Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • МӘКАЛӘГӘ ҖАВАП ИТЕП

    Хөрмәтле редакция! Бу хатны язуга Дөбъяз авылында яшәүче ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы Радалия Закированың «Биектау хәбәрләре» (14 сентябрь, 2012 ел) газетасында басылган «Туган авылым Солабаш» дигән мәкаләсен укып чыгу сәбәп булды. Мин үзем - 1946 елда Дөбъяз авылында туып, 11еллык мәктәпне тәмамлаган Миләүшә Гыйбадуллина булам, хәзер Казан шәhәрендә яшим....

    Хөрмәтле редакция!
    Бу хатны язуга Дөбъяз авылында яшәүче ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы Радалия Закированың «Биектау хәбәрләре» (14 сентябрь, 2012 ел) газетасында басылган «Туган авылым Солабаш» дигән мәкаләсен укып чыгу сәбәп булды. Мин үзем - 1946 елда Дөбъяз авылында туып, 11еллык мәктәпне тәмамлаган Миләүшә Гыйбадуллина булам, хәзер Казан шәhәрендә яшим. Туган авылдан бик ерак яшәмәсәм дә, дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, алай еш кайтып булмый, бигрәк тә әти-әнием, туганнарым вафат булгач. Билгеле, кайтып керергә русча әйтсәк «двоюродный» апаларым, күршеләрем бар анысы, аларга рәхмәт, гел чакырып торалар, җәмәгатемнең туганнары да якын итә.

    Менә шушы мәкалә ерактагы яшьлек хатирәләрен яңартты. Мин 11нче классны "4"ле hәм "5"ле билгеләренә тәмамлагач, Казанга укырга бара алмадым, гаиләбез ишле, укырга керә калсам, мина кем ярдәм итәр дигән сораулар борчыды. Димәк, эшкә керергә кирәк, ә кая урнашырга? Шул сорауларга җавап эзләп йөргәндә, мине Радалия апа Закирова (ул вакытта методик кабинет мөдире) үз янына чакырып алды hәм бездән 10 км ераклыкта урнашкан Топкино авылына башлангыч класс укытучысы кирәклеген әйтте. Мин югалып калдым: эш кирәк, билгеле, ләкин мин бит яхшы укысам да, татар классын тәмамлаган кыз бала, ә Топкино - рус авылы, өйдән дә аерыласым килми, башка чара да юк, шулай итеп, мин тәвәккәлләдем. Радалия апа безне укытмады, шулай булса да ул миңа ышанган, өметләр баглаган, шуның өчен бик олы рәхмәтле мин аңа. Мин аның мәкаләләрен hәрвакыт дулкынланып укыйм, чөнки таныш кешеләр, туган ягым турында бит алар.
    Ул елларда Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 50 еллыгына багышланган конкурслар, смотрлар уздырыла иде. Укытучылар да бу эштән читтә калмады. Мин Туфан Миңнуллинның "Майбәдәр батыр" исемле юмористик хикәясен өйрәндем hәм район смотрына үттем, ә хикәяне сәнгатьчә югарылыкта сөйләргә, аны тагын да чарларга Радалия Кашаповна ярдәм итте, үз теләге белән, аны берәү дә мәҗбүр итмәде hәм мин беренче урынны алдым. Менә шушы хатирәләр бер дә истән чыкмый.
    Радалия апа күрсәткән чишмә башы олы елгага килеп кушылды, мин читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле hәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Дөбъяз урта мәктәбендә 5 ел эшләгәннән соң, Казанга киттем, анда тормышка чыгып, Дәүләт китап палатасына урнаштым, библиограф булып, зур дәрәҗәләргә ирештем. «СССРның матбугат отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», «Хезмәт ветераны», «Казанның 1000 еллыгы» дигән истәлекле бүләкләргә лаек булдым. Бу бүләкләрне алуда миңа төпле белем биргән укытучыларым Вафирә апа Саттарова, Сөембикә апа Латыйпова, акыллы киңәшләре, уй-фикерләре белән миңа дөрес юлны күрсәткән Радалия апа Закироваларның да өлеше зур. Мең-мең рәхмәт аларга барысы өчен дә!
    Мин аларга нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телим, бала хәсрәте күрмәсеннәр, үзләре үстергән бәгырь җимешләренең ихтирамын, игътибарын тоеп, озак еллар шатланып, куанып яшәсеннәр иде дип, сагыну сәламнәремне җибәрәм.
    Сезнең укучыгыз: 1964 елда Дөбъяз унбереллык мәктәбен тәмамлаган Гыйбадуллина (хәзер инде Шакирова) Миләүшә Хәмит кызы.
    18 октябрь, 2012.
    Бу хатым соң булса да, уң булсын дигәндәй, мөгаллимәләремә Укытучылар көне белән котлау булып ирешсен иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: