Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тагын беренче сыйныф, яңадан балаларга дөнья ачу башлана

    Вакыт бик тиз үзгәрә, җәмгыять һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Ләкин укытучының роле һәрвакыт үзгәрешсез кала: ул гел бала янәшәсендә, аның өчен борчыла, аңа яхшылык тели. «Безнең бөтен хәзергебез һәм киләчәгебез, бөтен тормышыбыз бала чактагы вакыйгаларга, беренче тәэсирләребезгә нигезләнеп төзелә. Беренче укытучы безнең тормышта иң әһәмиятле кешегә әверелә». Бу...

    Вакыт бик тиз үзгәрә, җәмгыять һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Ләкин укытучының роле һәрвакыт үзгәрешсез кала: ул гел бала янәшәсендә, аның өчен борчыла, аңа яхшылык тели.

    «Безнең бөтен хәзергебез һәм киләчәгебез, бөтен тормышыбыз бала чактагы вакыйгаларга, беренче тәэсирләребезгә нигезләнеп төзелә. Беренче укытучы безнең тормышта иң әһәмиятле кешегә әверелә». Бу сүзләр белән 3 нче Биектау урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Земфира Индус кызы Дмитриеваның йөзләгән элекке һәм хәзерге укучылары килешер иде. Инде олы тормышка аяк баскач та, беренче укытучының абруе бәхәссез булып кала.

    Укытучыда ике сыйфат булу мәҗбүри: укучыларны ярату һәм профессиональлек. Укучыларны яратуны Земфира Индус кызы балалар белән эшләүдән ләззәт алу дип аңлый. Балаларның фикер йөртүе беркайчан да акылсызлык булып тоелмый, күңелсез булмый, аларның эшләре өчен ихластан дулкынланасың. - Укытучы укучыга аңламаган нәрсәсен аңлата белергә, берәр хәлгә тарыган укучыга ярдәм итәргә тиеш. Укытучыга баланы тыңлый һәм теге яки бу шартларда нәрсә эшләргә икәнен киңәш итә белү мөһим. Ул бары тик Кеше, балаларның Дусты булырга тиеш, - дип саный Земфира Индус кызы.

    Бу педагогның профессиональлеге дә тел-теш тидергесез. Земфира Дмитриева - югары квалификация категорияле, белем бирүнең инновацион технологияләрен камил белүче укытучы. Укытучы эшчәнлекле, тикшеренү һәм проектлар төзү ысулларын, уеннар һәм сәламәтлек саклаучы технологияләр, Сингапурча укыту структураларын куллануга өстенлек бирә. Ул укыту осталыгын даими камилләштерергә омтылуы белән аерылып тора.

    Авторлык ысулларын инновацияле технологияләр белән бергә куллану, «XXI гасыр мәктәбе» мәгариф системасы» дип аталган программа буенча нәтиҗәле укыту укучыларның әзерлеге югары сыйфатлы булуны тәэмин итә. 2015 нче елгы республикакүләм тест нәтиҗәләре укучыларның белемнәрен раслый. Математикадан (4,7), рус теленнән (4,9), әйләнә-тирә дөньядан (4,4) уртача билгеләр татарстан Республикасы буенча уртача күрсәткеч-ләрдән югарырак.

    Земфира Индус кызының укучылары төрле конкурс һәм олимпиадаларда актив катнаша. Олимпиаданың муниципаль турларында призерлары да бар: Азат Сәхибуллин - математикадан 1 нче урын, Әдилә Сафина рус теленнән 2 нче урын алдылар. «Начар гадәтләр урынына - спорт» муниципаль конкурсы», «Фәнгә балалар карашы», «Оныкчыклар сугыш рәсемен ясый» дип аталган конкурслар призерлары, «Аю баласы» конкурсы җиңүчесе, рус теле буенча «Лингвиния буйлап сәяхәт» 1 нче Бөтенроссия дистанцион блиц-турнир җиңүчеләре дә - бу укытучының укучылары арасыннан.

    З.И.Дмитриевага төрле яклы инновацион эшчәнлек хас. Ул укытуның Сингапур системасы җи-тәкчеләре катнашкан семинарларда актив эшли, методик утырышларда предметлар буенча эшләү тәҗрибәсен уртаклаша. Ул башлангыч һөнәри белем бирү белгечләренең квалификациясен күтәрү төбәкара институтының мәгариф буенча федераль агентлыгы белән күптәннән хезмәттәшлек итә: Биектауның 1 нче, 3 нче урта мәктәпләрендә осталык дәресләре, семинарлар уздыра. Укытучы мәктәп укучыларына Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге белән берлектә актив эш алып бара. ЮХИ программаларын финанслау дирекциясенең күп Мактау грамоталарына лаек булды.

    З.И.Дмитриева «Ел укытучысы» беренче республика конкурсында катнашучы дипломына, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, «РФ гомуми һәм урта белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесенә ия.

    Быелгы уку елында бу укытучыда - кабат 1 нче сыйныф. Укучыларның кайнар башларына күпме белем салырга, никадәр бала күңеленә ачкыч табарга кирәк! Бик зур тәҗрибәсенә таянып, педагог һәр баланың яхшы якларын күреп алыр һәм үстерергә тырышыр. Земфира Индус кызы үз янәшәсендә үзенә дә, балаларга да уңайлы мәгариф тирәлеге булдыра ала. Чөнки ул ата-аналар, хезмәттәшләре, тәрбия һәм белем бирү процессындагы бар кеше белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: