Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Мәктәптә – Туган тел көне

Татарстанда Туган тел көне Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге законы нигезендә халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта республикада, тыныч һәм тату гына, 115 милләт һәм халык вәкилләре яши, телләрне торгызу, саклау һәм үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Биектау - күпмилләтле район, монда яшәү татарларга...

Татарстанда Туган тел көне Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге законы нигезендә халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтелә.

Хәзерге вакытта республикада, тыныч һәм тату гына, 115 милләт һәм халык вәкилләре яши, телләрне торгызу, саклау һәм үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Биектау - күпмилләтле район, монда яшәү татарларга да, русларга да, чуашлар, әрмәннәр, үзбәкләр, әзәрбайҗаннарга да уңайлы. Ә күптән түгел безнең район украинлылар өчен дә икенче өйгә әверелде.

Безнең мәктәптә дә төрле милләт балалары белем ала. Алар үз гаиләләрендә үз традицияләре, гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләнә, шул ук вакытта башка халыкларның йолаларын да өйрәнә, хөрмәт итә. Кайсы милләттән булулары мәктәптә аларның укуда һәм иҗатта уңышларга ирешә торган тату гаилә, бердәм коллектив булуына комачауламый.

Мәктәбебездә "Рухи-әхлакый тәрбия традицияләрен яңарту" дип аталучы программа төзелде. Без тигез дәрәҗәдә татар һәм рус телләрен өйрәнәбез, чараларны ике телдә үткәрәбез, Масленица (Май чабу), Нәүрүз, Сөмбелә бәй-рәме, Каз өмәсе, Колядки кебек милли бәй-рәмнәрне бергәләп билгеләп үтәбез. Беренче сыйныфтан ук, балалар Татарстан Республикасы халыклары әкиятләрен өйрәнә башлый. Мәктәптә балалар өчен халык авыз иҗаты түгәрәге эшли, балалар анда милли уеннарны өйрәнеп, иптәшләре һәм әти-әниләр алдында чыгышлар ясый.

Реклама

Тукай белән Муса Җәлилне, Пушкин белән Лермонтовны кем генә белми икән! Аларның шигырьләре татарча да, русча да яңгырый, аларны барлык милләт балалары да укый. Мәктәптә әдәби кичәләр, китапханә дәресләре, нәфис сүз осталары конкурслары уздырыла, ике халыкның да шагыйрьләре һәм язучыларының юбилейлары билгеләп үтелә.

4 нче һәм 5 нче сыйныфларда, әти-әниләр ризалыгы белән, "Дин, әдәп һәм мәдәният нигезләре" дигән фән укытыла. Балалар, бик теләп, төрле диннәрнең тарихы белән таныша, рефератлар әзерли, проектлар ясый. Менә шул дәресләр толерантлык һәм башка диннәргә хөрмәт тәрбияли дә инде. Мәсәлән, сыйныф сәгатьләренең берсе "Толерантлык - синең гомер юлың" дигән темага багышланган иде. Ә 8 нче сыйныф укучылары Казанга Халыклар дуслыгы йортына толерантлык дәресенә чакырылды. Безнең укучылар шулай ук 1 нче номерлы мәктәп үзәк район китапханәсе белән бергәләп үткәрә торган төрле чараларда да актив катнаша.

Укытучылар коллективында татарлар да, руслар да, дус булып, берләшеп эшлиләр, бер-берсенә эштә дә, шатлык-кайгыда да ярдәм итешәләр. Укучылар һәм укытучылар бергәләп, 26 нчы апрельдә Туган тел көнен бәйрәм иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев