Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Милли бәйрәмнәр онытылмасын

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - балаларыбызда туган телне саклап калу, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру. Халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, сынамышлар, әкиятләр - тел өйрәнүдә иң бай чыганак. Безнең Биектау "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасында да милли бәйрәмнәр һәр ел саен...

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - балаларыбызда туган телне саклап калу, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру. Халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, сынамышлар, әкиятләр - тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Безнең Биектау "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасында да милли бәйрәмнәр һәр ел саен уздырылып килә. Узган ел бик матур итеп "Карга боткасы" бәйрәмен уздырган идек. Бәйрәмебезне ТНВ каналының "Күчтәнәч" тапшыруында күрсәткәч, балаларыбыз бик сөенделәр. Быел исә рус һәм татар халкының гореф- гадәтләрен чагылдырган бик матур бәйрәм концерты әзерләдек. Бәй-рәмдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чыгыш ясадылар. Татар халкының милли гореф-гадәтләре, фольклоры, сынамыш- әйтемнәре белән татар теле тәрбиячесе Эльмира Минегазизовна Зарипова таныштырса, рус халкының матур йолалары турында зурлар төркеме тәрбиячесе Татьяна Владимировна Бальзамова сөйләде. Бәйрәм дәвамында балалар татар һәм рус халкының "Алтын капкалар", "Чума үрдәк, чума каз", "Түгәрәк" уеннарын уйнадылар. Зурлар төркеме балалары башкаруында рус халкының язны каршылауларын чагылдырган театраль тамашалары бәй-рәмне карап утыручыларга бик ошады. Рус халкының язны каршылау символы булган "тургай"га дан җырлап, шигырьләр сөйләделәр. Ә соңыннан исә бакчабыз пешекчеләре пешергән тургай формасындагы камыр ризыгы белән сыйландылар. Бәйрәм бик матур булды, балалар бар күңелләрен биреп карадылар, бергә кушылып җырладылар, уйнадылар. Бәйрәмгә ямь өстәп, зурлар төркеме тәрбиячесе Ләйсән Шамилевна Әхмәтшина матур җырлар, бию көйләре уйнатып торды.

Уеннар аркылы балаларда милли йолаларыбызны, такмак, табышмакларыбызны, гореф-гадәтләребезне кабатлап килсәк, милли бәйрәмнәр һәм туган тел онытылмас, милләтебез мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев