Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бала чакта алган белем – ташка язган сүз белән бер

    Суыксу авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы барышында төрледән-төрле чаралар үткәрелде. Китап укучы балалар белән «Саекмас рухи чишмә» дигән китап сөючеләр конкурсы матур итеп оештырылды. Анда әкияттән өзекләр укып, кайсы әкият икәнлеген әйтергә; мәкальләрнең башын әйтеп, ахырын тәмамларга; табышмак дигән сүздән кем күпме сүз яза ала; тизәйткечләрне кем буталмыйчарак...

    Суыксу авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы барышында төрледән-төрле чаралар үткәрелде.

    Китап укучы балалар белән «Саекмас рухи чишмә» дигән китап сөючеләр конкурсы матур итеп оештырылды. Анда әкияттән өзекләр укып, кайсы әкият икәнлеген әйтергә; мәкальләрнең башын әйтеп, ахырын тәмамларга; табышмак дигән сүздән кем күпме сүз яза ала; тизәйткечләрне кем буталмыйчарак әйтә ала кебек биремнәр булган иде.

    «Пөхтәлекне, чисталыкны, һәрвакыт яратабыз!» дигән әдәплелек дәресләре дә игътибарны җәлеп итте. Бу көнне мәктәптә, өйдә һәм урамда үз-үзеңне тәртипле тоту; ничек итеп чисталыкны саклау; өс һәм аяк киемнәрен һәрвакыт чиста, пөхтә йөртү; әйләнә-тирәбезне чистартып тору турында сөйләнде.

    Атналыкның өченче кө-нендә «Сүз эчендә энҗе бар» дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үт-кәрелде. Балаларга төрле темаларга кагылышлы табышмаклар әйтелде, кем тизрәк җавап бирә, шуңа бер балл куелды. Һәр ярышта да 4 нче сыйныф укучысы Сәйфуллин Булат җиңүче булды. Икенче урынны 3 нче сыйныф укучысы Хәкимҗанов Азат яулады. Беренче генә сыйныфта укуына карамастан Сәйфуллина Динә дә абыйларыннан калышмаска тырышты. Ул өченче урынга чыкты. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Атнаның калган көннә-рендә балалар белән кычкырып укулар оештырылды, дисктан әкият-мультфильм карадылар һәм төрле уеннар уйнадылар. Шәһәрдән авылга кунакка кайткан балалар да бик теләп бу чараларда катнаштылар. Балаларның мәктәптән тыш вакытлары күңелле һәм файдалы узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: