Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Саубуллашмыйча китте...

Рәхимсез үлем Дөбъяз урта мәктәбе укытучысы - сыйныф җитәкчесе Илдар Ибраһим улы Сибгатуллинны мәңгелеккә алып китте. Бу хәбәр барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Авырып ятмыйча, аяк өсте йөреп, соңгы көнгә кадәр дәресләрен биреп, көтмәгәндә- уйламаганда арабыздан китеп барды Илдар абый. Соңгы вакытта бераз кәефсезләнеп йөрүен сизгән...

Рәхимсез үлем Дөбъяз урта мәктәбе укытучысы - сыйныф җитәкчесе Илдар Ибраһим улы Сибгатуллинны мәңгелеккә алып китте.

Бу хәбәр барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Авырып ятмыйча, аяк өсте йөреп, соңгы көнгә кадәр дәресләрен биреп, көтмәгәндә- уйламаганда арабыздан китеп барды Илдар абый. Соңгы вакытта бераз кәефсезләнеп йөрүен сизгән идек. Нык ихтыярлы кеше буларак, узгынчы авырудыр, үтәр диеп уйлагандыр, хастаханәгә ятуны да кирәксенмәгән бит Илдар абый. Инде хәзер сөйләүдән ни мәгънә...

Илдар Ибраһим улы олы җанлы, бик тә кешелекле иде. Ул чын педогог, балалар арасында булыр өчен яратылган шәхес иде. Сыйныфындагы унбер баланың һәрберсенә ул нык терәк булды, укучыларын беркайчан да аерып карамады. Аның өчен бар да бер тигез, бар да - "аныкылар" иде. Һәрбер укучысының кечкенә генә уңышына да сөенә белде, билгеләре төшеп китсә - чын кү-ңелдән алар өчен борчыла иде. Алан-Бәксәр мәктәбе тугыз еллыкка калдырылу сәбәпле, безнең балалар бу сыйныфка быелгы уку елыннан гына килеп кушылдылар. Илдар абый тырышлыгы белән алар тиз арада коллективка кушылып китә алдылар.

Реклама

Илдар Ибраһим улы сыйныфның ата-аналар җые-лышларына зур әһәмият бирә иде. Ул әти-әниләр арасында дустанә мөнә-сәбәт урнаштырды. Җые-лышларда һәр баланың мөмкинлекләренә аерым тукталып, үзенең киңәшләрен бирә иде. Әле язгы каникуллар алдыннан булган җыелышта гына имтиханнар бирү тәртибе, соңгы кыңгырау тантанасын оештыру, балаларны олы тормышка әзерләү турында бик озаклап сөйләшкән идек... Кем уйлаган бу очрашу Илдар абый белән соңгы очрашу булыр диеп... Кем уйлаган Илдар абый шулай кинәт кенә китеп барыр диеп... Без бу хәлгә әле дә ышана алмыйбыз. Илдар абыйның тормыш иптәше Наҗия апага, кызы белән улына әйтеп бетергесез авырдыр. Зур югалту кичергән бу авыр көннәрдә Ходай Тәгалә сабырлык бирсен аларга.

Илдар Ибраһим улы Сибгатуллинның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев