Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Самолеттан күзәттеләр

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов район территориясен самолетка утырып карап йөрделәр. Дүшәмбе көнне алар авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында эшнең ничек баруын карау һәм авыл җирлекләрендә төзекләндерүнең ни дәрәҗәдә булуын бәяләү өчен самолетта очып уздылар. Кырларның юл читләренә терәлеп торган урыннарын...

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов район территориясен самолетка утырып карап йөрделәр.

Дүшәмбе көнне алар авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында эшнең ничек баруын карау һәм авыл җирлекләрендә төзекләндерүнең ни дәрәҗәдә булуын бәяләү өчен самолетта очып уздылар. Кырларның юл читләренә терәлеп торган урыннарын эшкәртүгә, басуда техникага эшләргә комачаулаучы агачларның булу-булмавына, рөхсәт ителмәгән урыннарда ясалган чүплекләргә аеруча зур игътибар бирелде. Бөтен җирдә басуларда эш баруы, язгы чәчүнең азагына якынлашуы билгеләп үтелде. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте бәрәңге утырта башлады.

Район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, территорияне самолеттан карап узганнан соң, дүрт хуҗалыкта - "Красная заря", "Агро-Холдинг", "Татарстан", "Серп и молот" та булдылар һәм чәчү алдынгыларына премияләр, флаглар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев