Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ксения Синюкова: “Бездәге балалар эчкерсез һәм ихлас күңеллеләр”

    Һәркемнең дә үз хатирәләре була. Кемнеңдер хәтерендә зирәк һәм таләпчән сыйныф җитәкчесе сакланса, кемдер, Бөреле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы шикелле, яшь, шат күңелле һәм шәфкатьле педагогны сокланып искә ала. Таныш булыгыз: яшь белгеч, педагог Ксения Синюкова. Узган ел, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тә-мамлап, туган районына әйләнеп кайткан....

    Һәркемнең дә үз хатирәләре була. Кемнеңдер хәтерендә зирәк һәм таләпчән сыйныф җитәкчесе сакланса, кемдер, Бөреле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы шикелле, яшь, шат күңелле һәм шәфкатьле педагогны сокланып искә ала.

    Таныш булыгыз: яшь белгеч, педагог Ксения Синюкова. Узган ел, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тә-мамлап, туган районына әйләнеп кайткан. 2013 елның 1 сентябрендә ул мәктәп бусагасын беренче тапкыр укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак атлап керде. Хезмәте, укучылары турында сөйләгәндә Ксениянең йөзеннән елмаю китми, күзләре очкынланып яна башлый:

    - Бездәге балалар шәһәрнекеләргә караганда эчкерсезрәк һәм ихлас күңеллерәк. Мин бер дә арттырып әйтмим. Университетта белем алганда Казан мәктәп-ләрендә практика уздым, чагыштыру шәһәр файдасына түгел, әлбәттә. Безнекеләр ягымлырак. Чын балалар алар, бераз самимиләр дә, тиз төше-нүчән, зирәкләр дә. Әлбәттә, шәһәрдә дә әйбәт балалар бар, әмма анда аларның сыйныфта аралашулары да бөтенләй башкача. Әйтик, кыңгырау шалтырый - тәнәфескә чыгалар. Һәммәсе дә айфоннар, айпадлар һәм башка "могҗизаларын" алалар да, wi-fi га тоташалар һәм бер-берсе белән челтәр аша язышалар һәм уйный башлыйлар. Заманның бөтенләй башка ягы!

    - Ксения Сергеевна, районга кайтып, авыл мәктәбендә эшләргә дигән фикер кайчан туды? Шәһәрдә калу мөмкинлеге бар идеме?
    - Диплом яклагач, мине Казанның ике мәктәбенә һәм Байлар Сабасындагы бер мәктәпкә чакырдылар. Минем башта ук шәһәрдә каласым килмәде. Анда биш ел укыдым, яшәдем - шунысы да җиткән! (көлә). Байлар Сабасына чакырулары да кызыклы тәкъдим иде, әлбәттә, әмма мин үз районымны яратам! Минем әти-әнием дә шушында яши. Дусларым да күп. Бөреле мәктә-бендә эшләү мөмкинлеге булуга сөендем. Мин Биектауның 1 нче мәктә-бендә укыдым, ә Бөреледәге мәктәп минем туган мәктәбемә бик тә охшаган. Андагы педагоглар коллективының көчле, укучыларның яхшы булуы, күркәм традицияләрнең күплеге турында да ишеткәнем бар иде.

    - Университетта бер-гә укыган кызлар нәрсә диделәр соң?

    Реклама

    - Дөресен генә әйткәндә, курсташларым арасында, уку йортына кергәндә үк укытучы булып эшләмәячәкләрен белгәннәр күп иде. Шунлыктан алар, ничек итеп булса да, башкалада калу ягын карадылар. Шәһәр мәктәпләрендә калучылар да күп. Башта бөтен кешегә дә кыендыр инде ул. Миңа да җиңел булмады, тик биредә миңа укытучылар коллективы, мәктәп директоры һәрчак ярдәм итеп торалар. Балалар үзләре дә аңлыйлар һәм булышалар, әйтәм бит аларны эчкерсезләр дип. Каникул вакытында да поселоктан барганда, кочакларын җәеп: "Ксения Сергеевна!" - дип каршыма йөгерәләр. Күңелләр күтәрелеп китә. Мондый мизгелләрдә кыенлыклар турында да онытып җибәрәсең.

    - Сез коллективыгызны гел мактап кына телгә аласыз. Башта ук шундый яхшы мөгамәлә урнаштымы, сезне мәктәптә ничек каршыладылар?

    - Бик әйбәт каршыладылар! (елмая). Укытучылар көне бигрәк тә истә калырлык булды. Ул чакта мәктәп коллективы мине укытучылыкка багышлады. Күп кенә конкурслар һәм уеннар уздырылды! Күңелле, рәхәт. Миңа бөтенесе белән шундый рәсми булмаган шартларда танышу мөмкинлеге тудырдылар. Ярдәмнәре, файдалы киңәшләре өчен хезмәт-тәшләремә бик рәхмәтлемен. Үзегез аңлыйсыздыр, безнең яшь аермасы да әллә ни зур түгел бит: миңа 22 яшь, ә балаларга - 11-12. Яшерен-батырын түгел, башта алар мине, төрле "мәкерле" сораулар биреп, сынап та карадылар. Әмма бернинди каршылыклар да тумады.

    - Хәзерге вакытта шәһәрдә калыргамы, авыл җиренә кайтыргамы, дигән сорауга җавап эзләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

    - Сине кайда көтәләр, шунда барырга кирәк. Ярдәм - бик мөһим. Беренче коллективыңның тату гына түгел, ә бәлки сиңа карата дусларча мөнәсәбәттә булуы да гаять мөһим. Бер ел эшләгәннән соң шәһәрдә калсам, язмышым нинди борылыш алган булыр иде, анысын тәгаен генә әйтә алмыйм. Һәм мин рухи ярдәм турында гына сүз алып бармыйм. Ни кызганыч, авыл җиренә эшкә баручы яшь укытучыларга зур матди ярдәм күрсәтүне күздә тоткан программага кермәдем, әмма мин "Безнең яңа укытучыбыз" грантын оттым. Хәзер хезмәт хакына зур өстәмә бирелә. Авылга кайтып, дөрес эшләгәнмен, дип уйлыйм, чөнки укучыларымны яратам, хезмәттәшләремне хөрмәт итәм һәм мәктәпкә көн саен сөенә-сөенә барам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: