Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Агачлар авылында кунакта

    Мин урамнан уйнап кергәндә, әнкәй, ишеккә йозак элеп, каядыр чыгып киткән иде. Бүген каядыр барасым, йөреп кенә торасым килә. Шуңа күрә, ачкычның яшерен урынын белсәм дә, өйгә кереп тормадым. Бәрәңге бакчасындагы ызаннан ындыр түренә менеп, бакча башларын караштырып төшәргә булдым. Бу эш - минем көндәлек вазифам да. Ызан сукмагы мине...

    Мин урамнан уйнап кергәндә, әнкәй, ишеккә йозак элеп, каядыр чыгып киткән иде.

    Бүген каядыр барасым, йөреп кенә торасым килә. Шуңа күрә, ачкычның яшерен урынын белсәм дә, өйгә кереп тормадым. Бәрәңге бакчасындагы ызаннан ындыр түренә менеп, бакча башларын караштырып төшәргә булдым. Бу эш - минем көндәлек вазифам да.

    Ызан сукмагы мине бик җиңел генә алып менеп җиткерде. Көн саен шуннан менеп-төшеп йөри торгач, мин аны да, аяк киемемне дә шомартып бетергәнмен инде. Шуңа күрә урыны-урыны белән таеп киткән чаклар да булгалый.

    Бакча башын киртәләп алган араталар - үз урынында. Көтүдән качып кайткалаучы кәҗәкәйләр дә, «адашып» кереп, бәрәңге сабакларына зыян китермәгәннәр, бакчаны таптамаганнар.

    Әнә якында гына басу юлы күренеп тора. Тап-такыр, шоп-шома. Көзге кебек ялтырап ята. Күр әле, мине үзенә чакырып тора!

    Бу басу юлы, көзгә кергәч, тагын да шомара. Үтүкләгән кебек тип-тигез була. Шулай булмыйни! Аңа бер дә тынгылык юк бит: кешеләр арлы-бирле йөреп кенә торалар. Атлысы да, җәяүлесе дә, олысы да, кечесе дә...

    Менә бүген минем дә шушы юлдан атлыйсым килә. Уратып булса да, өйгә шушы юл белән кайтырга кирәк әле.

    Менә көзге юлдан шап-шоп атлыйм. Рәхәт тә соң! Карале мине - эшем иясен! Өлкәннәр кушкан йомышны үтәргә бараммыни, шундый шәп атлыйм. Абау, күз тимәсен! Туктале, чамалап кына атлыймчы. Менә шулай: кабаланмыйм да, бик әкрен дә атламыйм... Мин кыр куяны да, ташбака да түгел ләбаса.

    Газиз абыйлар бакчасы яныннан төшеп, үзебезнең Арт урамга килеп кердем. Капка төбенә җитеп, келәгә үрелүгә, өйалды баскычына әнкәй килеп чыкты.

    - Әбиең килде. Иптәшкә аның белән урманга барырсың, - диде ул миңа, елмаеп.

    Аның бу сүзләренә сөендем генә. Бүген аякларым, кая булса да барырга атлыгып, биеп кенә торалар.

    Чәйләп алганнан соң, без юлга әзерләнә башладык. Урман күчтәнәчләрен төйнәп кайтырга дип, әбием үзе белән кечкенә киндер ашъяулык алган. Әнкәй исә минем кулыма җитен тукыма тоттырды.

    Юлда хәвеф-хәтәр булмасынга, әбием юл догасы укыды. Шуннан соң юлга кузгалдык.

    Без атлаган саен, авыл ерагая, урман якыная барды. Юлның ике ягындагы үләннәр, чәчәкләр безне каршы алдылар һәм озатып калдылар.

    Урман авылга якын. Әбием аны: «Авылдан бер чакрым ераклыкта», - дип әйтә.

    Урман турында кыйссасы бар икән әбиемнең. Аланлыкка аяк басуга, иркенләп сөйли дә башлады:

    - Урман - төрле агачларның яши торган авылы ул, балам... Элек-электән безнең урман төп имән агачларыннан торган. Авылыбызның исеме дә шуннан килеп чыккан - Имәнлебаш...

    - Әбием, элек безнең авыл нинди булган?

    - Бу тирәләр элек тә шомыртка бай булган. Хатын-кызлар, ерак араларны якын итеп, шомырт җыярга килә торган булганнар. Мондагы хозурлыкны, нигъмәтне ирләренә кайтып сөйләгәннәр.

    - Шуннан күченеп килгәннәрме?

    - Әйе. Ләкин ир-атлар озаклап киңәшләшкәннәр әле. Башта сигез гаилә генә күчеп килгән. Алар зу-ур урманның бер ямьле аланын сайлап алганнар. Элек авылның тирә-ягы калын урман белән капланган булган...

    - Әбием, бу турыда сиңа кем сөйләде?

    - Авылыбызда Сәгъдетдин исемле атаклы китап күчерүче яшәгән. Шул хаттат, элгәреләрдән сораштырып, авыл тарихын язган. Аның янына кунакка Таҗетдин Ялчыгол килеп йөргән. Алар дус булганнар. Аларның каберләре дә бер-берсеннән ерак түгел. Аралары күп булса егерме адымлап булыр. Ялчыгол безнең авылда вафат булып, безнең авыл зиратында җирләнгән. Сәгъдетдин бабай каберенең билгесе - куш чыршы, Таҗетдин хәзрәтнеке - куш нарат...

    Без, туры юлдан кереп китеп, Хатыйп, Хәниф, Кирам умарталыкларына барып чыктык. Матур итеп ачык яшел, зәңгәр, сары төсләргә буялган умарталарга, алар тирәсендә кайнашкан бал кортларына карап тордык.

    - «Коръән» китабында умарта кортлары турында сүрә бар, балам... Аллаһы Тәгалә аларны шифалы ризык барлыкка китерүчеләр итеп яралткан, - диде әбием.

    Без урман кырыйлап юлыбызны дәвам иттек.

    Юлыбызда очраган агачларның исемнәрен атап, мин әбием янәшәсендә «имтихан тотып» бардым:

    - Каен, нарат, чыршы... Юкә, усак, өрәңге... Карама, элмә, зирек... Чикләвек!..

    Чикләвек куагын барысыннан да ныграк таныйм, чөнки ул чикләвекле.

    Менә әле дә чикләвек куагы янында басып торабыз. Чикләвек куакка тигәнәк кебек сырышкан. Әбием куакны иеп тора, мин чикләвекне җыеп торам. Җыеп бетерерлек кенә түгел. Җәймәбез чикләвек кишәнкесе белән тулса да, күр әле, күз туймый. Моны әбием «нәфес» ди. Урманга барганда, савытның кечерәген алырга куша. Күтәреп кайтырга да җиңел булыр, башкаларга да үз өлешләре калыр, дип өйрәтә.

    Мин әбиемне тагын аптыратам.

    - Җимеш агачлары элек тә күп булганмы?

    - Әйе. Шомырт, миләш, балан, гөлҗимеш - барысы да үскән. Авыл халкы шулар белән сыйланган. Чикләвекне генә алыйк. Елына карап - уңса дип әйтүем - аны арыш капчыгы белән җыялар. Бүген үзебез дә әнә нихәтле җыйдык!

    Бераз җир киткәч, зелпе куагы очрады. Ишегалды себерергә шәп була ул. Бер себеркелек зелпе тармакларын, җайлап, култык астына кыстырдык та, турыдан кистереп, Салкын чишмәгә таба киттек.

    Барып җитүгә, шифалы суын авыз иттек, тамак ялгап алдык. Ризыгыбыз артып та калды әле. Анысын, «куян күчтә-нәче» итеп, әнкәйгә алып кайтырга дип төреп куйдым. Чәйдән бушаган пыяла савытны чайкап, аңа тау чишмәсенең тәмле суын агыздык та (анысы да - әнкәйгә!), кайту ягына борылдык. Без урмандагы барча агачлар, кош-кортлар, бөҗәкләр, үсемлекләр һәм чишмә белән саубуллаштык.

    Бераз юл алгач, мин, артыма борылып:

    - Сау бул, урман! Очрашканга кадәр! - дип кул изәдем.

    Әбием:

    - Аллаһ боерса, насыйп булыр, балам... - диде.

    Без киттек. Без атлаган саен, урман ерагая, авыл якыная барды. Юлның ике ягындагы үләннәр, чәчәкләр безне янә каршы алдылар һәм янә озатып калдылар...

    Казаклар мәктәбендә эшләп киткән Рухия иҗатта зур уңышларга ирешеп, шигырь-хикәяләре зур республика басмаларында басылса да, элек хезмәттәшлек иткән район газетасын да онытмый.

    Беләсезме?

    Рухия Ахунҗанова күп шигырьләр авторы. Узган ел «Җырлы чишмә» китабы өчен Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: