Районның иң яхшы укытучылары билгеле булды
Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, бүләкләү һәм аларга булышу, хезмәтләренең абруен күтәрү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән, белем бирүдә киләчәге булган идеяләрне һәм гамәлләрне популярлаштыру өчен, шулай ук педагог һөнәре турында уңай фикер тудыру өчен, ел саен һөнәри конкурслар уздырыла. 2015 нче елда "Татарстан Республикасының ел укытучысы-2015", "Математика укытучысы-2015", "Физика укытучысы-2015",...
Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, бүләкләү һәм аларга булышу, хезмәтләренең абруен күтәрү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән, белем бирүдә киләчәге булган идеяләрне һәм гамәлләрне популярлаштыру өчен, шулай ук педагог һөнәре турында уңай фикер тудыру өчен, ел саен һөнәри конкурслар уздырыла. 2015 нче елда "Татарстан Республикасының ел укытучысы-2015", "Математика укытучысы-2015", "Физика укытучысы-2015", "Химия укытучысы-2015" конкурслары оештырылды.
Конкурс уздыруның максаты - җәмгыятьтә белем алуның өстенлекле булуын раслау. Конкурсның бурычлары булып, күренекле укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, бүләкләү, укытучылыкның социаль статусын һәм абруен арттыру, Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен һәм белем бирү процессын оештыруда инновация технологияләрен тарату, "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законны һәм башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын исәпкә алып, мәгарифнең эчтәлеген яңарту буенча укытучыларның иҗади эшчән-леген алга җибәрү, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы үсешенә этәргеч бирү тора.
Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша. Катнашырга заявка биргән вакытка аларның шул вазифада кимендә 5 ел өзлексез эш стажы булырга тиеш.
2015 нче елның 5 нче февраленнән 28 енә ка-дәр конкурсның муниципалитет этабы узды. Комиссиягә сиксәннән артык эш тапшырылган иде. Комиссия катнашучыларның портфолиосын, эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген, педагогның шәхси сайтын һәм методик семинар презентациясен өйрәнде. Читтән торып узган тур йомгаклары нигезендә, конкурсның үзләре шәхсән катнаша торган турына 16 укытучы үтте. Алар - Әлдермеш, Дөбъяз, Бөреле, Биектауның 1 нче, 2 нче, 3 нче номерлы, Мәмдәл, Учхоз, Күлле, Мүлмә урта гомуми белем бирү, Пановка төп гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары.
Район этабының икенче турында укытучылар мәгариф бүлеге тәкъдим иткән мәктәпләрдә дәресләр һәм мастер-класс-лар үткәрделәр. Конкурс биремнәрен бәяләү критерийлары - гыйлемлелек, яңалык кертү, иҗадилык, шәхеснең үз-үзенең эчке кичерешләрен анализлый белүе.
Жюри карары нигезендә район турында җиңүчеләр билгеләнде.
"Ел укытучысы-2015" конкурсында: 1 нче урын - Елена Геннадьевна Борисова, Биектауның 1 нче номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; 2 нче урын - Рита Мансур кызы Әхмәтшина, Пановка мәктәбенең инглиз теле укытучысы; 3 нче урын - Гөлия Габделхак кызы Гомәрова, Биектауның 2 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы; Ләйсән Ильяс кызы Җамалиева, Мәмдәл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
"Инглиз теле укытучысы" номинациясендә - Биектауның 3 нче номерлы мәктәбе укытучысы Алсу Васил кызы Зыязетдинова, "Рус теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә - Дөбъяз урта мәктәбеннән Венера Мөбарәкҗан кызы Сабирҗанова, "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә - Дөбъяз урта мәктәбеннән Гөлия Илдус кызы Вафина җиңүче булды.
"Химия укытучысы-2015" номинациясендә 1 нче урын - Биектауның 3 нче мәктәбе укытучысы Ольга Анатольевна Тимохинага, 2 нче урын - Биектауның 2 нче мәктәбе укытучысы Екатерина Владимировна Ромаданскаяга, 3 нче урын Учхоз урта мәктәбе укытучысы Любовь Ивановна Штрога бирелде.
"Математика укытучысы-2015" номинациясендә 1 нче урында - Биектауның 2 нче мәктәбе укытучысы Максим Викторович Деткин, 2 нче урында - Бөреле урта мәктәбе укытучысы Фәнисә Габдрахман кызы Сираҗиева, 3 нчедә - Әлдермеш урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Мөдәрис кызы Әхмәтова.
"Физика укытучысы-2015" номинациясендә 1 нче урынны - Күлле урта мәктәбе укытучысы Айрат Ринат улы Сафин, 2 нче урынны - Мүлмә урта мәктәбе укытучысы Флюра Рәфкать кызы Әхмәт-җанова, 3 нче урынны Бөреле урта мәктәбе укытучысы Любовь Александровна Закирова алды.
25-26 мартта Яшел Үзән районында узасы зона этабында район туры җиңүчеләре Е.Г.Борисова, Р.М.Әхмәтшина, А.Р.Сафин, О.А.Тимохина, М.В.Деткин катнашачак.
2015 нче елгы һөнәри конкурсларның республика этабында җиңүчеләр-гә (1 нче урын алучыларга) супер-приз буларак 400000 сум күләмендә акчалата бүләк бире-ләчәк ("Татарстан Республикасының ел укытучысы-2015" конкурсында). "Татарстан Республикасының математика укытучысы-2015", "Татарстан Республикасының физика укытучысы-2015", "Татарстан Республикасының химия укытучысы-2015" конкурслары җиңүчеләренә йөзәр мең сум бирү күздә тотыла.
2015 елгы һөнәри конкурсларда призлы урын алучыларга: II урынга - җитмешәр мең, III урынга иллешәр мең премия бирелә. Конкурсның лауреатлары исә унар мең сумлык премия алачак.
Укытучыларыбызга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев