Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Биектау районында "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә "Куркынычсызлык мәктәбе" ярышлары кысаларында укучылар өчен "Наркотикларсыз тормыш" флешмобы һәм "Минем исемдә! Мин горурланам!" дигән стена газеталары конкурсы узды. "Президент белән бергә" хәрәкәтенең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын хуплау буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру,...

Биектау районында "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә "Куркынычсызлык мәктәбе" ярышлары кысаларында укучылар өчен "Наркотикларсыз тормыш" флешмобы һәм "Минем исемдә! Мин горурланам!" дигән стена газеталары конкурсы узды.

"Президент белән бергә" хәрәкәтенең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын хуплау буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру, республика үсешендә катнашың булу. Татарстанның киләчәге - әле парта артында утыручылар, мәктәп үзидарәсе оешмасы яки балалар Думасы составында идарә итү серләренә төшенеп кенә килүче, мәктәп һәм район чараларында катнашучылар кулында. Республиканың берничә елдан нинди булачагы нәкъ менә алардан тора.

Районның 22 белем бирү учреждениесендә укучылар, ел да уздырыла торган "Куркынычсызлык мәктәбе" район бәйгесендә катнашу өчен, "Коркачык" аэродромындагы палаткалы лагерьда очраштылар. Конкурста катнашучылар алдына барлык этапларны да мөмкин кадәр тизрәк һәм хатасыз узу бурычы куелды. Беренче сынау химик саклану чаралары һәм ут сүндергечләр белән эшләү иде. Аны балалар, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә төп күнекмәләрне әйбәт үзләш-тергәнлектән, җиңел башкарып чыктылар. Икенче биремне - беренче медицина ярдәме күрсәтүне дә конкурста катнашучылар югары баллга үтәделәр. Балалар, якында гына транспорт булмаса, имгәнгән кешене дәвалау учреждениесенә ничек илтергә кирәклеген дә, яраларны ничек эшкәртергә, бәйләргә кирәклеген дә әйбәт беләләр.

Машиналар саны көннән-көн арта барган заманда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мөһим. Монысында да укучылар остазларының йөзенә кызыллык китермәделәр: имтихан алучының теге яки бу юл билгесенең нәрсә аңлатуы турындагы соравына төп-төгәл итеп җавап бирделәр. Укучылар шулай ук урманда адашсаң яки көтелмәгән катлаулы хәлгә дучар булсаң, коткаручыларга хәвеф сигналын ничек дөрес бирергә икәнлеген дә яхшы беләләр.

- Ярыш этапларын бик кызыксынып уздык, әллә ни катлаулылык та сизелмәде, чөнки без бергә, бер команда булдык, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар конкурста катнашучылар.

"Куркынычсызлык мәктәбе" ярышлары йомгаклары буенча 1 нче урында Дөбъяз мәктәбе командасы, 2 нче - Мүлмә, 3 нче - Казаклар.

Көн дәвамында бер генә минут буш вакыт булмаса да, балаларның бу мавыгуларны дәвам иттерәселәре, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздырасылары килде. Һәм аларның өметләре акланды.

Кичкә таба аларны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган "Наркотикларсыз тормыш" флешмобы көтә иде. Аны оештыручылар - районның мәгариф бүлеге, "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр Үзәге аны балалар хәтерендә озак сакланырлык итеп әзер-ләгәннәр. 7-8 нче сыйныф укучылары зарарлы гадәтләрсез тормышның нинди матур һәм вакыйгаларга ничек бай булуын үз мисалларында раслау өчен Коркачыктагы палаткалы лагерь мәйданчыгына җыелдылар.

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активисты, җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр берләшмәләре Үзәге директоры урынбасары Людмила Ахромова чыгыш ясады.

- "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте тормышны тагын да матуррак, яхшырак, кешеләрне сәламәтрәк итәргә теләүчеләрне берләштерә. Бүген Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов безнең тормышны яхшырак итү өчен бөтен көчен, тырышлыгын бирә. Гомумән алганда исә, тормышны һәркайсыбыз да яхшырак итә ала. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшергә кирәк. Яшәү ямен агач утыртып та арттырырга була бит. Әгәр дә сез хәзер агачлар утыртсагыз, балаларыгыз өчен ул урман булып үсеп җитәр. Йортыгыз янына чәчәк тү-тәлләре ясап куйсагыз, үзегезгә дә күңелле булыр, узып баручылар да, сокланып: "Кара әле, ничек матур!" диярләр. "Президент белән бергә" хәрәкәтендә барыгызны да актив катнашырга чакырам, - диде Людмила Александровна.

Палаткалы лагерь өстендә соңгы вакытта иң киң таралган патриотик җырларның берсе - "Давай, Россия, давай, давай" җыры яңгырый башлауга ук малайлар һәм кызлар биергә керештеләр. Ә аннары бик рәхәтләнеп сәламәт яшәү рәвеше турында шигырь сөйләүдә көч сынаштылар. Биектавыбызның нинди матур булуы турындагы юллар бигрәк тә күңелгә ятышлы булды.

- Яшьләрнең сәламәтлеге турында кайгырту бик мөһим. Һәм без шушы әһәмиятле фикерне районның барлык укучыларына менә шушындый флешмоб ярдәмендә җиткерергә булдык, - дип аңлатты очрашуның максатын "Тулпар" тәрбия эше Үзәге директоры Татьяна Владимирова.

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтенең төп максаты - татарстанлыларның Президент тарафыннан тормышка ашырыла торган социаль программалар һәм башлангычларда катнашуы аша республика үсешенә үз өлешләрен кертүе. Ә киләчәкнең сәламәтлеге нык түгел икән, ул чакта әлеге про-ектларны тормышка ашыру да мөмкин булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев