Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Экология дәресе: «ЭШКӘ БЕРГӘ ТОТЫНЫЙК»

    Планетабыз бик зур һәм аның табигый байлыклары бетмәс-тө-кәнмәс, дип уйларга гадәтләнгән без. Ләкин, тикшеренүләр күр-сәткәнчә, Җиребез бик зәгыйфь һәм кешеләрнең кайгыртуына, игътибарына мохтаҗ. Анда яшәүче кешеләрнең төп бурычы - тормыш иткәндә, аның җир асты байлыкларына, суына һәм һавасына зыян китермәү. Биектауның 1 нче урта мәктәбендә "Эшкә бер-гәләп тотыныйк" дип аталган...

    Планетабыз бик зур һәм аның табигый байлыклары бетмәс-тө-кәнмәс, дип уйларга гадәтләнгән без. Ләкин, тикшеренүләр күр-сәткәнчә, Җиребез бик зәгыйфь һәм кешеләрнең кайгыртуына, игътибарына мохтаҗ. Анда яшәүче кешеләрнең төп бурычы - тормыш иткәндә, аның җир асты байлыкларына, суына һәм һавасына зыян китермәү. Биектауның 1 нче урта мәктәбендә "Эшкә бер-гәләп тотыныйк" дип аталган экология дәресендә сүз нәкъ менә шул хакта барды.

    - Экология дәресендә без XXI гасырның иң актуаль проблемаларының берсен - каты көнкүреш калдыклары, гомумән, чүп-чар проблемасын күтә-рәбез, - диде мәктәпнең директоры, биология укытучысы Елена Сергеевна Гыйльманова, өлкән һәм урта сыйныфлар укучылары өчен берләштерелгән дәресне башлап. - Без калдыклар проблемасының асылы һәм җитдилеге турында сөй-ләшербез, калдыклар белән эш итүнең төрле ысуллары белән танышырбыз, иң кулай ысул буларак калдыкларны идарә итүнең комплекслы юлы турында белербез.

    сүз уңаеннан

    Соңгы өч елда "Бер-гә ясыйк" акциясе кысаларында экология дәресләрендә Россия Федерациясенең 64 субъектындагы 2000 нән артык мәктәпнең 218 меңнән артык укучысы булган. Мондый дәресләр балаларга әлеге проблеманы хәл итүгә үзләренең нинди өлеш кертә алуларын күрергә ярдәм итә.

    Чүп-чар түгү урынында ашап йөрергә, агулы су эчәргә, завод торбаларыннан чыккан төтенне суларга мәҗбүр ителгән сыер турында мультфильм карау экология дәресендә бу проблема турында фикер алышуга этәргеч булды. Ул сыер соңыннан шундый "сөт" бирә ки, аны бензин урынына машинага салалар.
    - Әйдәгез без "чүп-чар" дип атый торган нәрсә турында сөйләшик әле, - дип мөрәҗәгать итте балаларга Елена Сергеевна. - Чүп-чар - сасы исле, кызыксыз, ямьсез әйбер инде ул. Чүп савытына, чиләккә, чүп торбасына, куаклар арасына яки башка урынга ташлап, аңардан тизрәк котыласы килә. Нәрсә ул чүп, дигән сорауга җавап табар өчен, берничә рәсем карыйк. Менә планетадагы чүп түгү урыннарының иң зурысы. Ул Тын океанның төньягында кеше яшәми торган архипелагта урнашкан, мәйданы - 6 мең квадрат километр (безнең республика мәйданы да шул чама). Күбесенчә пластиктан тора. Шактый зур өлешен техник калдыклар: кәрәзле телефоннар, компьютерлар, компьютер детальләре, офис техникасы һәм башкалар алып тора. Аларның бер өлеше яндырыла, калганы механик эшкәртү үтә һәм сортларга аерыла. Гуйо чүплеге тирәсендәге экологик хәл гаять начар. Һәртөрле токсиннар һәм агулар кешенең һәм хайваннарның сәламәтлегенә зыянлы тәэсир ясап, күптөрле катлаулы чир-ләр китереп чыгара.
    Үсеп килүче илләрдә искиткеч күп чүплекләр күрергә мөмкин. Бу чүплекләрнең үзенчәлеге шунда: ул илләргә (Һиндстан, Африка илләре) үзләренең чүбен АКШ һәм Европа илләре китерә. Үзләрендә эшкәртә алмаган нәрсәләрне алар бүтән континентларга чыгара һәм, табигатьне агулап, анда яшәүче кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен һәлак итеп, аларны агулы чүплеккә әйләндерә.
    Мәсәлән, Гана республикасындагы Аккрадагы Агбогблоши чүплегенә иске техниканы Америка, Япония һәм Европадан китерәләр. Ганага ул таможнядагы һәртөрле хәйләләр юлы белән - гуманитар ярдәм, кулланылышта булган товарлар рәвешендә эләгә. Җирле халыкның шул приборлардан төсле металл аерып алырга маташуы вазгыятьне тагын да катлауландыра. Алар профессионал булмагач, тирәлеккә куркыныч токсиннар чыга.

    Баксаң, гаҗәп зур мәйданнардагы чүплекләр Азия-дә генә түгел икән. Мәсәлән, Европа илләре арасында чүплекләр саны буенча Британия беренче урында тора. Чагыштырмача аз кеше яшәүгә дә карамастан әле бу. Томанлы Альбионда ел дәвамында җыела торган калдыклар еврозонага керүче барлык илләр чүп-чарының еллык күләменнән ике тапкыр артык.
    Икенче слайдта балалар Америкадагы Фреш Киллз чүплеген күрделәр. Хә-зерге вакытта ул ябылган, территориясен чистартып тигезләргә омтылалар, тик аның үлчәм-нәре шаккатыруын дәвам иттерә. Ул 1948 нче елда ачылган була, тора-бара аның биеклеге Азатлык сыны биеклеген 25 метр-га узып китә (Азатлык сынының биеклеге - 93 метр). Баржалар белән алып килеп, чүплеккә 13 мең тонна тирәсе көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары түгелгән көннәр дә була.
    Ләкин, кызганычка каршы, Россиядә дә ваз-гыять әйбәт түгел. Галимнәр җыйган мәгълү-матларга караганда, Россия Федерациясендә рөхсәт ителгән чүплек-ләрнең саны 15 мең. Ә рөхсәтсез барлыкка килгәннәренең ачыклау мөмкин булганы - 10 меңгә якын. Аларның иң зурлары - Мәскәү, Ленинград, Волгоград, Пермь, Свердловск, Томск һәм Чиләбе өлкәләрендә. Мәскәү өлкәсенең Саларьево авылында төзелеш һәм сәнәгать калдыкларын күмү урыны Европада иң зурларның берсе: мәйданы - 59 га, биеклеге 70 м.
    - Әйдәгез, бу чүп тауларының кайдан килүе турында уйлап карыйк әле. Өйдән чүп чиләге көнгә ничә тапкыр алып чыгыла? Чүп түгү торбасындагы чүп кая китә? Нишләп чүп-чар бу кадәр күбәйде соң?
    Бу сораулар укучыларны уйланырга мәҗбүр итте. Дәрестә катнашучылар, бергәләшеп, бу проблеманың төп сәбәпләрен ачыклады.
    Җирдә кешеләр саны арту. Соңгы 170 ел эчендә генә дә кешеләрнең саны 7 тапкыр арткан (1 млрд - 7 млрд).
    Табигый булмаган, табигатьне йөз еллар буена пычратып, гаять озак таркалучы синтетик материаллар барлыкка килү. Кул хезмәтеннән сәнә-гать җитештерүенә күчү әйберләрнең күплегенә китерде, без аларны саклап тотмый башладык, җиңел генә чүплеккә чыгарабыз да ташлыйбыз.
    Безгә яңадан-яңа ихтыяҗларны көчләп тагучы, кирәкмәгән артык товар сатып алырга һәм бераз гына искергән төзек һәм әйбәт әйберләрне чүп-леккә чыгарып торырга мәҗбүр итүче реклама барлыкка килү.
    Сатып алучыларны кызыктырыр өчен генә файдаланылып, әйбер сатып алынганнан соң чүпкә әйләнеп, чүплеккә чыгарылучы бик күп төр-гәкләү материалы барлыкка килү.

    Әйләнә-тирә мохитне ничек чистартып булу, һәр укучының нәрсә эшли алуы турында әңгәмәне биология һәм экология укытучылары Гүзәл Альберт кызы Исхакова һәм Гүзәл Әскәр кызы Авакумова алып барды. Экодәрестә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Галимҗан улы Һадиев һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Равил улы Гаязов та катнаштылар.
    Таһир Галимҗан улы Татарстан Республикасында ел саен укучылар өчен "Мәктәп экопатруле" конкурсы уздырылуын билгеләп үтте. Җиңү-челәр смартфон, планшет, велосипед яки башка бүләккә ия була.
    Экология акцияләрендә катнашу тәҗрибәсе булган һәм туган як табигатенә файда китерергә теләүче иң актив балаларга үз көчләрен экология буенча җәмәгать инспекторлары сыйфатында сынап карау мөмкинлеге бар. Тәҗрибәле экологлар күзәтүе астында алар табигать саклау законы бозылуны булдырмау (закон бозу фактлары турында хәбәр итү, мәгълүмат битләре төзеп, аларны министрлыкка тапшыру) эшен башкара ала. Иң яхшыларына ел ахырында бүләкләр биреләчәк.

    Хәзерге вакытта "Чиста караш" социаль экология рекламасының дүртенче ачык республика яшьләр конкурсы бара. Ә тиздән бөтенроссия "Чиста караш" конкурсының җиңүчеләре билгеле булачак.
    Бу елның экологик агарту өлкәсендәге төп яңалыгы - "ЧИСТАБУЛА" дип аталучы яңа волонтерлык хәрәкәте оешу.

    Соңгы берничә ел эчен-дә республикабызда әйләнә-тирә мохитне үзләре теләп яклау белән шөгыльләнүче кешеләр (мәктәп укучылары, студентлар, яшь белгечләр) саны берничә тапкыр артты. Бу волонтерлык хәрәкәтенең җәе-лүенә һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә гражданнарның зур игътибарына бәйле. "ЧИСТАБУЛА" хәрәкәтенең барлыкка килүен әлеге тенденция нәтиҗәләренең берсе дип бәяләргә була. Бу - яшь, актив, үз фикерле, җаваплы яшьләр берләшмәсе. Алар территорияләрне җыештыру, конкурслар, флэшмоблар, квестлар кебек акцияләр үткәрергә планлаштыра.
    Экология дәресендә катнашучыларны да бу хәрәкәткә кушылырга һәм табигатькә конкрет эшләр белән бергәләп ярдәм итәргә өндәделәр.

    Разия АБЗАЛОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: