз акчасына крестьяннарга дарулар сатып алган, сеңлесе Евгения Николаевна балаларны укырга-язарга өйрәткән, Яңа ел бәй-рәмнәре оештырган. 1902 нче елда Шушарда Ксения Николаевна да балалар өчен мәктәп оештыра, тәҗрибә уртаклашырга Ясная Полянага Лев Толстой янына бара. Баратынскийлар торыр урыны булмаган, туганнары һәм якыннары өчен кирәксезгә калган өлкән яшьтәге ялгызлар язмышына да битараф булмыйлар. Алар өчен Каймарка елгасы буенда мохтаҗлар йорты (богадельня) төзелә. 1 нче Биектау, Учхоз һәм Чернышевка мәктәпләре укучылары әлеге тарихи фактларны ачыклау өчен мәгърифәтче Баратынскийлар усадьбасы урнашкан урыннарга баралар.

    УСАДТА ЖУРАВЛЕВ ПАРКЫ

    Усад укучыларына Туган якны өйрәнү темасын озак эзләргә туры килми, чөнки аларның авылы да бай тарихка ия. Рус шагыйре Тютчев белән бер фамилиядәге кешедән Усад утарын сатып алган алпавыт Николай Михайлович Журавлев район үсешендә зур роль уйнаган. Тарихи корылмалар авылда әле дә сакланган: Усад спирт заводы бинасы, хәзерге вакытта Усад амбулаториясе урнашкан бина. Алпавыт Журавлев нигез салган паркта бүген халык бәйрәмнәре, Сабантуйлар уза. XIX гасыр башында атлар үрчетәләр, сыр һәм май җитештерү белән шөгыльләнәләр. Тегермән, сәүдә рәтләре төзелә, земство карамагындагы мәктәп ачыла, суүткәргеч уздырыла.

    Биектау районында тагын бер кабатланмас урын бар. Бу - Күлле урта мәктәбе укучылары ачыклаганча, 1615 нче елда нигез салынган Семиозерка монастыре.

    Монахлар өчен уңай чор монастырьны бетерү турындагы карар кабул ителгәч, 1924 елда тә-мамлана. Бәхеткә, тарихи биналарны тулысынча җимереп бетермиләр һәм хәзер монахлар үз урыннарына әйләнеп кайттылар, монастырьның бөеклеге яңадан торгызыла. Картлар сүзенә караганда, савыктыра торган изге су алырга бүген бирегә бөтен Россиядән һәм Татарстаннан килә-ләр. Күлле мәктәбе укучылары авылда башта башлангыч, аннары Күлле поселогының җи-дееллык мәктәбен төзү, 1905 нче елда Шигали авылына нигез салыну турындагы мәгълүматларны да табалар.

    Ямаширмә, Чыпчык, Шәпше, Олы Битаман мәктәпләренең Туган якны өйрәнүчеләре туган җирләре турында кыйммәтле тарихи мәгълүматлар эзләп табалар. Чыгышларында алар үзләре яши торган авылларның тарихи үткәнен генә түгел, ә бәлки аларның бүген нинди булуларын да чагылдырдылар.

    СУГЫШЧАН ДАН МУЗЕЙЛАРЫ

    Ямаширмә һәм Чыпчык мәктәпләрендә оештырылган Сугышчан дан музейлары экспозициясенә аерым тукталырга кирәктер. Аларда мактаулы урыннар якташлар - Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга һәм Григорий Павловка бирелгән.

    Шуман мәктәбе укучылары иҗади мөнәсәбәт белән эшләгәннәр, алар, аз-азлап булса да, туган мәктәпләре хронологиясен торгызырга дигән карарга килгәннәр. Укытучылардан нигез салынганнан бирле Шуман мәктәбен җитәкләүчеләр турындагы хатирәләрне язып алганнар. Биредә Максим Горький исемендәге пионерлар дружинасы булган еллар, походлар, мәктәптә узган чаралар, Ленин йөргән урыннарга туристлык сәяхәтләре турындагы язмалар мәңгегә тарихка кереп калыр.

    Казанның Авиатөзелеш районындагы 37 нче номерлы гимназиясе укучылары үз алларына катлаулы бурыч куялар. Караваево һәм Кадышево авыллары аксакаллары белән танышу аларга узганнарны тоемларга ярдәм итте. Бүгенге авыл чиркәүле элекке авылга охшамаган. Балалар 1931 нче елда Караваевода Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзеннән өлеш керткән Казан авиация заводы төзелешенә дә тукталдылар.

    Докладларның берсе дә икенчесенә охшамаган иде. Балаларның, ар-
    хивларда, музейларда саклана торган мәгълү-матлардан файдаланып кына калмыйча, зур эш уздырулары сизелә.

    "Благая весть" регио-наль Үзәк" директоры Владимир Демидов, Казан музейлары һәм Биектауның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, ТРның Экология министрлыгы вәкилләре составындагы жюрига алдынгы өчлекне билгеләү җиңел булмады. Анда эзләнүләр күләме дә, яңалыклар да, тәкъдим ителгән юнәлештә эшне дәвам итү мөмкинлеге дә исәпкә алынды. Нәтиҗәдә беренче урын 1 нче Биектау мәктәбенә бирелде, икенче урында - Ямаширмә, өченчедә Учхоз мәктәбе.

    Туган якны өйрәнүчеләр форумы үз эшен тәмамлады, әмма бу әле тынычланырга сәбәп түгел, әйләнә-тирәбездә кызыклы, өйрәнелмәгән әйбер-ләр бихиса

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: