Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бүген авыл хуҗалыгы, иртәгә – агросәнәгать

    Нинди дә булса һөнәрне сайлау өчен, аның турында күбрәк белергә кирәк. Ә белгечлек турында бу тармакта эшләүчедән, яки яшьләрне шушы һөнәргә өйрәтү-челәрдән дә яхшырак итеп кем сөйли ала. Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән район җитәкчеләре, агросәнәгать белгечләре һәм югары аграр белем бирүче уку йортлары укытучыларының матур гадәткә әйләнгән очрашуларын үткәрүнең...

    Нинди дә булса һөнәрне сайлау өчен, аның турында күбрәк белергә кирәк. Ә белгечлек турында бу тармакта эшләүчедән, яки яшьләрне шушы һөнәргә өйрәтү-челәрдән дә яхшырак итеп кем сөйли ала.

    Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән район җитәкчеләре, агросәнәгать белгечләре һәм югары аграр белем бирүче уку йортлары укытучыларының матур гадәткә әйләнгән очрашуларын үткәрүнең төп максаты - укучыларны авылга кирәкле төп һөнәрләр белән таныштыру.

    Авылда яшәүче егетләр һәм кызлар агроном, инженер, зоотехник, ветеринария табибының хезмәте белән таныш. Чыгарылыш сыйныфларның кайбер укучылары мәк-тәпне тәмамлагач кайсы уку йортында укыячакларын сайлаганнар инде. Күптән түгел мәдәният йортында узган очрашуда Әлдермеш, Бөреле, Усад, Ямаширмә, Биектауныңь1 нче, 2 нче, 3 нче мәктәпләреннән килгән 125 укучыга кайсы уку йортында нинди белгечлекләр алырга мөмкин, алда нинди үсеш перспективалары булу һәм уку шартлары турында сөйләделәр.

    Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, белем бирү һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, Казан дәүләт аграр университеты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Шамил Шәйх-разиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры, биология фәннәре докторы Эллада Папуниди, шушы ук академия доценты Людмила Гайсина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, район мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, шулай ук республиканың эре агропредприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

    Әлеге чарада катнашучылар башта район тормышы, аның икътисадый үсеш перспективалары турында фильм карадылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин соң-гы елларда авыл хуҗалыгы белгечлекләренең дәрәҗәсе күзгә күренеп үсүен әйтеп узды. Агросәнәгать комплексында эшләү өчен заман технологияләрен яхшы белүче югары квалификацияле белгечләр кирәк.

    - Биектау - уникаль район. Биредәге яхшы үскән инфраструктура уңайлы табигать шартлары белән баетылган, янәшәдә генә - зур шәһәр, - диде Рөстәм Галиуллович. - Биредә яшәргә һәм эшләргә белгечләрнең республиканың төрле почмакларыннан килүе бер дә очраклы түгел. Әмма районның төп тармаклары җитәкчеләре булып читтән килгән кешеләр эшләве безне куандырмый. Әти-әниләрең, дусларың, сыйныфташларың яшәгән, үзең туып-үскән җирдә эшләү һәркем өчен иң зур бәхет. Нәкъ менә сез, укып бетереп, ышанычлы һөнәр алгач, биредә эшләп, идарә рычагларын үз кулыгызга алырга тиеш.

    Реклама

    Рөстәм Галиуллович районга яшь белгечләрне җәлеп итү өчен ниләр эшләнүе турында сөй-ләде. Торак йортлар, балалар бакчалары, мәдә-ният йортлары, спорт объектлары, юллар төзелә. Район торак пунктларны төзекләндерү һәм тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән 22 программада катнаша.

    - Без сезнең күңелегезгә ошаган эш табып, туган районыгызда төпләнеп калуыгызны телибез, - диде район башлыгы.
    Авыл хуҗалыгының заман шартларында үсешен бер генә авыл хуҗалыгы предприятиесе кысаларында тулысынча күзаллау мөмкин түгел. Очрашуда катнашучыларның күбесе өчен республиканың агросәнәгать үсеше турындагы фильм зур ачыш булды.
    Нәкъ менә агросәнәгать. "Авыл хуҗалыгы" дигән сүз әкренләп тарихта калып бара, чөнки заманча сөт комплекслары, теплица хуҗалыклары, кошчылык фабрикалары чын мәгънәсендә сәнәгать масштабларына ия. Ә бу зур һәм катлаулы җитештерү тармакларына идарә итү өчен ныклы белемнәр кирәк.

    Республиканың агросәнәгать комплексының үсеш перспективалары турында Наил Нурулла улы Хәмидуллин сөйләде. - Хәзерге вакытта бу тармакта 72 мең кеше эшли, - диде ул. - Ел саен өч меңләп яңа эшчеләр кирәк, шул исәптән - 500 дән артык югары белемле белгечләр.

    - Бүген яшьләрне эш белән тәэмин итү иң актуаль проблемаларның берсе, - дип дәвам итте Наил Нуруллович. - Безнең тармак белгечләре беркайчан да эшсез калмаячак. Социаль яклау чаралары эшләнгән. Агымдагы елда гына да белгечләр өчен 150 йорт төзеләчәк. Шуның өстенә, вакытлыча бирелә торган торак (служебное) та бар. Аграр вузлар карьера үсешенә яхшы старт бирә. Моны дәлилләү өчен Татарстан Республикасы министрларының күбесенең аграр университет тәмамлавын искәртеп үтү дә җитә.
    Очрашуда катнашучылар Казан дәүләт аграр университеты турында фильм карап, шактый күп файдалы мәгълүмат алдылар. Инде традицион булган агроном, инженер, экономист белгечлекләреннән тыш биредә урман хуҗалыгы белгечлеге, ландшафт архитектурасы, техник тармактагы куркынычсызлык буенча белем алырга, параллель рәвештә слесарь, бакчачы, яшелчәче, умартачы, ЭВМ операторы һөнәр-ләренең серенә төшенергә мөмкин.

    Укучылар биология фән-нәре докторы, профессор Эллада Папуниди һәм ветеринария медицинасы академиясе доценты Людмила Гайсина чыгышыннан да үзләре өчен күп яңа нәрсәләр ишеттеләр. Күпләр өчен "Авыл хуҗалыгы продукциясен җи-тештерү һәм эшкәртү", "Стандартлаштыру һәм метрология" кебек белгечлекләрнең булуы яңалык иде. Өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

    Әлеге очрашуда катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларының аграр уку йортларының потенциаль студентлары булуын ассызыклау урынлы булыр. Хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетында Биектаудан 78 егет һәм кыз укый, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә - 33. Киләсе уку елында аларның сафлары бүгенге очрашуда катнашучы чыгарылыш сыйныф укучылары хисабына тулыланыр дип, ышаныч белән әйтергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: