Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Аш-су осталары көч сынашты

    Гадәт буенча һөнәри осталык конкурслары төрле белгечлектәге эшчеләр, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, механизаторлар, кулинарлар арасында уздырыла. Ә менә мәктәптәге аш пешерүчеләр арасында андый конкурс безнең районда быел беренче тапкыр оештырылды. Ул берничә этапта булды. Йомгаклау турын Биектау районының иң яхшы 13 мәктәп аш пешерүчесе арасында мастер-класс итеп оештырдылар, ул 1 нче...

    Гадәт буенча һөнәри осталык конкурслары төрле белгечлектәге эшчеләр, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, механизаторлар, кулинарлар арасында уздырыла. Ә менә мәктәптәге аш пешерүчеләр арасында андый конкурс безнең районда быел беренче тапкыр оештырылды. Ул берничә этапта булды. Йомгаклау турын Биектау районының иң яхшы 13 мәктәп аш пешерүчесе арасында мастер-класс итеп оештырдылар, ул 1 нче Биектау урта мәктәбендә узды.

    Яхшылар арасыннан да иң яхшысын сайлап алу кебек катлаулы бурыч составына мәгариф бүлегенең өлкән методисты Миләүшә Яруллина, 1 нче Биектау урта мәктәбе ашханәсе мөдире Юлиана Мельникова һәм Күлле урта мәктәбе завучы Фәния Әмирова кергән жюрига йөкләнде.

    Жирәбә салганнан соң, конкурста катнашучылар үз-ләрен "күрсәтә" дә башладылар. Бәйрәмне алып баручы - "Балкыш" Балалар иҗат йорты директоры Гүзәл Абдуллаҗанова, аш пешерүче, бигрәк тә мәктәп ашханәсендә эшләүче пешекче һөнәренең мөһимлеге турында сөйли-сөйли, конкурста катнашучылар белән таныштырып чыкты.
    - Заман аш пешерүчесе нинди булырга тиеш соң? Ул яңадан-яңа ашамлыклар уйлап чыгару, ризыкларны бер-берсе белән төр-ләндерү өчен фантазия һәм уйлап табучанлык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Үзең иҗат иткән ашларны кешеләргә тәкъдим итү өчен әле кыюлык та кирәк бит. Гаҗәеп күпсанлы рецептларны башыңда тоту өчен яхшы хәтер дә кирәк. Кухняда ризыкның тәмен белеп-татып карау осталыгы да зарур. Физик яктан чыдамлык та сорала, чөнки аш пешерүчеләр көне буе аяк өстендә булалар.

    Конкурста катнашучылар бәйге барышында алда санап киткән сыйфатларның барысына да ия булуларын аермачык күрсәттеләр. Ул гына да түгел, алар һәм-мәсе дә үз һөнәрләрендә генә уңганнар түгел, сәхнәдә дә осталар булып чыкты. Конкурс шартларының берсе булган үзешчән сәнгать номерларыннан җырлар, биюләр белән кызыклы концерт программасы килеп чыкты. Үзләренең аш пешерүчеләренә финал турына әзерләнергә бөтен мәктәпләре белән булыштылар. Болар компьютер презентацияләре дә, балалар белән бергә әзерләгән концерт номерлары да.

    Аш пешерүче осталыкка еллар дәверендә тәҗрибә туплап ирешә. Конкурста катнашучыларның барысы да диярлек зур эш стажына ия. Айбаш урта мәктәбе повары Лилия Вәлиева укучыларга ризыкларны, үз балаларыңа әзерләгән кебек, күңел биреп әзерләргә кирәк, ди. Дамира Гәрәева Ямаширмә урта мәктәбендә 26 ел повар булып эшли. Ул менә дигән аш пешерүче генә түгел, балалар уздыра торган чараларда, концертларда алмаштыргысыз аккомпаниатор да. Бу көнне дә Дамира Әнвәр кызы үзенең баяны белән килгән. Алан-Бәксәр мәктәбе аш пешерүчесе Ирина Хәкимуллина үзенең чыгышын шигырьләр белән әзерләгән. Әлдермеш урта мәктәбен-нән Миләүшә Гомәрованың девизы - "Көрәшсез җиңү юк". Финал конкурсына да ул үз алдына җиңәргә дигән максат куеп килгән. Биш оныкның әбисе Миләүшә Гаптулла кызы зур бакча тота, теплицада кыяр үстерә, балалар бәйрәмнәрендә, тиңдәше булмаган тәмле боткасы белән Нәүрүздә катнаша. Гүзәл Гайнуллина, мәктәп ашханәсенә килгәнче, унбер ел "Акчарлак" ресторанында эшләгән. Казанның Ленин районында һөнәре буенча иң яхшысы булган. Менә 18 ел инде Гүзәл Имаметдин кызы - 3 нче Биектау мәктәбендә аш пешерүче, хәзер ул үз һөнәрендә иң яхшыларның берсе.
    Мүлмә мәктәбеннән Миләүшә Кәримуллина үзенең чыгышын милли рухта әзерләгән.

    - Мәктәп ашханәсендә без мәктәп яны участогы булу нәтиҗәсендә төрле-төрле ризыклар һәм салатлар әзерли алабыз, - диде Миләүшә Хәйдәр кызы. - Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимешләр - балалар бу ризыкларны яратып ашыйлар.

    Бәрәңге турындагы җыр да темасына туры килеп торды. Чыпчык урта мәктәбеннән Ризәлә Гобәйдуллина милли татар ашларын әзерләргә ярата. Аның поварлык стажы 32 ел. Аны туйлар һәм юбилейларга әзерлән-гәндә дә чакыралар икән. Дусларының күплеге дә шуннандыр. Ризәлә Харис кызы әле сәяхәт итәргә ярата, театр-концертларга еш йөри, спорт белән шөгыльләнә.
    1985 елда Битаманда яңа мәктәп ачылган көннән анда аш пешерүче булып Эльмира Гәрәева эшли. 30 елда мәктәптә 5 директор алышынган, ә Эльмира Илдус кызы үз эшендә алмаштыргысыз белгечкә әверелгән. Хуҗалыгында 30 сутыйлы бакчасы, 2 сыеры булса да, мәктәптәге кызларга һәм малайларга тәмле-дән-тәмле ризыклар әзерләргә өлгерә, балалар рационында яшелчә салатлары һәрвакыт булырга тиеш, дип саный.

    Олы Кавал мәктәбе аш пешерүчесе Галия Шәйдуллинага конкурста ярдәм итәргә балалар да килгән. Кечкенә кызлар аның белән бергә чыгыш ясадылар һәм шуның белән тамашачыларның да, конкурста катнашучыларның да күңелләрен күтәрделәр.
    Конкурска килүчеләрнең киемнәре турында аерым әйтми булмый. Бөреле мәктәбеннән Елена Сгибнева, мәсәлән, рус милләте киемнәре кигән. Аның чыгышы да милли рух белән сугарылган иде.

    - Яшелчәләр патшасы - кабак, - дигән фикердә Шәпше мәктәбеннән Нурия Фәтхуллина. - Мин кабактан ризыклар пешерергә һәм алар белән балаларны сөендерергә яратам.

    Нурия Равил кызы аш пешерүче булып моннан 26 ел элек эшли башлаган. Балалар аны тәмле ризыклары өчен генә түгел, ә бәлки кухняда иҗат итеп эшләве өчен дә яраталар.

    Реклама

    Назирә Гәрәева 17 нче училищены 5 нче разрядлы повар булып тәмамлый. Бу сирәк очрый торган күренеш. Ул 1984 елдан бирле Алат урта мәктәбендә эшли.

    - Мин экспериментлардан курыкмыйм, - ди Назирә Мөхәммәди кызы.

    Балалар ул пешергән сумса-шафраннарны бик яраталар икән.

    Казаклардан Миләүшә Һидият кызы - мәктәп поварларының яшь буыны, аның стажы 6 ел.

    - Аш пешерүче - даими эзләнү таләп итә торган һөнәр, - ди ул. - Безнең кулда - балаларның сә-ламәтлеге һәм бу гаять зур җаваплылык.

    Барлык хезмәттәшләре кебек, ул мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән уку елына җитәрлек итеп консервланган ризыклар әзерләп калдыра, төрле-төрле салатлар уйлап чыгара.

    Конкурсның беренче өлеше артта калды. Икенчесе дә шактый катлаулы, ул "Кулинариядә көч сынашу" дип атала. Анда катнашучыларга "Безнең мәктәп балалары яраткан салат"ны әзерләргә кирәк. Бу ризыкны әзерләү технологиясен җиренә җиткереп үтәүне, балалар һәм үсмерләр туклануында кулланылырга тиешле ашамлыкларны гына куллануны, һәм, әлбәттә, ризыкның матур итеп бизәлүен аңлата. Конкурста катнашучыларның өстәл-ләрендә салат өчен кирәкле кәбестә, кишер, чөгендер, суган, кабак, яшел тәмләткечләр. Сигнал бирелү белән үк кыргычлар, пычак-калаклар ялт та йолт килә башлый. 15 минут вакыт та үтми, поварларның тәлинкәләрендә чын мәгънәсендә "сәнгать әсәрләре" пәйда була. Анда кырылган кишер белән чөгендердән гөм-бәләр дә, яшелчә чәчәкләре дә, хәтта ал җилкәннәре белән корабль дә бар - әйтерсең лә, кулинария сәнгате гүзәллекләре парады. Жюри әгъзалары аларның һәркайсын кабып карыйлар, бәялиләр. Чөнки салатлар конкурс куйган таләпләргә, шартларга туры килергә тиеш. Төрле-төрле өстәмәләр ризыкны матурласалар да, баллар өстәмиләр икән.
    Жюри конкурска йомгак ясаган арада зал уртасында концерт дәвам итә.

    - Мәктәптә эшләве укытучыларга да, поварларга да җиңел түгел, - диде мәктәп аш пешерүчеләренең беренче район конкурсына йомгак ясаганда район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Шеваловская. - Бүген сез безне үзегезнең сәләтегез, осталыгыгыз һәм булдыклылыгыгыз белән сокландырдыгыз. Жюрига бәяләве дә кыен булды, чөнки барыгыз да чын мәгънәсендә осталык үрнәкләре күрсәттегез, барыгыз да булдырдыгыз. Монысы әле беренче конкурс кына, ул тагын да камилләштереләчәк.
    Финалга чыккан катнашучыларга мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конкурсның җиңүчесе - Олы Битаман урта мәктәбе повары Эльмира Гәрәева. Икенче призлы урынга 3 нче Биектау урта мәктәбе повары Гүзәл Гайнуллина лаек булды. Өченче урында - Шәпшедән Нурия Фәтхуллина. Көчле алкышларга күмелеп, аларга җиңүче дипломнары һәм кыйммәтле бүләк - чәй сервизлары тапшырылды. Алан-Бәксәрдән Ирина Хәкимуллина һәм Әлдермештән Миләүшә Гомәрова махсус призлар белән бүләкләнделәр.

    Әлеге конкурс унөч аш пешерүченең һәркайсының һөнәри осталыгын күрсәтү генә булмады, ул ашханәләр арасындагы эшлекле элемтәләрне дә ныгытты, рациональ алымнарны һәм аш пешерүчеләрнең хезмәт алымнарын ачыклады, балаларга хезмәт күр-сәтүнең сыйфатын яхшыртуга этәргеч тә ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: